Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8  

Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...

(Дәвамы)

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-6

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-7)

Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул. Хәзерге чорда гына рәхәт:  баланың җенесен ачыклау проблема тудырмый. Яхшы гына акча түләсәң, узист бер-ике көнлек баланың фотосын кулыңа тоттырып җибәрә. Бу яшьләрнең кайберләре бигрәк уйлап бетерми инде, күз тиюгә дә ышанмыйлар, акыл өйрәтергә әби-бабайлар да калмады бугай... Сабый әле тумаган, ә яралгының фотосы социаль челтәрләргә урнаштыралар. Мактанышалар, шоулар ясыйлар. Корсагы белән масайган Эльвира исемле блогер хатынны беләм. Балага узуына 5 айлап кына. Бернәрсәсен яшерми: нишләгән, кая барган, нәрсә ашаган, нинди витамин капкан, кайсы врачка барган – барысын да видеога яздырып, шәхси акаунтына урнаштырып бара.  Корсагын бүлтәйтеп шортиктан фотога төшә. 150 меңгә якын подписчигы  фото астына теләсә нәрсә язып тутыра. Ә бу хатын шуның белән хайп тота, караучыларын арттыра. Халык хәзер бернәрсәдән дә курыкмый. Күз тидерерләр, шаукым кагылыр дип тә тормыйлар. Безнең заманда, Советлар Союзы чоры булуга карамастан,  дини тәрбиядә үскән  әби-бабайлар исән иде әле. Алар дингә нык ябышып тордылар, иманнары да көчле иде. Мәчет манараларын кисү белән халыкның да иманы киселде бугай. Ә мәчет манарасын ничек бәреп төшергәннәрен әби күз яшьләре белән сөйләде. Авылда ике мәчет булган. Берсенең манарасын гына аудара алганнар, икенчесен халык сәнәкләр, көрәкләр белән каршы торып саклап калган. Авылдашлар мәчет манарасын кисүчеләренең исемнәрен хәтерли. Гомерләре хәерле төгәлләнмәгән аларның. Берсе, сәрхуш килеш аякларын кистереп, гангренадан газапланып җан бирде. Икечесен трактор таптаган. И заманалар...  Кибет киштәләренә аракы шешәләре тутырып күпме кешене харап иттеләр бит!.. Ә җаннарын аракыга саткан исерек балаларын намазда булган әти-әниләр, әби-бабайлар гына акылга китерә алмады шул...  Күпме гаилә сәрхушләр белән газапланды, күпме мәхәббәтне аракы җимерде.  Дөресен әйткәндә, хәзер дә мондый күренешләр күзәтелә. Минем танышымның кызы Чәчкә Ринат исемле егет белән дуслашып йөрде. Өйләнешергә иде исәпләре. Ләкин Ринат аракы белән дуслашкан, очрашуга гел кызмача килә торган булган. Шушы аракы башына җитте егетнең. Мәҗлестән соң, нәрсәдәндер җәнҗал чыккан, кайсысыдыр пычак чыгарган...  Коткарып кала алмадылар егетне... Ике метрга якын буйлы, типсә тимер өзәрдәй чибәр егет иде. Хастаханә юлында җан биргән... Тудырып үстергән ата-анасы жәл, гомер буе өзгәләнеп, күз яшьләре түгеп узачак калган гомерләре...
Күз тию дигәннән...  Безнең заманда туган баланы  кырык көн тулганчы кешегә күрсәтмиләр иде. Хәтта туганнарга да.  Ә бит яман күзле кешеләр арабызда бик күп. Аларның башында нинди уйлар булганын бер Аллаhы Тәгалә генә белә. Безнең урамда Гатифә исемле бер хатын яши иде. Аның күзен бик каты дип сөйлиләр  иде.  Көннәрдән бер көнне  бу хатын йомыш белән күршеләренә сугыла. Ул кергәндә йорт хуҗабикәсенең кечкенә баласы идәнгә җәелгән киндер паласта уйнап утыра. Гатифәнең  күзе шушы сабыйга төшә. Зәңгәр күзле, ап-ак йөзле сабыйга сокланып карап тора хатын, телен шартлатып: «Ай-яй, бигрәк матур инде бу бала, тач әбисе Рәшидәнең яшь чагы!» – дип әйтә. Гатифә  чыгып киткәч, сабый тиктомалдан елый башлый, тәне кызыша. 6 айлык сабый шул төнне үлеп тә китә. Үземнән уйлап чыгармыйм, булган хәл бу. Шуңа нәрсәгә соклансагыз да: «Сөбханалла», – дип әйтергә онытмагыз. Кемнең нинди күзле булуын бер Аллаhы Тәгалә генә белә бит. Минем авыл әбиләреннән ишеткәнем бар: «Күз тидергән кешенең кем икәнен чамаласагыз яисә шикләнсәгез, киелгән киеменең бер кисәген сорап алыгыз, шул чүпрәкне яндырып, төтенен күз тигән кешегә  дога  укып өрегез, күз тию шаукымы бетәр», – диләр. Бу сүзләрне хәтерегездә калдырыгыз әле. Бәлки, кирәге чыгып куяр. Файдасы тисә,  рәхмәт әйтеп, миңа дога кылыгыз. Бер рәхмәт мең бәладән коткара диләр бит...
Мин үзем дә бала чактан ук бик матур булганмын. Авылның иң чибәр, мут егете юкка гына артымнан йөрмәгәндер. Әни мине сабый чагымда чит-ят  күзләрдән бик саклаган. Бер яшькә кадәр кешегә күрсәтмәгән. Авылның Сабан туе вакытында мине агач мәдәккә (бала арбасы) утыртып алып чыкан.  Мәдәкне чәчәкле чаршау белән каплаган. Авыл кешеләре әни янына килеп: «Кызыңны бик матур диләр, кая күрсәт әле», – дип сораганнар. Әни: «Карамый гына торыгыз әле, күз тидерәсез», – дип җавап биргән.
Зәңгәр төскә буялган агач мәдәк әле дә әниләр йортында таш келәттә саклана. Бик кадерле ядкарь ул безнең өчен. Әти үз куллары белән ясаган бит аны, минем балачагым хатирәсе... Шул келәткә кереп актарынып чыгарга яратам. Балачакны, яшьлегемне хәтерләткән нәрсә генә юк анда:  күкеле агач сәгать, керосин лампалары, киндер сөлгеләр, хәтта әтинең эт йоныннан эшләнгән толыбы да эленеп тора. Келәт түгел, музей диярсең...  
И әни, күз тиюдән  мине саклагансың,  усал кайнана белән эчкече ирдән генә саклый алмагансың... Без яшь чакта яратып җырлаган җыр искә төште әле:
Әни мине тапкачтын
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән...
Рәфиснең: «Малаем була, малаем», – дип котырып йөрүен күргәч, кайнанам, ниһаять, акыллы сүзләр әйтеп куйды: «Кем туса да, тәүфыйгы-бәхете белән тусын, исән-сау булсын». Тормыш күргән кайнанам белми әйтмәгәндер. Аның бит иремнән  алда кызы  туган, ләкин ул бик елак булган.  Сабыйның өзми-куймый акыруыннан  туйган ире,  йокларга дип, мендәрен кочаклап, ишегалдына чыгып китә торган булган. Им-томчыларга да барганнар, мулла килеп азан да әйтеп киткән, ләкин бала елаудан туктамаган. Тиктомалдан бала еламый бит инде, аның бер сәбәбе булырга тиеш. Тудырган вакытта ярдәмгә авылның кендек әбисе Нәгыймә карчык килә алмаган, булышырга Түбән очта яшәүче Гайшә карчыкны чакырганнар. Карчыкның әллә кулы каты булган, баланы алганда  сабыйның кулын тарттырган. Ул вакытта бит сырхауны күрсәтергә табиблары да юк. «Өзгәләнеп елаган баламны кочаклап мин дә елый идем, – дип искә ала иде кайнанам. – Аптырагач, Аллага ялвара идем: «Моның хәтле елатасы булгач, баланы нигә тудырдың, кире ал яныңа», – дип әйтә идем. И минем усал телем, каhәр суккан телем.... Күрше авылда сынган сөякләрне утыртучы  карчык яшәгәнен белгәч, шунда барып карарга булдык.  20 чакрым ераклыкта урнашкан авылга таба ат җигеп чыгып киттек. Кабык арбада елаган баланы кочаклап мин утырдым, янымда  дилбегәсен тотып ирем, «хай-хай», дип, карт алашаны куалый. Көн чалт аяз, күктә бер болыт әсәре юк. Кояш бик каты кыздыра. Ярый эчәргә су алган идек. Никадәр барганбыздыр, юл бик озын тоелды. Имче карчык яшәгән салам түбәле өй авыл читендә генә урнашкан икән. Безне бик яхшы каршы алдылар, чәй эчәргә өстәл янына чакырдылар. Ишле гаиләле йортта ризык та булмагандыр инде, без биштәрдә хәзинәдә булган күчтәнәчләрне тапшырдык. Без алып килгән түгәрәк ипигә бик шатландылар.
Карчык сабыемның кулын сыйпап кына торган төсле булды. Көйли-көйли догалар укыды да, «шарт» итеп терсәктән  кызымның кулын утыртты да куйды. Балам сизми дә калды бугай.  Ходай рәхмәте, шуннан балам  ник бер елап карасын!  Авылга кайтканда да үз-үзенә нидер мыгырданып, көлә-көлә кайтты сабый, «әннә, әннә», дип,  кочагыма сарылды. Тик бик кыска гомерле булды шул, ярты ел да үтмәде – кызамык белән авырды. Берәр атна хәлсезләнеп ятты да Аллаhы Тәгалә янына китте дә барды. И-и, шул вакытта  елауларым! Кабер туфрагына башымны бәрә-бәрә еладым, ашаудан калдым. Усал телем генә харап итте балакаемны. Ана догасы кабул була дип борынгылар юкка гына әйтмәгән икән. Сабыр булып, елавына түзсәм, исән кала иде. Хәзер кияүгә дә чыккан булыр иде инде. И ярата идем үзен. Аның чәчләре бөдрәләнеп тора, күзләре шомырттай кап-кара иде. Фәрештә иде инде, фәрештә...»
Авырлы вакытымда физик хезмәт башкаруымның файдасы тими калмагандыр, улым февральнең буранлы төнендә  исән-сау дөньяга килде.  Бала тудыру йортыннан Рәфис мине йөк машинасы белән килеп алды. Табибларга, шәфкать туташларына, «чәй эчәрсез», дип, бер коштабак бавырсак калдырды. Миңа өч кызыл канәфер чәчәге алып килгән иде.
Баланы алып кайтып мендәргә салуга, сабыйның каршына кайнанам килеп басты. Балага озак кына карап торды да: «Тач бабасы, безнең нәселгә якын да килмәгән», – дип әйтеп куйды. Уйлап әйтте микән, әллә ялгыш ычкындырдымы. Анасыннан бу сүзләрне ишеткәч, Рәфис кып-кызыл булды, ишекне «шалт» итеп ябып урамга чыгып  китте. Ул төнне ирем соң гына кайтты. Аягында басып тора алмый, чайкала. Әшнәләре белән бала тәпиен юганнар икән.
Исереккә эчәргә сәбәп кенә булсын, бала тәпиен ирем бер атнага якын юды:  туганнар, дуслар, әшнәләр, эштәгеләр... Балага исем кушкан көнне генә айнык иде. Мулла янына чиккән түбәтәйдән чыгып басты. Бите генә эчә-эчә шешенеп беткән.
Хәзрәт бүлмә саен кереп азан әйтеп чыкты, малаебызга «Булат» исемен кушып кайтып китте.  Икенче көнне бәби чәен уздырдык.
Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк кызганычлы эсир,була доньяда торле кайнаналар.Минем энкэй киленнэрен какмады- сукмады,эмэн узен кызлары шикелле аралашты.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу исерек ирләрне ник атып үтермиләр икән?!?! Күпме хатын-кыз, күпме балалар исерек ирнең мыскыллавына түзеп яши.

      Хәзер укыйлар