«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды»

Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә. Мин үзем дә яшь түгел инде, 55 не тутырып киләм. Хәзерге вакытта авылда үз йортыбыз белән яшибез, ирем Рәфис белән ике малай, бер кыз үстердек. Улларым өйләнерлек яшьтә булсалар да, башлы-күзле булу турында сүз кузгатмыйлар, очрашып йөргән кызлары да юк. Югыйсә олы улым утызны тутырды инде. Узган гомеремне уйлап, төннәрен йоклый алмый боргаланып ятам. Тормышымдагы вакыйгалар күз алдыма килә дә, йөрәкләрем «жу» итеп китә. Ничек кенә түзгәнмен, ничек кенә акылдан язмаганмын да яисә, тәүбә-әстәгъфирулла, якты дөнья белән хушлашмаганмын дип уйлап куям. Ә бит Аллаh насыйп итсә, минем дә кайнана буласым бар. Киленемнең бусагадан атлап керәсен күз алдына китерергә тырышам. Ниндирәк кайнана чыгар икән миннән? Килен миңа «әни» дип эндәшер микән, әллә «Раушания апа» дип кенә әйтерме? Кайсы гаиләдән килер, эшкә уңган булырмы, әллә ата ялкау насыйп булырмы? Нинди генә булса да, әйбәт кайнана булырга язсын, Ходай хәерлесен бирсен дип телим инде. Кеше баласын рәнҗетеп, рәнҗеш кенә алмасам ярар инде. Дөресен әйткәндә, үзем карт булмасам да, нервым беткән, сәламәтлегем дә – ташка үлчим. Балаларга кырыс ана булдым, бәлки, килен чакта башыма төшкән авырлыклар йөрәгемне таш иткәндер....
Мин үзем авыл кызы, ишле гаиләдә үстем. Без дүрт бала идек. Әти бик авыр холыклы, кырыс кеше иде. Балта остасы булды, гел кешегә эшкә йөрде. Йә өй торгыза, йә багана утырта, йә тәрәзә куя, йә ишекләр ясый. Әтине эшкә чакырырга халык ярты ел чират тора иде шул. Безнең авылдан гына түгел, чит-ятларга да даны таралган иде әтинең. Халыкта «читекченең – читеге, итекченең итеге юк», диләр бит. Ничек шулай дөрес әйткәннәрдер! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас: үзебез бик кысан гына агач өйдә тордык. Әти үз куллары белән җиткергән гап-гади агач йорт иде ул. Дөресен әйтим, төнлә ятарга урын да юк иде анда. Мин апа белән идәндә йокладым. Кыш көннәрендә бүрәнәләрнең салкында шыгырдавын, тәрәз ярыкларыннан җил сызгыруын тыңлап ята идек. Ул тишекләргә, салкын кермәсен дип, ул ярыкларга мамык тутыра идек, барыбер өреп тора иде шул тишекләрдән. Шуңа бала чагымда еш авырдым. Әти минем йөткергәнемне ишеткәч: «Чирләшкә Раушания тагын чирләде», – дия иде. Ул вакытларда дәваланам дисәң, тиешле даруы да юк иде бит аның. Тамак шешсә, содалы су белән тамакны чайкатабыз, йөткерсәк, җылы сөт эчәбез дә мәктәпкә чыгып йөгерәбез. Мәтрүшкәле чәй белән дәвалана идек. Менә шуңа да минем тамакта хроник тонзиллит, билдә – грыжа, аяк-кулларда – артрит.
Әти акчаны әйбәт эшләсә дә, үтә дә саран иде. Бәлки сугыш чоры баласы булгангадыр. Алар гаиләдә биш бала үскән, әтисе фронтта үлеп калган. Эшләгән акчасын тиене белән Сбербанкка илтеп сала иде. Әни колхозда эшләгән акчасына безне киендерде. Әтиебезнең акчасы кассада бик күп җыелган диделәр, ләкин рәхәтен генә күрергә язмаган. Бар җыелган акчасы янды аның. Ходай бәрәкәтен насыйп итмәде. И уйлап карасаң, әтинең генә түгел, ил халкының акчалары янды бит кассаларда. Нишләп халык шулай котыра-котыра банкта акча җыйды икән ул заманнарда? Хәзерге вакытта кеше акча җыеп ятмый, фатир ала, ипотекага йорт сала. И заманалар, ел белән түгел, көне-сәгате белән үзгәрә. Ахыр заман җитә, күрәсең...
Минем әти эшкә оста булса да, аракыны бик ярата иде. Эшләгән җиреннән исереп кайтып, кара тавыш чыгара, кычкырулары хәзер дә колагымда чыңлап тора. Әни кулыбыздан җитәкләп, күрше Гамбәрия әбигә алып керә иде. Исерек әтинең кычкыруларыннан качып, еш кундык күрше әбидә. Аллаhы Тәгалә Гамбәрия әбинең каберләрен якты итсен, рухларын шат кылсын. Без яшь вакытта совет чоры иде бит әле, авыл кибетләрендә аракы тулып ята иде. Авыл халкы утын кискән өчен дә, бакча сукалаткан өчен дә аракы белән түли иде. Намазын укыган, уразасын калдырмаган ялгыз әбиләр дә бакчасын сукалаткан, кәҗәләренә печән алып кайткан өчен бер бутылка чәкүшкәләрен әзерләп торалар иде. Авылның исерекләре күп иде, хәтта атаклы алкашлар да бар иде. Бу затлар кычыткан араларында ташлап калдырылган шешәләрне җыеп, кибеткә илтеп тапшыралар, шушы акчага кабаттан чәкүшкә аракы сатып алалар иде. Хәзер ул исерекләр гүр ияләре инде, ләкин исемнәрен халык онытмый. Авылларда исерекләр күп булса да, аерылышулар юк иде. Хатыннар ничек тә түзеп яши белә иде.
Әтиебезне дә яхшы сыйлыйлар иде. Шуңа аның аек чагын хәтерләмим дә.
Мин үзем төскә-биткә чибәр, сылу гәүдәле кыз булып үстем. Әтиемә охшап – зәп-зәңгәр күзле, әниемә охшап – тубыктан кара чәчле идем. Минем белән дуслашырга теләүче егетләр авылда күп булды. Хәтта шәһәрдән кунакка кайткан егетләр дә мине озату өчен клуб янында сугыша иде. Матур булып тума, бәхетле булып ту, икән. Мин исә яр итеп сугыш чукмары Рәфисне сайладым. Салпы телле, чибәр, аракыны ярата торган башкисәргә үлеп гашыйк булдым. Әни мине бик каты орышканы хәтердә: «Ташла аны, бик кызып китә, сугышырга ярата торган егет. Аңа кияүгә чыксаң, уңмассың», – дия диде. Ләкин мин Рәфисне ташларга уйламадым да. Әнинең каршы килүе хисләремне арттырды, йөрәгемдәге мәхәббәтемне ныгытты гына. Әнигә: «Яратам мин Рәфисне, ул минем мәхәббәтем», – дип кенә җавап бирә идем.
Мәктәпне «дүрт-биш»кә генә тәмәмладым. Укытучы апа Казанга китеп, югары уку йортына керергә үгетләде, аны тыңламадым. Яраткан Рәфисемне авылдагы башка кызларга калдырырмын дип курыктым. Ул вакытта Казаннарга барып вузларга керү кызлар өчен приоритет түгел иде шул, тизрәк кияүгә чыгу максат иде. Без Казан турында хыялланырга да курка идек. Хәзер уйлап куям: югары уку йортында укысам, минем тормыш юлым башкача булыр иде бәлки. Ләкин бу турыда уйларга соң инде.
Аттестатымны район үзәгендәге учкомбинатка илтеп тапшырдым, повар-кондитер булырга карар иттем. Мин үзем ашарга пешерергә ярата идем. Ләкин укуымның гына кирәге чыкмады, авыл клубында идән юучы булып эшлим. Шулай да укыган елларым күңелдә бик якты хатирәләр булып сакланган. Без тулай торакта яшәп укыдык. Бик күңелле иде. Кызлар белән киноларга, дискотекаларга бара идек. Минем арттан шәһәр егете Әнәс йөрде. Бик акыллы, Казаннан укып кайткан егет, күзлек кия иде. Ә мин, җүләр, аңа карамадым. Хәзер беләкне тешләргә ерак инде, поезд киткән. Әнәс бик елап йөрде дә, башкага өйләнергә мәҗбүр булды. Тормышы бәхетле булды аның, үзе дә зур түрә булган, дип сөйлиләр. И яшь чак, җүләр чак... Ярар, буласы булган, гомер узган.... Әле хәзер дә, бергә укыган кызлар белән язышып, аралашып торабыз. Гаиләдә олы бала булганга, әти белән әни минем тизрәк кияүгә чыгуымны тели иде. Укып бетерүгә Рәфис кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, мин шатланып ризалаштым.
Фәгыйлә Шакирова язып алды.
(Дәвамы бар.)
Дәвамын укыгыз: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
30 гыйнвар 2023 - 17:03Без имени"Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? " - хак сузләр. Дорес эшләгәннәр, мин дә, бәлки, шундый ук карарга килер идем. Аста язылганча бернинди азгынлык та, бозыклык та тугел бу. Нигә яратмаган кеше белән яшәп узенне хәм башкаларны азапларга? Гомерне 2-3 мәртәбэ яшәми берәу дә, яшьлектә хата ясаганнар икән (яки момкинлекләре булмаган), хатаны анлап тозэтудә бернинди дә гаеп юк. Курыкмый адым ясаган очен Афәрин дип кенә әйтәсе килә!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 08:52Без имениКомментарий белән килешәм,яшиселәр бар әле.Тормыш җайланып китә алырмы?«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.