70 нче елларда Казан телевидениесендә дә «Голубой огонек»лар әзерләнде. Яңа ел каршылау программасын без дүртәү – Владимир Булычев, Иркә Сакаева, Абдулла Дубин һәм мин алып бара идек гадәттә.
31 декабрьдәге «Голубой огонек»лар телевизор караучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнә иде. Ә бу вакытта без Кремль курантлары төнге 12 не сукканчы хезмәт вахтасында булабыз! Кылт итеп 1978 елның 31 декабре искә төшә... Казанда зәмһәрир суыклар. Термометр -50 градустан да түбәнрәк. Шәһәр транспорты туктап калган. Машиналар кабынмый. Өй эчендә туннардан, бүрек-бияләйләрдән йөри халык. Ә борын төбендә – Яңа ел!
Ишеге кул белән этеп ачыла-ябыла торган ЗИЛ автобусы «Голубой огонек»та катнашучыларны өй борынча җыеп йөри. Безнең телевизион бригада мәзәк сүзләр сөйләп җылынмакчы була: автобус эчендә шаян сүз тынып тормый. Автобус кына тух-тух, тух-тух килеп, бер кузгалып, бер туктап, калтыр-колтыр килеп чак кыймылдый. Инде тәмам туктап калса – эш харап! Бүтән кабынмаячак! Авыр ыңгырашып бара торгач, тәки туктап калды бит! Ярый әле, бәхеткә, телестудия капкасының уртасына килеп җиткән идек. Һәм без әнә шундый экстремаль шартларда Яңа ел бәйрәмен ясап өлгердек! Өйләрендә, бәс сарган тәрәзәле фатирларда тамашачылар «Голубой огонек»ны, Ренат Ибраһимов белән вальска бөтерелүебезне карап хозурланды. Раймонд Паулсның «Наш город» җыры Ренатның бәрхет баритонында аеруча матур яңгырады ул кичтә! Тәрәзә артында – котып салкыннары, экранда – элегант ирләр, озын итәкләре идәнгә кадәр булган затлы ханымнар... Ул елларда экран мода дөньясына бер тәрәзә иде. Останкинодагы телевидение дикторларын ярый ла стилистлар киендерә. Ә безнең өчен имидж тудыру үзе бер проблема булды. Татар «Голубой огонек»лары аклы-каралы гына иде әле ул чакта. Ләкин без аңа бар күңелебезне, хыялыбызны, талантыбызны биреп эшләдек! Яңа ел программабыз белән һәркемгә күтәренке кәеф, елмаюлар бүләк иттек, киләчәккә якты өметләр уяттык.
Лия Заһидуллина, Татарстан телевидениесенең легендасы
Фото (шәхси архивтан): Абдулла Дубин, Владимир Булычев, Лия Заһидуллина, Иркә Сакаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк