Логотип
Күңелеңә җыйма

Дәү әнинең ак яулыгы

Урамда нинди фасыл, нинди көн булса да дәү әни башындагы ак яулыгын салмады. Ак дисәм дә, ап-ак кына түгел, вак кына зәңгәр чәчәкле иде ул яулыклар. 

Авылдан клуб мөдире Ләйсән апай шалтырата:
– Киләсе атнада клубта «Яулык бәйрәме» уздырасы идек. Сандыктагы борынгы яулыкларны да барлыйбыз, яулыкка бәйле хатирәләрен сөйләүчеләр дә булыр... Синең дә бардыр инде андый истәлекләрең?..
Аның шушы сүзләре мине балачагыма – дәү әнием янына алды да китте. 
Урамда нинди фасыл, нинди көн булса да дәү әни башындагы ак яулыгын салмады. Ак дисәм дә, ап-ак кына түгел, вак кына зәңгәр чәчәкле иде ул яулыклар. 
– Кызым, шушы яулыкны үтүкләп кенә бир әле, акылың күп синең, – дип, башына чиста яулык япканчы, аны миннән йә сеңлемнән үтүкләтеп алдыра. 
Шундый да килешә иде дәү әнигә ак яулыклары. Әле дә дәү әнине уйласам, күз алдыма ул беркайчан да яланбаш түгел, шул гади ситса яулыклы килеш килеп баса. 
Урамга чыгасы булса, яулыгының ике почмагын ияк астына китереп бәйли. Өйгә кергәч, бу почмаклар дәү әнинең баш артына күчә. 
Берүзе генә яшәсә дә, 72 яшенә кадәр сыерын бетермәде дәү әни. Дөрес, сыерсыз торган вакытлары да булды, ләкин озакка түгел. Без – аның оныклары каникулларны бары тик дәү әни янында гына уздырабыз. 
25 май көнне – каникулга чыккан көнне кичтән үк әни безне авылга кайтарып куя. 30 август көнне, көтүләр кайтып, кояш баеганда гына елый-елый авыл белән, дус кызлар һәм дәү әни белән саубуллашып, кабат үзебез яшәгән җиргә китәбез. Бик авыр була иде ул саубуллашулар. Ак яулыгын таратып бәйләгән дәү әни, аның бура кадәр каралы-аклы сыеры, бәтиләре бер генә көн дә көтүдән үзләре кайта белмәгән аңгыра сарыклары, кыска гына аяклы, йомры гәүдәле, бик тә акыллы соры ана казы, аяк астында буталып, дәү әнинең сыер сауганын көтеп йөргән эреле-ваклы мәчеләре йокыга ятуга ук искә төшеп, күзләрне чеметтерә... Әле бу чирекнең бер генә көнен дә укымаган килеш, син инде алдагы каникуллырны көтә башлыйсың... 
Көзге каникул дәү әнинең казларын урнаштыру мәшәкате белән башлана. Тырыш казыбыз ел да бәпкәне күп итеп чыгара. Ике ана казга егермешәр бәби була торган иде. «Октябрь бәйрәменә казларны суярбыз», – дип, әни белән алдан ук планлаштырып куялар. «Бер генә атнада эш итеп бетереп булмас, киләсе атнага да калыр әле...» Хәзер менә ноябрь башында ук кар яуган ел сирәк. Ә без үскәндә бу вакытта инде киез итектән йөри торган идек. «Казның корсагына куярлык кар булса...» – ди дәү әни. Мае катсын өчен, йолкыгач, казларның эченә бер йомарлам кар куеп чыгабыз, шуны әйтүе. 
Казларның бер партиясен эш итеп, мунчаларны юып-җыештыргач, әни китә. Ә безне дәү әниле, авыллы, ап-ак карлы бик бәхетле тагын бер атна көтә.
Хәзер авылдагы өйләрдә газ инде. Ә ул вакытта әле дәү әни көнгә ике тапкыр мичкә яга. Монысы үзе бер тормыш картинасы аның.
Ак яулыгын ияк астына төшереп бәйләп, аның өстеннән юка шәл ябынган дәү әни кич малларны карап бетергәч, мич алдына гөрселдәтеп бер кочак утын алып кереп бушата. Аннары чыгып, бер чиләк белән күмер алып керә. Ишек төбендәге чөйгә мал караганда кигән куфайкасы белән шәлен элеп куйгач, дәү әни мичкә ягып җибәрә. Башта мич алдына ике аягын сузып утырып, озын саплы тимер соскыч белән көлен ала әле ул. Аннары мич башындагы инде шактый ук юкарган утын пүләненнән биш-алты чыра телә. Чыра телә торган иске пычагы шунда, мич алдына җәйгән калай астында гына тора, без аңа тимибез, алайса югала. Мичкә бер-ике шомарак утын агачы салып, алар астына чыраларны ипләп тезгәч, бер пүләннең тузын каерып алып, чыраларга ут элдерә. Минем дә күп такырлар мич якканым бар. Утыннарга ут элдерә алмыйча, берәр кап шырпыны сызып бетерә идем кайчак. Ә дәү әни бер шырпы белән мичне яндырып җибәрә белә. Мичтәге утыннар күңелле чертләп, мич алдындагы плитәгә утыртылган чуендагы су җырлап тавыш бирә башлагач, дәү әни күлмәк итәгенә төшкән чүпләрен мич алдына кагып, торып баса. Мич арасындагы «умывальник»та (дәү әни урысча белми, ләкин кулюгычны бары тик «умывальник» дип кенә йөртә) кулларын юып, өстәл тирәсенә күченә. 
Газ плитәсендәге аш инде кичке дүрттән бирле кайнап, хуш исе безнең башларны әйләндерә. Дәү әни сыерга – җылы су, тавык-чебешкә төйгән бәрәңге алырга өйгә кергән саен: «Дәү әни, кайчан ашыйбыз инде?» – дип тәмам теңкәсен корытып бетерәбез. «Менә малларны карап кына бетерәм дә, аннары ашарбыз», – ди ул. 
Ниһаять, көткән сәгать тә суга. Дәү әни, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, ияк астына бәйләгән яулыгын сүтә. Вак кына зәңгәр чәчәкле яулык читен баш артына бәйләп куюы – безгә сигнал! Дәү әнинең бүгенгә тәҗел эшләре тәмам, хәзер аш бүләчәк! Сеңлем белән зәңгәр читле тәлинкә өчен, артлы биек урындык өчен әйткәләшеп алабыз. Зәңгәр читле бәләкәй аш тәлинкәсе икәү иде безнең, берсен – миңа, берсен сеңлемә дип дәү әин аны авыл кибетеннән алып төшкән иде. Берсе ватылган бит. Икебезнең дә  ашны шул тәлинкәдән генә ашыйсы килә. Дәү әни сугышырга ирек бирми: «Шобага тотабыз», – дип, мич башыннан озын уклавын алып килә. Мин җиңәм. Зәңгәр читле тәлинкә үзенә булмаганга үпкәләп, сеңлем караваттагы күпертелгән мендәрләр өстенә каплана. «Кызым, акылың күп, син зур инде...»  – дип юмалый мине дәү әни. Зәңгәр читле тәлинкәне өстәлнең сеңлем утырасы почмагына этеп, уртасы ромашкалы тәлинкәне алам... Дәү әни янында аш та телеңне йотарлык (без үз өебездә ашны ялындырып кына ашыйбыз), өй дә җып-җылы, яңа гына савып кереп, зур ак кружкага сөзеп салган сөте дә мороженоега охшаган. 
Йоклар алдыннан дәү әни бәләкәй генә куллары белән икебезнең дә аркаларыбызны ышкый. Кытыршы аның кулы, җылы. Шундый рәхә-ә-т! Дәү әни янында әле тагын өч көн торасыбыз бар дигән сөенечле уй белән йокыга китәбез. Иртән дәү әни пешергән такта чәйнең хуш исе уята. Такта чәйнең иң арзанлы, сыйфатсыз чәй булуын мин үскәч кенә белдем. Дәү әни янында шулкадәр тәмле иде бит ул. 
Дәү әни – тормышымның иң рәхәт, иң бәхетле хатирәсе ул. Без гомер буена, картаеп үлгәнчегә кадәр, дәү әниле булырбыз кебек иде. Дәү әни янына еш кайтабыз без. Ул үзе монда юк инде... Ап-ак итеп агартылган, биш таба сыярлык зур миче дә, моңсу күзле сыеры да, дәү әнинең үзе шикелле бәләкәй генә гәүдәле акыллы казлары да юк... Ләкин дәү әнинең рухы, истәлеге һәм аңа булган чиксез ярату һаман да яши әле бу өйдә. Сандыгында зәңгәр чәчәкле гади ситса яулыклары, ашка барганда гына кия торган күлмәкләре, кайчандыр үз әнисе сугып биргән кызыл башлы тастымаллары, үзәкләрне өзеп, аны искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    ДЭУ энилэребез, эбилэребез тэрбиясендэ устек барыбыз да. Искиткеч илахи затлар иде алар. Безгэ дин тэрбиясе бирудэ дэ,эхлак тэрбисе бирудэ дэ аларнын рольлэре эйтеп бетергесез. Бик сагынам эбилэремне, аларны юксынудан узэклэрем озелэ. Урыннарыгыз ожмах турлэрендэ булсын, соекле кешелэребез. Авторга зур рэхмэт безнен тормышны барлык нечкэлеклэре белэн сурэтлэп биргэн очен! Ижади унышлар телэп калам.

    Хәзер укыйлар