Башкалар күз алдында матуррак, яхшырак, акыллырак күренергә тырышу барыбызга да хас әйбер. Бигрәк тә яшь чакта. Яраткан кешең янында кояшның үзеннән дә арттырыбрак балкыйсы килә.
Булганыннан да яхшырак күренергә тырышу хата ул. Соңыннан син гел шушы «маркаңны» тотарга тиеш буласың. Әлбәттә, сүз монда кеше арасында әдәпле, тәрбияле булырга яки кеше янына чыкканда пөхтәрәк күренергә тырышу турында түгел.
Бер яшь кенә кыз бер егет белән танышкан. Кыз – болай үзе гади генә. Әти-әнисе дә бик гади кешеләр. Гомер буе эшләгәннәр, ләкин артык байлык туплый алмаганнар. Бездә андый гаиләләр күп. Ә егет исә, күренеп тора – бай. Кыз янына утырып килгән машинасы да затлы. Кигән киемнәре дә шәп. Телефоны да «Айфон».
Ошый инде егет кызга. Бай егетләр яшь вакытта кемгә ошамый?! Бәлки, эш аның бай күренүендә генә дә булмагандыр. Мәхәббәт, гашыйк булу дигән нәрсә дә бар бит әле дөньяда. Егет икенче көнне дә очрашырга тәкъдим ясагач, бу кыз шатлыгыннан нишләргә белми.
Ләкин менә бәла – егет янында баерак күренер өчен нишләргә? Кыйммәле «брендовый» күлмәкләре дә юк. Телефоны да иске модель «Самсунг», тотып йөргән сумкасы да Луи Витонныкы түгел, әлбәттә. Затлы машиналы егет янында аның да затлы күренәсе килә бит.
Кыз уйлый-уйлый да, уйлап таба. Дус кызының киемнәре яхшы, ул гел брендлы гына әйберләр ала. Сорап торса, каршы килмәс әле, бирер. Шулай дип уйлый да, шалтырата бу үзенең дустына.
– Шундый шәп егет белән таныштым бүген. Иртәгә очрашуга чакырды. Свиданиегә кияргә бер юньле киемем юк, үзеңнең берәр матур киемеңне биреп тор әле, – ди.
Мондый чакта дуслар каршы киләме инде? Юк, билгеле!
– Әйдә, кил! Үзеңә туры килгәнен сайлап ал, – ди аңа дусты. – Ләкин сиңа алар ярар микән соң, мин бит синнән кечерәк размер киям...
Бирәм дип торганда кем размерга карый инде?!
– Ярарга тиеш. Әле иртәгә кадәр бераз ябыгырмын, – ди бу кыз. – Эчемне кысыбрак торырмын, если что...
Дусты каршы килми. Карап торышка ук кечкенә икәне күренсә дә, үзенә ошаган берничә күлмәкне алып кайта бу кыз. Ябыгам дип, кичтән су гына эчеп ята. Икенче көнне дә юньләп ашамый, бераз чемченә генә... Билгеләгән вакыт җиткәч, дустының күлмәгенә көчкә сыеп, очрашуга чыгып йөгерә. Матур һәм кыйммәтле булса да, бигрәк җайсыз була теге күлмәк. Бертуктаусыз эчен кысып утырып, тәмам арый кыз. Күлмәкнең җиңнәре беләкләрен кыса, күкрәкләрен авырттыра, билен буа... Ләкин бай егет алдында сынатмас өчен ничек тә түзә инде... Иске «Самсунг»ны егеткән күрсәтмәс өчен сумкасыннан да чыгарып тормый. Ә сумкасын артына яшерә. Луи Витонныкы булса, яшермәс, тезләренә генә куеп тотар иде дә...
Шулай берничә тапкыр очраша яшьләр. Кызга егет бик ошый. Ошатмаса, егет тә кызны очрашуга чакырып тормас иде. Һәр очрашуга кыз теге дустыныннан алган киемнәрне кия. Алар тар, уңайсыз булса да, түзә.
Берсендә кыз егеттән машина белән үзен шәһәр читендә яшәүче туганнарына илтүен сорый. Аның: «Илтә алмыйм», – дигәнен ишетеп, бик үпкәли, сәбәбен төпченә. Ахыр чиктә, егет «тишелергә» мәҗбүр була.
Баксаң, бу машина бөтенләй үзенеке түгел, бер дустыныкы икән. Кыз янында үзен «эффектныйрак» күрсәтер өчен гел шул дустына ялынып, машинасын сорап торган. Кыйммәтле киемнәре дә үзенеке түгел, әлеге дә баягы шул бай дустыныкы...
Боларны ишетеп, кыз кычкырып көлеп җибәрә. – Ник көләсең? – ди егет, аптырап. – Минем синең янда баерак булып күренәсем килгән иде...
Кыз, рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлә дә, егетне муеныннан кочып, битеннән үбеп ала.
– Әйдә, бер-беребез янында ничек бар, шулай гына булыйк. Син миңа машинасыз да бик ошыйсың, – ди ул. Үзенең дә дустыннан алган ике размерга кечерәк күлмәкләрдән җәфа чигеп утырганын әйтеп тормый инде…
Менә шундый кыйсса. Башкалар алдында яхшырак күреним дип тырышырга кирәк микән? Җайсыз күлмәк киеп, эчне кысып, үз-үзеңне мәҗбүр итеп... Минем турыда яхшы уйласыннар дип кенә... Әйе, үзеңне яхшыртырга тырышырга кирәк анысы. Ләкин ялганларга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк