«Җидегән чишмә» җыры язылуга да тиздән ярты гасыр була икән. Ә ул җыр һаман популяр.
Гомәр Бәширов сүзләре
Сара Садыйкова музыкасы
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.
Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә...
Язучы Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романы язылуга, шул исемдәге җыр да яңгырый башлады. Сүзләре – Гомәр Бәшировныкы, музыкасын Сара Садыйкова язган. Ә җыр Зөһрә Сәхәбиеваның бәрхет тавышында яңгырап, тамашачыны тәмам әсир итте. Халык җырның язылу тарихы белән кызыксынып, Гомәр агага хатлар юллый, «Җидегән чишмә»не сораулар буенча концертларда яңгыраталар.
Җырны яратып кабул итүләре, озак вакытлар телдән төшмичә җырлануы турында язалар, аны шагыйрь түгел, әдип язуы берникадәр гаҗәпләндерә дә. Җыр сүзләренә музыка язарга Сара Садыйкованы нәрсә илһамландырды икән дип тә сорыйлар. Җыр турында Зөһрә Сәхәбиеваның да фикерен беләселәре килә. Гомәр ага әлеге сорауларга җавап итеп, 1980 елның гыйнварында «Азат хатын»га мәкалә яза: «Чишмә моңы ничек җыр булды?» дигән язмасында җырның язылу тарихына туктала. Мәкалә журналның май санында урын ала. Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулган көннәрдә кабат шул хатирәләргә әйләнеп кайтабыз
Чыннан да, илле ел буе каләм белән эш итүемә карамастан, минем моңарчы бер генә шигырь яки җыр язып караганым булмады. Моннан соң да җыр язуыма иманым камил түгел. Иҗат эшенең тел белән аңлатып булмастай катлаулы үзенчәлекләре, ниндидер яшерен серләре бар. Шулай да укучыларның үтенечен җавапсыз калдырмас өчен, бу җырның ничек тууы турында язарга булдым.
«Җидегән чишмә» романын язганда бер урынга җыр кертергә кирәк иде. Әсәрнең төп герое Гайнан белән язучы Камил кичен умарталыкта утырганда, егетләр гармун тартып җырлап үтәргә тиешләр. Гайнан язучы абыйга: «Безнең авылда сугышка киткәндә дә, читкә киткәндә дә егетләр Җидегән чишмә белән саубуллашалар. Борынгыдан бирле шулай килә ул», – дип аңлата.
Безнең халыкта чишмәгә багышланган җырлар аз түгел. Әмма алар берсе дә бу урынга «ябышмый», яңа җыр язарга кирәк иде. Минем уемча, бу җырда халыкның чишмәләргә, шулар аша табигатькә булган мәхәббәте халык җырларындагыча гади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да булып яңгырарга тиеш иде. Ничек язарга шундый җырны? Өч-дүрт көн буе Аккош күле урманнарында шул хакта уйланып йөрдем. Баштан бик күп истәлекләр узды. Баулы районының Ак чишмә авылында урманлы тау кырыеннан бәреп чыккан чишмәләр күз алдына килде. Чылтырап агуларын берничә мәртәбә сокланып тыңлаганым бар. Сабан туенда егетләрнең шул чишмә астыннан җырлап узуларын яңадан ишеткәндәй булдым. Берчак Башкортстанга чыгып, Ык елгасының башланган урынына барган идек. Шунда Шалты авылының сөйкемле егете Газиз Ганиев бик моңлы бер җыр көйләгән иде.
Шул искә төште. Малай чагында эшкә барышлый да, су алырга, ат эчерергә төшкәндә дә кышын-җәен чишмә моңын тыңлап үскән кешеләр бит без. Кызларның чишмә улагыннан учлары белән су алып эчкәндә бармакларындагы көмеш йөзекләре ялтырап китүе күз алдыма килде. Шундый истәлекләр белән күңел тәмам мөлдерәп тулганнан соң, каяндыр бик тирәннән, хисләр дөньясының иң түреннән җырның беренче юллары туды. Уйлана, хыяллана торгач, тора-бара бер җыр килеп чыкты. Ләкин мин язганнары сүз генә бит әле!
Җыр булып яңгырасын өчен аларны үзләренә лаеклы музыкага да салырга кирәк бит. Музыка язуны үтенеп Сара ханымга мөрәҗәгать иттем дә, баласының беренче тапкыр тәпи басуын көткән әти кешедәй, түземсезләнеп һәм дулкынланып сүзләремә музыка язылуын көтә башладым.
– Җырның көе ничек туа дисеңме? – Сара ханымның күзләре очкынланып китте. – Менә, тыңлап кара әле! – Ул акрын гына көйләп күрсәтте. – Бу сүзләр мине аеруча дулкынландырды. Чылтырап аккан чишмә буена үзем барып чыккандай, чишмә улагына салган көмеш йөзектә Җидегән йолдыз шәүләсен күргәндәй булдым. Чәй суы алырга дип, таң белән үк чишмәгә баручы авыл чибәре күз алдыма килде.
Сара ханым пианиносына җитез генә борылып, көйнең башын уйнап алды: – Беләсеңме, мондый көй башта уйландыра бит әле. Көйне язганда, күңелем белән үзем ял иткән Саба районы Җылыш авылына барып кайттым, аның чишмә буйларын күз алдыма китердем, халык көйләрен күңелемнән уздырдым, төрле вариантлар иҗат итеп карадым.
Күп уйланганнан соң гына җыр сүзләренә ятышлы авазлар ишетелә башлады. Була көй, була, бераз сабыр ит! – ди.
Тагын бер ай вакыт узды.
Менә бер көнне, Тукай клубында җыелыш башланыр алдыннан, Сара ханым җитез генә сәхнәгә менеп китте дә рояль янына басып: «Булды көй, Гомәр! Хәзер мин сезгә «Җидегән чишмә» исемле яңа көй уйнап күрсәтәм!» – диде. Онытылып, хәйран калып тыңладым. Сара ханым бу көендә сүзләр белән әйтеп бирә алмаганнарны да әйткән, җырны тагын да тирәнрәк хисләр белән баеткан иде. Инде җырның сүзләре генә түгел, көе дә булды. Ләкин әле болар гына җитми, аңа җырчы үз йөрәк җылысын өстәгәч кенә ул халык күңеленә барып җитәчәк.
Күрәсең, «Җидегән чишмә»нең ул яктан да бәхете булгандыр: чөнки ул нәкъ «үз» җырчысына килеп юлыкты. Пермь шәһәрендәге мәдәният сараенда: «Хәзер «Җидегән чишмә» дигән яңа җыр ишетерсез. Аны яшь җырчы Зөһрә Сәхәбиева башкара!» – дип игълан итәләр. Сәхнәгә алтынсу-коңгырт чәчле яшь артистка чыга. Сара Садыйкова фортепьянода уйный башлауга, Зөһрәнең бәрхеттәй йомшак, мөлаем тавышы яңгырый.
– Җыр тәмамлануга, залдагы халык нәрсәгәдер хәйран булгандай, берничә мизгелгә тынып калды, – ди Зөһрә. – Ошатырлармы, юкмы, дип уйлап өлгермәдем, кинәт гөрләтеп кул чабарга тотындылар. Озак алкышлый торгач, җырны кабат җырладым. «Җидегән чишмә» халыкка әнә шулай барып җитте.
Бу җырның беренче башкаручысы булуым, аның халык күңеленә шулай тирән керүе мине бик куандыра. Ул халыкчан да, заманча да яңгырый. Туган җиребезнең матур табигате дә, халкыбызның күркәм гадәте дә, кыз белән егетнең кайнар мәхәббәте дә – һәммәсе дә бар анда. Җырның көе сүзләренә шулкадәр килешеп тора, аларны һич аерып булмас иде...
Кайберәүләр миңа җырның соңгы юллары аеруча көчле тәэсир итүен әйтә. Элек-электән канга сеңеп калган моңсу авыр сагыш җыр ахырында диңгез дулкыннарыдай актарылып килеп чыга да, җаннарны тетрәндереп җибәрә. Зөһрә ул юлларны шулкадәр дулкынландырып җырлый, үзеңне чыннан да бик газиз кешеңнән аерылгандай хис итәсең. Кем белә, бәлки ул миллион еллар агып яткан чишмәләребез моңыдыр? Бәлки, халыкның чишмәләргә булган тирән мәхәббәте әнә шулай җырга күчкәндер?..
Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк