Логотип
Күңелеңә җыйма

Чикләвек 

(Булган  хәл. Билалетдин абый сөйләгәннәрдән) 

 

(Булган  хәл. Билалетдин абый сөйләгәннәрдән) 

Гөлшаһидә быел торнаш урманнарын аркылыга-буйга айкады. Барган саен биштәрен чикләвек күшәннәре белән тутырып кайтты. Чикләвекләрен күшәннән чистартып, өй кыегына меңгезеп, киптереп озын оек балтырына санап салып җыя барды. Сөйгәне Шакирҗанны быел солдатка алына. Кыз чикләвекне шатланып, көн дә санап киптерсә дә, сөйгәнен озатуларын күз алдына китереп, моңсуланып, ямансулап та ала. Минем башка гына төшкән кайгы түгел, башы исән булсын, кайтыр, Алла боерса, дип үз-үзен юатып та ала. 

Ул көнне авылдан алты егетне район үзәгенә военкоматка озаталар. Егетләрне басу капкасына хәтле уен-көлке гармуннар белән озатсалар да, авыл өсте мәет чыккан кебек моңсу булып калды. Гөлшаһидә йөгереп кереп озын оекка бәйләнгән чикләвекләрне эләктереп чыкты да, кызлар белән районга юл тотты. Алар барып җиткәндә егетләр машинага төялешеп маташа иде. Гөлшаһидә чак кына сөйгәне кесәсенә чикләвекләрен тутырып кала алды. Кече Елганың иң кыю, иң батыр егетләре киткәннән соң, аулак өйләр, кич утырулар да бер мәлгә тынып калгандай булды. Гөлшаһидә, Зәйнәп, Маһибәдәрләр егетләрен озаткач бик күңелсезләнеп, саргаеп калгандай булдылар. Җитмәсә, авыл гармунчысы, авылны гөрләтеп торган Шакирҗан да китте. Егетләрнең киткәнен генә көткәндәй, кичке уенга күрше авыл егетләре килгәли башлады. Гөлшаһидә тирәсендә күрше авыл егете Сәлим чуала. Кыз кичке уеннарга чыкмас булды. Сәлим кызның сердәше Зөһрә артыннан бүләкләр, ярату хатлары тапшырса да, аның исе китмәде. Көн аралаш сөйгәне Шакирҗаннан мәхәббәт хатлары алды. Шул хатларны укып юанды, сөенде. Шакирҗан да егетләр белән бергә утырып, сөйгәне җибәргән чикләвекләрне ватып ашады. Арадан ике зур чикләвекне сайлап алып куен кесәсенә салып куйды. Егет ике чикләвеккә тияргә ярамаганын белә иде. Йоласы шул, ул ике чикләвекне никах көнендә Гөлшаһидәсе белән ватып ашарга тиеш Шакирҗан. Егет авылны, сөйгәнен сагынганда чикләвекләрне алып хыялга чумарга ярата иде. Солдат хезмәте дә тәмамланып килә. Шакирҗан сөйгәненә хат язып салды. Ул кыска иде: «Атна-ун көннән кайтыр юлга чыгам. Сөйләшәсе сүзләр күп, тиздән очрашабыз. Бергә булабыз, Гөлшаһидәм». 

Гөлшаһидә сөйгәненнән хат алгач, сөенеченнән сердәше Зөһрәгә йөгерде. Шакирҗан кайта! Шакирҗан! Ә сердәше Зөһрәнең эчендә нинди кара елан ятуын аңламый иде шул кыз. Шул ук көнне Зөһрә күрше авыл егете Сәлим янына чапты. «Авызыңны ачып каласың, Шакирҗан кайта! Утны кызуында сугарга кирәк, йоклап йөрмә! Тизрәк чарасын күр!» – диде. 

Шакирҗан иртән торып юлга әзерләнә башлады. Куен кесәсеннән  кабат чикләвекләрне алып бер мәл елмаеп карап торды. Ул арада егетләр сугышкан тавыш ишетелде. Шакирҗанның дус егетен кыйныйлар түгелме? Егет кулындагы чикләвекләрне караватына атты да, ярдәмгә чыгып чапты. 5–10 минуттан әйләнеп керсә, бүлмәдә егетләр чикләвек ватып ашап утыра. Шакирҗан баскан җирендә бер сүз әйтә алмый басып торды да: «Эх, егетләр үтердегез, бетердегез!», – диеп чыгып чапты. Юл буе үз-үзен тынычландырып: «Юк, бу әбиләр ырымы гына, Гөлшаһидәм көтә. Көн аралаш нинди хатлар яза бит. Чикләвек кенә араны бозмас», – дип яхшылыкка гына юрарга тырыша. Ләкин эчтә ниндидер шайтан җанны  уйната. Шуңа да Шакирҗан, басу капкасын килеп кергәч тә, иң элек арт урамга – Гөлшаһидәләргә юл тотты. Капка келәсен ачып керүгә, кабаланып Гөлшаһидәнең әнисе килеп чыкты. Шакирҗанны күреп, елап ук җибәрде: «И балам, әрәмнәр генә булды бит. Өч көн элек күрше авыл егете урлады. Никах укыткач, кияү дигән кеше Себер якларына алып китте газиземне!»  

Шакирҗан басып торган урында җир убылган кебек булды, күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп коймага барып сөялде. Сүзсез генә басып торганнан соң, саубуллашмый да чыгып китте. Кара көеп әти-әнисе янына кайтып кергәндә, Әсма улының йөзенә карап, эшнең нәрсәдә икәнен чамалады. Улын кочаклап озак елады, юатыр сүз дә таба алмады. Шакирҗан әти-әнисе янында берничә сәгать булды да, җаны әрнүгә чыдый алмыйча, биштәрен тутырып, кабат юлга җыенды. Басу капкасын чыкканда эштән кайтучы авыл егетләренә саклый алмаган чикләвек кыйссасын сөйләп, авылдан мәңгелеккә чыгып китте. Кая барганын да аңламаган егет поездга утырып, үзе дә белмәгән тарафка юл тотты. Шул китүеннән Шакирҗан суга төшкәндәй югалды. Хәбәре дә, хаты да килмәде.  

...Еллар үтә, балаларын җитәкләп Сабан туена Гөлшаһидә кайтып төшә. Олыгайган моңсу күзләр авыл халкы арасыннан Шакирҗанны эзли. Яшьлек дусларыннан Шакирҗан турында сораштырса да, бер хәбәр ишетә алмый. Шакирҗанның әнисе генә килеп, кочаклап үкси-үкси елый. Гөлшаһидәнең балаларына озак кына карап тора да, яшьле күзләренә буылып: «Әй кызым, болар бит безнең оныклар булырга тиеш иде», – дип, балаларын сөеп, саубуллашып китеп бара. Гөлшаһидә белән Әсманың кочаклашып елашканнарын Зөһрә ерактан гына күзәтеп тора. Дустының бәхетен җимерүдә, күрше әбинең малаен югалтуда гаепле булганын аңлый иде. Шакир белән Гөлшаһидәнең мәхәббәтеннән көнләшә иде шул Зөһрә. Икесе дә чибәр, барлыкта яшиләр. Әллә аның бәхетле буласы килмиме? Шакирҗаннарның морҗаларыннан кабартма исе чыкканда, Зөһрә черек бәрәңге, кычыткан боламыгы ашый иде. Дустын күрше авылга озатып, күрше өйгә генә килен булып төшәсе килү иде дә кызның хыялы. Гөлшаһидәдән ким җирем юк, барыбер үземә каратам дип хыялланды.  

Гөлшаһидә авылга  кайткан саен, Шакирҗан әнисенең хәлен белми китмәде. Үзе сорамаса да: «Шакирҗаным суга төштеме икән әллә?» – диеп башлый иде сүзен карчык. Әсмабикә урын өстендә ятканда да өметен өзмәде. Ишек ачылган саен, Шакирҗаны килеп керер дип көтте. Көннәрдән бер көнне Әсманың ишеген ике кыз какты. Аларның нәрсә сөйләгәннәрен аңламаса да, үзенең оныклары икәненә төшенде. Шакирҗанның – Сашага әйләнгәнен, «Бабушка, отец умер» дигән сүзләрен аңлады карчык. 

Газиз баласын күреп бәхилләшә алмаса да, оныкларының кулларын кысып, соңгы сулышын алды. Ә Шакирҗанның тормышы бик аянычлы була. Донбасс якларына китеп урнаша, өйләнә. Ике кызын калдырып, яшьли шахта астында кала. Зөһрә дә гомер буе дустына кылган гөнаһысын уйлап саташа.  Кылган гөнаһысын гүргә алып китәсе килми, кунакка кайткан Гөлшаһидәне чакырып, яшьлек хатасын бәйнә-бәйнә сөйләп, йөрәгендә йөрткән йөген бушата. Дустыннан гафу үтенә, бәхиллек сорый. Гөлшаһидә тын да алмый тыңлый, күзеннән аккан яшьләрен генә тыя алмый. Дустына бер җавап та кайтармый. Бары тик әкрен генә: «Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый», – дип, күзләрен бер ноктага төбәп, ике-өч тапкыр кабатлый. 

Бүген кайчандыр сердәш булган ике дус утырып чәй эчә. Бер фетнә, ялган аркасында ничә бәхетсез гаилә? Ә Әсмабикәнең карап үстергән улын тере килеш югалтырга ни гаебе бар иде соң? Бар иде шул, бар иде. Әсмабикәнең дә яшьлек хатасы –  гомерлек йөрәк ярасына әйләнде. Ул да яшьли Хәбибулласын сөйгәненнән аерып, араларын бозып, үзенә каратты. 

Кичке уенда Хәбибулла сөйгәненең ничек үрсәләнеп елаганын күреп, мыскыллап кына көлде.  Бердән-бер көнне аның күз яшьләре  якамнан килеп тотар дип уйламады.  

Гәүһәрия Вәлиуллина-Зарипова. 

Лаеш. Кече Елга. 

(Кайбер сәбәпләр аркасында авылдашларымның исемнәре үзгәртелде.) 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый елый укыдым

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кешенен эрнеп елаган куз яше,рэнжеше тошэ дилэр шул.Аллам сакласын.Кончелек аркасында бер берсен озелеп сойгэн купме яшь парларнын тормышлары жимерелэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик аяныч хикэя, кеше бэхетен жимереп, Бэхетле булып булмый шул

        Хәзер укыйлар