Күңелеңә җыйма
ӘБҮЗӘР
Кечкенә әбекәйнең бу хикәяте үзе турында булып чыкты. Ул да чибәр булган бит инде. Ул да вакыты җиткәч кияүгә чыккан бит инде. Ир дигән кешесе белән Сания (яшь вакыты бит әле – Сания дип кенә сөйләрбез) бик тә бәхетле булырга ниятләгән. Тиз-тиз генә бер малай белән бер кыз да табып куйган.
– Чибәр генә дә түгел, эшкә дә шәп идем мин. Алны белмим, ялны белмим. Ут борчасы кебек бөтереләм. Ун ел эчендә дүрт өй салып чыктык без. Беренчесен сазлык уртасында төн үткәнче өй рәвешенә керттек. Иртән өйне ишеп төшерергә килгән влач кешеләре, морҗадан төтен чыкканын күреп, борылып киттеләр. Казан тирәсендәге Нахальный бистәләр шулай пәйда булды. Казанга бер эләгеп алгач, икенче өйне арурак урынга салып куйдык, аннан Каравайга күчендек. Дүртенче өем – хөкүмәтнеке. Өченче өемне – шәп өй иде – ирем үлгәч, балаларга бүлеп бирдем. Хәзер озак еллар Дары заводында тырышып эшләгән өчен хөкүмәт биргән фатирымда картлыгымны кичерәм. Балаларым бу фатирыма да кызыга. Алып китеп карыйбыз, диләр. Әле мин үзем бүтәннәрне карарлык. Урынга калсам, килеп карарлар. Бирешмим әле. Үз өемдә – үз көнем. Шулай бит!
Әбүзәрем дә тырыш булды. Кулы эш белә иде. Тырыш кына түгел, мут та иде. Йөрде инде, йөрде... Мине белми дип уйлады. Ә мин белә идем. Йөрсә тагын! Аның каруы, бала төшереп, гөнаһлы булмадым. Марҗалар йөгерде абортка. Бер марҗасы өйгә дә килде әле. И килделәр болар парлашып бер ят ир белән. Имеш, иремнең дус, таныш ише кешеләре! Ирем дә сер бирми. Ә миңа нәрсә?! Һәрчак ризыгым пешкән, матур итеп табыным корылган, идән-сәкем юылган. Балаларым каралган. Йөгереп-йөгереп сыйладым боларны. Кунак ир белән Әбүзәр тәмәке тартырга чыгып киткәч, кунак марҗа сораштыра башлады: күптән яшибезме, балаларыбыз ничәү, үзем кайда эшлим... Ике балалы килеш Мактау тактасында торганымны белгәч, өйдәге тәртип-чисталыкны күргәч, марҗам гел минем якка авышты. Теле чишелде моның. «Прости, Сонечка, – ди. – Твой муж со мной гуляет. С его слов я представляла тебя неряхой, растрепой, лентяйкой, уродиной. А ты вон какая! Я теперь его на порог не пущу! Извини и прости меня. К вам я с братом пришла. На разведку. Вашу жизнь разрушать не хочу». «Не извиняйся», – дидем. Йөри дип кенә гаилә бозарга җыенган кеше юк әле монда. Әбүзәр хәзер болай да коерыгын кысачак. Кыстырам мин аны. Ирләр бит алар тиз бетерешә. Минем кулга каласы көн кебек. Калды инде, калды. Бик әйбәтләп карадым мин аны. Бәхиллегемне бик сорады. «Әй картым, бер рәнҗешем дә юк, – дидем. Гел мине генә кочаклап яткан булсаң, күпме җан кыелган булыр иде. Болай вөҗданым чиста», – дидем. Яратадыр идем шул чукынмышны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Мин генэ анлап бетермимме сон???Ничек инде иренне башкалар бн булешеп була??аннан сон анын бн ничек бер постельга ятып йокларга кирэк???Маржалар имеш бала алдырган.....
0
0
0
0
Ә нишләргә соң? Аерылыргамы? Өйдә тавыш чыгармаса,күп хатын-кыз гафу итә инде,тыштан булса да.Йөрәгендә ниләр дулаганын үзе генә белә.Элек шулайрак иде,хәзер бик түзеп тормыйлар,шуңа күп гаиләләр таркала.
0
0
0
0
Бердә аптырыйсы юк,сеиьяны саклар балаларны ятим итмәс өчен,йөргән сөяркәләре белән мунчага кадәр ягып кереткәннәр
0
0
0
0
Язмадагы Сания үзе теләгән иренең башка хатын-кызлар белән интим мөнәсәбәтләргә керүен. Аңа шулай җайлы булган. Ни өчен дигәндә, ул авыр хезмәттә эшләгән, шуның өстенә торгынлык чорының "карательная гинекология" галәмәтләре белән танышкан булырга тиеш. Андый җәзалардан соң аның аңында җенси тормыштан качу теләге туган. Шуңа күрә көндәшләре булуына шатланмаса да, иренең хыянәтләрен бәладан котылу юлы дип караган. СССР чорында йөккә узудан нинди саклану чарасы булсын, күп очракта аборт бердән-бер юл булган. Ничек булдыра алган - шулай яшәгән инде җайлашып заманга.
0
0
0
0
Милэушэ фикере бн килешэм.Кешегэ гомер ике тапкыр бирелсэ,эйе,берсен тузеп ,бэтенесен йотып та яшэргэ була.Ничек инде ул,иргэ бэтен рэхэт,хатын тузэргэ тиеш.Ир хатынын яратып,анлап,хэрмэт итеп яшэсэ,хатынын абортка барырлык итмэс иде.
0
0