Хәтернең дә үз исе, үз төсе бар шул. Командировкада йөргәндә авылларда борыныма төтен исе килеп керсә, утын әрдәнәсе күрсәм, әллә ниләр искә төшә башлый. Кышкы салкын төннәр, ялгыз хатынның утынсызлыкка интегеп бала үстерүләре – үзе бер китап язарлык.
Әнкәемнең колхоздан, урман хуҗалыгыннан кышка утын сорап йөрүләре әле дә исемдә. Ышандырып, өметләндереп куялар, әлбәттә. Җитәкче нидер вәгъдә итсә, төп эшеңнән тыш аның мең гозерен үтисең, тыңлыйсың, ни кушсалар шуны эшлисең инде, билгеле. Шулай тиеш. Бигрәк тә шул җитәкчеләргә йомышың төшсә. Хәзер башкачамы әллә?
Ә көн суына тора, җиргә туң төшә, кар ята. Өмет дигәнең үз җылысын югалтып уч төбеңдә бөрешеп бетә. Ул башта гына, ышанычың зур булганда гына, мамык шәл кебек рәхәт, иркәләп, канатландырып тора. Лапастагы әрдәнәләрнең төбенә җиткәч, черек корылмалар сүтелеп, ягылып бетә башлагач, өметнең дә җылысы кими шул.
Менә шунда капка төбенә әллә кайчан вәгъдә ителгән утын агачын тартып олы «гусеничный» трактор килеп туктый. Өйгә бәйрәм төсмере керә! Аңа ияреп май, тәмәке, спирт һәм тагын әллә нинди ят исләр килгән, әзмәвердәй олы гәүдәле абзыйлар кереп утыра. Утын китергән кешене хөрмәт күрсәтеп сыйларга кирәк.
Әле урамга чыгып караган кеше юк. Анда вәгъдә ителгән каен урынына юеш усак кайтарганнарын белми әле әнкәй. «Саваплы» абзыйларны көйли, чәен сала, алар өчен генә саклап тоткан «мәен» тапшыра. «Монысын чыгып эчегез ярыймы, балалар алдында килешмәс. Хатыннарыгыз ачуланмасын», – дип, әзерләп куйган өч бөртек акчасын да бирә. Анысын алганы ала, алмаганы юк.
Утынын күргәч, әнкәй, өстенә дә рәтләп кияргә онытып, яулыгын да юл уңае гына башына чөеп идарәгә чаба.
– Каен кайтартам дидең бит, Фәлән абый. Ведомостьта каен иде бит. Нигә шулай мыскыл итәсез?! – дип, булмаган дөреслекне юллап интегә бичара әнкәй.
Ике, өч көн эчендә теге каенның да кемгә кайтуы билгеле була. Авыл бит. Әнкәйнең төннәрен елаганы әле дә колагымда. Кайвакыт янына чыгып утырып чәченнән сыйпый идем. Мәктәптә укый башлагач, татарча җырлар өйрәнеп, әнкәйне җырлап «юата» идем. Үземчә юана дип ышанганмындыр инде. Ул да минем борчылганны күреп, тизрәк күз яшьләрен сөрткәндер, шуңа «кызым, теге яңа җырны, «Әнкәмнең догалары»н җырла әле, дип әйткән булгандыр. Яки «Су буенда учак яңа», «Талларым» дигән җырларны җырлый идем. Тагын бик яратып «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Сарман буйлары», «Бөрлегән» дигән җырларны җырлый идем. Мәктәптә «Әниемә» дигән җырны өйрәнеп кайткач гел сөендем, рәсемнәр ясап, гел әнкәйгә атап җырлый идем. Үземнең тавыш та юк, көйләрен дә туры китерүем чамалы гына булгандыр, әмма әнкәй яратып тыңлый бит, иң мөһиме шул.
Утын әрдәнәләрен күргән саен шушы җырлар һәм әнкәйнең калун балта тотып утын ярганы, ике куллы пычкының бер башына мине – «үскән» кызын бастырып утын кискәне искә төшә. Хатирәләргә озаграк бирелеп утырсаң, чыра телгән вакытлар да күз алдына килә. Каен тузы җыеп киптереп куя идек. Ул мич ягулар хәзер дә төшемә керә. Бигрәк тә аны вакытында томалау мөһим иде, шул үзәгемә дә үткән, ахрысы. Төшемдә йә томаларга онытам, йә, киресенчә, артык иртә томалыйм.
Сугыш чоры баласы, ханнар заманында туган кеше түгел мин. Бу хәлләр күптән түгел генә булды. Күз яшьләре дә кипмәгән, теге юеш усак төтене таралып өлгермәгән, исе онытылмаган әле. Шуңа аптырыйм. Кайчан рәхәткә чыгып өлгердек икән?! Дөнья шулай тиз үзгәрәме дип уйга калам. Күзләренә тутырып карыйсым килгән абзыйлар да үзгәрде микән? Үзгәргәннәрдер, әлбәттә. Һич югы, шактый гына олы яшькә җиткәннәрдер, чигәләренә чал кунгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
әлбәттә үзгәргән алар, мулла да булганнардыр әле
0
0
1
0
Ирсез этисез,абый энесе булмаган энилэргэ бик авыр булды,энэйнен эзгэлэнгэнен узе белде дэ,без 5баласы белдекул салам китеру дисенме,3цетнер салам язалар,анын урынына,2-3кэрзинкэ салам кайта,автор язганча сыйлау шулай УК,бэгеребезгэ тэште этисезлек.Э Хэзер ялгызлык газабы,ирсезлек,мине тол,балалар этисез калды.Бер Аллахым узен ташлама
0
0
0
0
Мәчетләргә йөриләрдер ул абзыйлар хәзер, мулла булып
0
0
0
0
Узгэргэннэрдер..мэчетнен тур башында утырып, ашаганыгыз хэлэлме?-дип, хэер-сэдака менэ шушындый мондый кулэмдэ булырга тиеш!-дип утыралардыр..
0
0