«Сиңа бала табарга ярамый», – диделәр. Ә ул бер-бер артлы биш бала алып кайтты.
Ул унсигез яшен хастаханә койкасында каршылады. Клиник үлем кичерде. Үлеп беткәч, яңадан тормышка әйләнеп кайтты. Андый кешеләрне сәер була, диләр. Ә бәлкем, алар азга гына мәңгелеккә күчеп, фани дөньяның кыйммәтләрен өр-яңабаштан бәяли торганнардыр. Кем белә, бәлкем, Хак Тәгалә аларны җир йөзенә шәфкатьлелек иңдерер, йә булмаса, бер кеше эшли алмаганны эшләр өчен кайтарадыр, үзгә бер хис-тоемлау бирәдер. Карап торуга, ул да әнә бөтенләй икенче. Кем инде «сиңа бала табарга ярамый, йөрәгеңне сакла...» дип, табибларның кат-кат кисәтүенә дә карамастан, бер-бер артлы биш бала алып кайтсын?! Алай гына да түгел, бүген-иртәгә паралич сугу ихтималы белән яшәгән кешенең үз борчуы гына җитмәгән, башкалар хәсрәтен хәсрәтләп йөрергә хәленнән килсен?! Гаҗәпләндерә андый кешеләр... Һәм күпләребез аларны аңламый да: тормышка мөнәсәбәтләрен, бик катлаулы мәсьәләне дә гап-гади итеп аңлата белүләрен... Ник димәктән, аның асылында үрелеп буй җитмәс мәхәббәт – кешеләргә мәхәббәт һәм гаҗәеп тыйнаклык ята. Аннары – бәйсезлек. Беренче карашка, башаяк белән гаилә мәшәкатьләренә чумган ананың мөстәкыйльлек-бәйсезлек турында сүз йөртүе кызык та шикелле. Кая инде ул биш бала белән бәйсез булулар. Тик бу ханымның һәр вакыйгага, һәр күренешкә үз карашы, үз аңлатмасы, үз фикере. Аның белән бәхәскә керүе дә файдасыз. Чөнки ул барыбер үз фикерендә кала, чөнки ул тормышны китаптан укып кына белми. Ул үзе аның эчендә кайный.
Беренче баладан соң якыннары аңа: «Башка тапмыйсың!» – диделәр. Ә ул, бернигә карамый, тапты. «Ирсез нишләрсең?» – дип, иреннән китмәскә үгетләделәр. Ә ул китте, үзенчә итте. «Миңа эчкече ир кирәкми. Миңа балалар үстерергә кирәк», – диде. Һәм бөтен көчен нәниләрен аякка бастыруга куйды.
Авырлыктан сынып-сыгылып, хатын тәрбиясенә күчә барган ирләр, ачудан битәр, кызгану хисе тудыра. Булдыклы дигәнебез дә инде хәзер ир түгел, хатын-кыз. Бүген гаиләне хатын-кыз алып бара, баштан аның сүзе йөри дисәк, ирләр гаепләмәс. Чыны шулай бит. Гаиләдә гарип бала туса да, ниндидер бер авырлык килеп чыкса да, өйдән хатын-кыз түгел, кыенлыктан җебеп төшкән ир чыгып кача. Шуңа да мондый хәлгә төшкән хатын-кызларыбыз: «Читлектәге кош сайрамый», дип, үзләре дә ир белән яшәүдән баш тарта.
Комментарийлар
0
0
Бөтен ир-атларны да бер калыпка салу дөрес түгел, бик күп бит уңай мисаллар. Андыйларны да күрә белергә кирәк, югыйсә мәкал*дәгечә "Тиле - тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә" дип җәмгыят*тә әти кешенең роле мөһимлеген бөтенләйгә югалтуыбыз ихтимал.
0
0
0
0
Исерек ирдэн биш бала алып кайту узе ук жавапсызлык.... Эттэн - эт туа, беттэн - бет туа. Узен чирле була торып биш бала алып каиту шулай ук жавапсызлык. Ата - анасы йогерэ тогандыр инде. Бу ханымга ходай гомер бирсен !
0
0
0
0
Бернигэ дэ карамый... Исеме дорес язманын. Исерек ир, исэнлек фэлэн кадэр,. Бу батырлык тугел инде, э Жавапсызлык.Ничэ балага тэрбия бирергэ кочен житэ, доньяга шулкадэр бала табырга инде. Хэллерэк гаилэлэрдэ куп дигэндэ ике бала. Э хаерченен байлыгы бала диеп бердэ юкка эйтмилэр!
0
0
0
0
Гамәлләр кылганда ахырын уйлап бетермәү....
0
0