Логотип
Күңелеңә җыйма

Беренче мәхәббәтем

Кечкенәдән мин гел кызлар белән үстем. Урамы­бызда малай әсәре булма­гач, нишләмәк кирәк. Читкә әти-әни җибәрмәде. Апам да булгач, аңа тагылдым да йөрдем. Безнең урамда аның дус кызлары күп иде шул. Миннән тәмам кыз ясадылар алар. Кем арбасына утыр­саң, шуның җырын җырлар­сың, диләр бит. Тора-бара, мәктәптә укый башлагач, миңа бигрәк тә кыен булды, һәрвакыт көлделәр, кимсеттеләр. Читкә кактылар. Туй­дым! Мәктәпне ташлап китәселәрем килде. Укыту­чылары да: “Бу бала киләчәктә нишләр? Казан­нарга киткәч, бәреп үте­рерләр инде моны”, — диеп, үзара гайбәт сатышканнар. Әлеге сүзләр, хурлаулар нәни чактан бәгыремә ук бу­лып кадалып калды. Менә бүген дә шул хәлләр исемә төшеп, бөтен яшәвемнең мәгънәсен юкка чыгара. Го­рурлыгымны кимсетә.

Мәктәп еллары! Никадәрле генә ямьсез, шык­сыз булып исемә төшсә дә, ул еллар бит минем йөрә­гемдә мәхәббәт уятты. Сиге­зенчедәме икән, тугызынчы сыйныфтамы күңелемне әл­лә нинди хисләр биләп алды. Бер кызга күзем төште. Нидән, ничек, хәтерләмим. Ул миннән бер яшькә олы иде. Аңа гашыйк булуымны тоя башлагач та авыруга са­быштым. Уемда гел ул. Үз- үземне белештермим. Аның каршыма килүеннән миңа бер рәхәт, бер күтәрә алмас­лык авыр була иде. Йөрәк ти­бешемнең ешаюын сизәм. Сулыш кысылуын тоям. Бу ни бу? Нинди хисләр талкый ми­не? Чыннан да авырый идем. Аның гәүдәсе, күзләре, чәчләре, елмаюы шашынды­ра, тилертә иде. Миңа ул ошый иде. Алай гынамы соң, ярата идем бит, өзелеп ярата идем. Түзә алмадым, бу сер­ле сөюемне башкаларга сөйләдем. Көлгәннәрдер. Ләкин минем уем анда түгел иде шул. Үзенә бу хакта әйтергә базмадым. Курык­тым. Оялдым.
Беркөнне башка егет белән култыклашып урам әйләнгәнен күргәч, яндым, көйдем. Өйгә кайткач йоклый алмый яттым. Үз-үземне битәрләдем, җанымны кый­надым. Артык юаш, йомшак булуыма үземне сүктем. Хисләремне аңа әйтергә көч сорадым.
Кич белән клубта якын бер иптәшем, миңа яхшылык эшләү ниятеннән, безне ка­выштырасы килеп, башкалар мәш килеп биегән арада, аны култыклап минем янга алып килгәнен күрдем. Миңа шул җитә калды, урынымнан си­кереп торып, ничек урамга атылганымны да сизмәдем. Бу вакытта ул әле минем хисләремне белми иде, ап­тырап калгандыр, билгеле. Мин исә урамга чыгып, нишләргә белмәдем. Кеше күзеннән оялдым, кызардым. Әгәр дә чыгып, китмәгән бул­сам, “мин сине яратам бит, яратам, Ләйсән!” дип әй­тергә идеме? Әйтәмме соң! Юк, булмый ул миннән, җөрьәт итмим. Телем тотлы­га, бөтен гәүдәм дер-дер килә. Оялам, оялам шул мин.
Кире клубка кердем, читтән генә аны күзәтәм. Иптәшем яныма килеп: “Их, син! Нигә чыгып киттең инде? Бар да яхшы була иде бит”, — дип, үкенүен белдерде. Ыша­нам. Әйе, ул миннән шактый олы яшьтә. Кызлар белән ур­так тел табуда да аның тәҗрибәсе бар иде. Нишлә­мәк кирәк, мин читтән генә күзәтеп тору белән килеш­тем. Бары читтән генә ша­шып, тилереп яраттым.
Ул сизгән! Минем саф мәхәббәтемне белгән. Әлеге хәл мәктәптә булды. Класста берүзем Яңа елга стена газе­тасы чыгарып ята идем, берәү куркыныч итеп ишектән атылып керде. Ба­шымны күтәрдем. Йөрәгем “жу” итеп китте. Тыным кы­сылды, кулларым калтырады. Аның серле күзләре, нурлы йөзе, кызыл нечкә иреннәре никтер ачулы, ярсулы иде. “Син мине хур иттең! Нигә ке­шегә теләсә нәрсә сөйләп йөрисең?! Башка бу галә­мәтләреңне күрмим!” — диде, кычкыра-кычкыра. Тавышка күрше бүлмәдән иптәш кызы йөгереп керде. Аны тыныч­ландырырга тырышты. Чы­гып киткәндә: “Болар барысы да сер булып калсын. Син Ләйсәнне сер итеп кенә ярат, яме”, — диде. Миңа әлеге сүзләр шундый авыр тоелды.
Аңламады ул. Минем саф, керсез мәхәббәтемне аңла­мады. Җирәнде, хурланды ул, хисләремә төкереп кенә карады. Мин үземә урын табалмадым, калтырандым, кызардым. Башкаларга әй­түемә үкенеп туя алмадым.
Бу вакыйгадан соң ул миннән мыскыллап көлү ягын гына эзләде. Җае чыкканда, авыр-авыр сүзләр әйтеп ким­сетте, җанны телде. Ашардай булып карый иде. “Клубка чы­гарга да оялам хәзер. Кешегә ничек күреним?” дигән сүзләре дә ишетелде. Болар барысы да минем йөрәгемә җәрәхәт уйдылар. Яшисем килмәде. Ни өчен? Мин бит аңа кешегә хур булып күре­нерлек начарлык эшләмә­дем...

...Ул вакытлар узды инде, узды. Беренче мәхәббәтем дип санаган Ләйсән белән дә күптәннән дуслар без. Дус­лар гына!
Шәһәргә киткәч тә, мин ялгыз булмадым. Очрашып йөргән кызым да бар. Тик шу­ны гына аңлый алмыйм, ни өчен күңел үткәннәрне еш исенә төшерә соң? Минем әле беренче мәхәббәтемне яраткан кебек яратканым, аңа охшаган бер генә кызны да очратканым булмады. Шуңадыр, күрәсең.

Айназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэнья шундый инде ул,кыз чагында эрсезлэр кыюлар ошый,яши башлагач искэ тэшэ,лэкин Эш узган була

    Хәзер укыйлар