Логотип
Күңелеңә җыйма

Беренче мәхәббәтең белән кабат очрашма икән...

Мәхәббәтне дөньядагы иң матур хис диләр. Белмим... Мин инде моңа хәзер ышанмыйм. Ул – сине алдаучан хис. Алай гына да түгел, ул сине газапларга туган хис. Көне-төне, тәүлек буе – бер минут түгел, бер мизгелгә дә туктамыйча... Яшәүнең ямен ала, суларга һава калдырмый. Ул синең бөтен тормышыңны боза ала.

Беренче мәхәббәт дип аһ иткән кеше түгел идем мин.


Берничә ел элек бик якын дус кызым белән шундый хәл булды: очраклы рәвештә генә беренче мәхәббәтен очратты да, башын тәмам җуйды. Гаиләсе, ире, балалары барын да онытты. Очраштыкмы, бөтен сүзе шуның турында гына иде. Мин башта моңа алай игътибар итмәдем, берничә тапкыр күрешерләр дә, үткәннәрне искә алырлар, аннан барысы да иске эзгә төшәр дип уйладым. Ә берсендә ул: «Мин китәргә уйладым... Әле аерылышырга заявление бирмәдем. Башта иремә әйтәм, аннары гына бирәм», – дип шаккаттырды. Минем аптырап, ни әйтергә белми карап торуымны күреп:
– Мин аңардан башка яши алмыйм... – диде. 

Без ул көнне үпкәләшеп аерылыштык. Ул – мине, мин аны аңламадым. Бик нык ачуландым үзен, ул моны, билгеле, яратмады инде. 
Гаиләсеннән китүен дә кеше аша гына ишеттем. 
Озак та тормады яңа хәбәр килеп иреште: беренче мәхәббәте, әйберләрен җыеп, кире үз хатыны, балалары янына кайтып киткән. Ә дус кызым кеше фатирында берүзе калган – әкияттәге ярык тагарак янында калган кебек. Ире, билгеле инде, аны кире кертмәгән. Балалар белән дә очраштырмый,, диделәр.

Шулай килеп чыгуына мин ул чакта бары тик аны гаепләдем. Бер тапкыр шалтыратып хәтта хәлен дә белмәдем. Ә Аллаһы Тәгалә миңа: «Менә үзеңне шул хәлгә куям әле – син нишләрсең икән?» – диде ахрысы. 

Минем дә бар иде ул беренче мәхәббәтем. Классташым иде ул минем. шундый әйбәт, акыллы, тыныч кына егет.  Иң беренче кулымны тоткан, мине сак кына кочагына кыскан, үзе дә каушап кына иреннәремә кагылган кеше иде ул. Аны уйлап узган йокысыз төннәр аз булмады... Мәктәпне тәмамлауга, аны армиягә алдылар. Ә мин укырга китеп бардым. Хатлар алышып тордык. Әмма соңгы ярты елда хатлары бик сирәк килде. Шундый кыска, шундый коры иде алар. Ни уйларга белми еладым да еладым. 

Солдаттан ул бер кыз белән кайтып төште. Тегесе инде шактый зур корсаклы иде... Айрат яныма килде: «Гафу ит, шулай килеп чыгар дип уйламаган идем», – диде. 

Авыр булды инде, әмма нишли аласың – онытырга тырыштым. Укуга күмелдем, ә авылга сирәгрәк кайттым. Кайтсам да, клубка бер тапкыр да бармадым, кич чыкмадым. Айрат белән ялгыш кына очрашырбыз дип курка идем бугай. Әмма әни аша гел хәбәрләрен белеп тордым: читкә китмәгәннәр,  авылда калганнар. Күрше авылда урта мәктәп иде ул чакта безнең – шунда күченгәннәр, йорт салганнар... 

Әни исән булганда авылга кайтып йөрдем, әмма аны бер тапкыр да очратмадым. 
Бу хыянәтне кичергәннән соң, 7 ел узгач кына кияүгә чыктым. Гаиләм менә дигән – ирем бик әйбәт, кешелекле, тәртипле. Ике бала үстерәбез. Һәм бер ел элек мин шушы матур, бөтен тормышыбызны җимерә яздым. Үз кулларым белән! Нәкъ дус кызымның сценариесе белән. Бер үк язучы язганмыни! 

...Март айлары булгандыр әле, мәктәптә бергә укыган бер классташ кызым: «Быел очрашсак әйбәт булыр иде. Мәктәпне тәмамлаганга 25 ел була бит, бер тапкыр очрашу оештыра алганыбыз юк. Минем сеңелләр әнә 3 ел саен күрешәләр», – дип язды. 
Үзе үк шушы очрашуны оештырырга да алынды ул. Барыбызны да тапты, ватсапта бер чат төзеде, очрашуның көнен билгеләде... Безгә кайтып утырасы гына калды. 

Август аенда очраштык без. Сагынышкан булганбыздыр, күрәсең – бөтен класс килде. Минем беренче мәхәббәтемнән – Айраттан кала. Ул комбайнер булып эшли икән, көндез басудан китә алмыйм, кич белән генә киләм, дигән. 

Әмма очрашуның урта бер җирендә, спортзалның ишеге ачылып китте дә (табынны шунда көйләгәннәр иде), ишектән Айрат килеп керде. Әле укытучылар да кайтып китмәгән, безнең һәркайсыбыз басып, үзе турында сөйләгән мәл иде. 
Айрат керде дә бөтен залны тутырды. Озын буйлы, тыгыз гәүдәле, кычкырып сөйли, рәхәтләнеп көлә... Чын ир-ат инде, көчле, ышанычлы... Үзеннән тир исе, кояш исе, тузан исе килә. 

Бер кочак кыр чәчәкләре җыйган. 
– Кызлар, бу сезгә! – дип аны шунда ук өстәлгә куйды. 
– Мин бер минутка гына кердем. Килмичә түзеп булмады... Кичкә көтегез – иртәрәк кайтырга тырышам бүген. Барыгызны да шундый сагындым! – диде ул. 
«Барыгызны да шундый сагындым!» дигән сүзләрне миңа карап әйтте ул. Әллә шулай тоелды гынамы? Аяк астында җир шуышкан кебек булды... 

Кич белән килеп җитте ул. Юынган, кырынган, ап-ак күлмәк кигән. Шундый чибәр! 
Башымны җуйдым шул... Ул да җуйды. Бөтен нәрсә турында оныттык. Минем гаиләм, ирем, ике балам, эшем барлыгын. Аның да гаиләсе, өч баласы, хатыны, эше барлыгын. 

Бер-беребезгә шалтыру өчен булмаган мөмкинлекне дә табабыз, ял көннәре җиттеме, өйдән чыгып китү өчен бер сәбәп уйлап чыгарабыз да, очрашырга ашыгабыз. Әйтерсең лә 17-18 яшьлек чакка кире әйләнеп кайттык, әйтерсең лә аның хыянәте булмаган – арада безне аерган еллар ятмый. Башны гына түгел, гаиләләребезне дә җуя яздык без. Аздан гына шул чиккә барып җитмәдек. 

Яз башында Айрат очрашуга килмәде. Күпме генә шалтыратсам да, трубканы да алмады. Кайчак ала алмаса, соңрак элемтәгә чыга иде – бу юлы югалды. Аның белән берәр нәрсә булгандыр дип, акылымнан шаша яздым. Кулымнан эш төште, күземдә яшь кенә. Әле бит моны беркемгә күрсәтергә дә ярамый. 

Хатынының телефон номеры бар иде миндә. Айратның телефонын тикшереп, безнең аралашканны белгәч, бер смс язган иде ул миңа. Башка чарам калмагач, мин аңа шалтыраттым. Ул шундук трубканы алды һәм мин исәнләшеп тә тормыйча:
– Айрат белән берәр нәрсә булдымы әллә? – дип сорадым. 
– Булмады, әмма синең белән тагын бер очрашса, булачак! Балаларны алам да, әниләргә кайтып китәм! Үзе ничек тели, шулай яшәр аннары! – диде ул. 

Мин аның сүзләрен ишетмәдем дә. Димәк, Айрат исән, аңа берни булмаган, дип куандым гына. 
Авылга барыбер кайттым, Айрат белән барыбер очраштым мин. Миңа аны күрергә кирәк иде! 
Ул үзен бик салкын тотты.
– Башка очрашулар эзләмә! Минем хатыным, балаларым бар – аларны яратам. Ә сине яратмыйм, беркайчан яратмадым да. Балачакны искә төшерү генә булды бу... Искә төшердек, инде булды, җитте, – диде ул.  
Башка шалтыратма да, очрашулар да эзләмә – безнең гаиләгә кысылма, дип бик каты әйтте. 

Соңгы очрашудан соң инде берничә ай узды. Ә мин һаман тынычлана алмыйм әле. Онытырга кирәк икәнен дә, безнең ул чактагы мөнәсәбәтләрнең бернәрсәгә китерә алмаячагын да хәзер инде аңлыйм. Акылым белән аңлыйм, тик йөрәк кенә тыңламый. Никләр генә шул классташлар очрашуына кайттым икән дип үкенәм. 25 ел күрми яшәдем бит үзләрен, тагын яшәгән булыр идем. 

Ирем сизенә бугай, әмма ачыктан-ачык әйткәне юк. Мин аңа шулкадәр рәхмәтле моның өчен. Гомерлек сабакны алдым инде, башка болай ялгышмам дип өметләнәм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар