Борынгы грек фәлсәфәчесе Протагор дөнья буйлап гизгәндә фарсы падишаһы Дарий сараена килеп эләгә.
Бик җайсыз вакытка туры килә ул. Падишаһның яраткан хатыны үлеп киткән, шул хәсрәттән нишләргә белмичә, көне-төне кара кайгыда икән Дарий. Вәзирләре хәтта, моның кадәр кайгырудан падишаһыбызның башы китмәсә ярар иде, дип тә борчылалар икән.
Шунда Протагор гомер күрелмәгән кыюлык күрсәтә.
– Бөек падишаһ, – ди ул Дарийга, – миңа бер тылсымлы йоланы башкарыр өчен кирәк булган барлык әйберләрен бирсәң, хатыныңны терелтәм, – ди. Аның бу вәгъдәсе никадәр генә мәгънәсез булып тоелса да, кайгыдан зиһене томаланган падишаһ риза була, фәлсәфәче сораганның барысын да бирергә боера.
Протагор тылсымлы йоланы башкарырга керешә. Бераз вакыт узгач, кабат падишаһка мөрәҗәгать итә:
– Бик тиздән хатының тереләчәк. Моның өчен бары бер генә эш эшлисе калды. Шуны да башкарсак, хатының каршыңда басып торачак, – ди ул падишаһны тәмам инандырырлык итеп.
– Нинди эш ул? Син сораганның барысын да үтим, – ди Дарий.
– Хатыныңның табут капкачына Җир йөзендә беркайчан да кайгы-хәсрәт күрмәгән өч кешенең исемен язарга кирәк. Шуннан соң хатының тереләчәк, – ди аңа Протагор.
Меңләгән илче бер кайгысыз өч кешене эзләп дөньяның төрле кыйтгаларына тарала. Тик күпме генә эзләсәләр дә, андый кешене таба алмыйча, кире әйләнеп кайталар.
– И падишаһым, – ди Дарийга Протагор моңсу елмаеп. – Күрәсең бит, дөньяда һәркемнең нинди дә булса кайгысы бар. Кайгы-хәсрәт, югалту күрмәгән бер генә кеше дә юк икән бит. Син дә бу җирдә яшәгәч, кайгысыз гына була алмыйсың шул инде, килешергә генә кала.
Шуңа охшаш тагын бер кыйсса бар әле.
Төрек солтаны Сөләйман (матур әйберләр яратканга, аны Сөләйман Гүзәл (ягъни матур) дип йөртәләр) бик нык төшенкелеккә бирелә. Күзенә бернәрсә күренми, күңелен бернәрсә куандырмый башлый. Көчле депрессия кичерә. Сарай табиблары да дәвалап карый үзен, ләкин төшенкелектән чыгара алмыйлар. Көннән-көн сула солтан. Инде савыгырына өмет сүнде дигәндә, бер зирәк карт киңәш бирә:
– Сез аңа иң бәхетле кешенең җиләнен кидерегез. Шуннан соң савыга.
И тотыналар эзләргә җир йөзендәге иң бәхетле кешене. Байдан да сорыйлар: аның да зары күп. Ярлыдан да сорыйлар – ул да ничек көн итәргә белми азаплануын сөйли. Кыскасы, бер зары да булмаган бәхетле кешене таба алмый болар. Сарайга буш кул белән әйләнеп кайтырга туры килә.
Шулай кулларын асылындырып кайтып барганда берәүнең шаян җырын ишетеп алалар. Якынрак барып карсалар, бер ир сукага ат җигеп, җир сукалап йөри икән. Үзе җырлый, үзе елмая, ди. Бәхеттән күзләре янып тора ди үзенең.
И сөенгәннәр моны күреп сарай вәкиллләре. «Син бәхетле кешеме?» – дип сораганнар.
– Бик бәхетле, – дип елмайган ул. – Иген үстерер өчен менә шушы җирем бар. Җир сукаларга менә бу атым белән сукам бар. Мине яраткан гаиләм, балаларым бар. Берүзем басуда җырлый-җырлый рәхәтләнеп эшләп йөрим. Әлбәттә, бәхетле!
– Алай булгач, без нәкъ менә сине эзлибез икән. Солтаныбыз авырып китте. Аңа бәхетле кешенең җиләнен алып кайтып кидерергә кирәк. Әйдә, өеңә кайт та, безгә җиләнеңне биреп җибәр, – дигәннәр аңа.
Ләкин... сарай вәкилләре солтан Сөләйманга аның җиләнен тәки алып кайтып кидерә алмаганнар. Чөнки бик бәхетле кешенең җиләне булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк