Логотип
Күңелеңә җыйма

«Бала теләмәгән ирдән качарга кирәк!»

Матур гына төзелеп киткән гаиләбез җимерелә. Нишләргә миңа – сабыр итәргәме, аерылышыргамы? Зинһар, киңәш бирегез...

Матур гына төзелеп киткән гаиләбез җимерелә. Нишләргә миңа – сабыр итәргәме, аерылышыргамы? Зинһар, киңәш бирегез...

Айрат белән очрашуыбыз очраклы булды. Ул следователь, мин юридик белем алып йөрүче студент кыз. Без практика узар өчен, алар бүлеге белән хезмәттәшлек итәбез – төрле очракларда безне, булачак юристларны чакырып алалар, без шаһит ролен үтибез, «понятые» булып торабыз. 

Ул кичне тикшерүчеләр белән рейдка мин чыктым. Бер кешенең өендә обыск ясыйлар, мин кеше хокуклары бозылмавын күзәтәм, тәҗрибә туплыйм. Следователь егетне беренче күрүем иде. Яшь булуына карамастан, бөтен эшне тиз эшләвенә, җитезлегенә, төгәллегенә сокландым. Егет ошаса, аны яшереп булмый: эш барышында күзләребез еш очрашты. Соңыннан, эшне тәмамалап подъездга чыккач, Айрат мине өйгә кайтарып куячагын әйтте. Мин дежур машинага чыгып утырдым. Айдар да минем янга артка утырды. Юлда барганда кулын минем кул өстенә куйды. Мин кулымны тартып та алмадым. Тулай торакка кадәр шулай кайттык. Мин саубуллашып машинадан төшкәндә ул да чыкты, ишек төбенә кадәр озата барды. 

– Рәсми рәвештә танышсак та буладыр инде, – диде Айрат.
– Әйе, мин сезнең Айрат икәнегезне аңладым инде. Ә мин... – дип әйтмәкче идем, өлгермәдем. 
– Рәмзия Вәгыйзова, 4 нче курс студенты, – дип минем турында төзеп китте Айрат. – Кем икәнегезне мин дә белеп өлгердем. Күңелемә бигрәк ошадыгыз, Рәмзия. – Сезне очрашуга чакырсам ярыймы? – дип сорады. 

Мин гашыйк булып өлгергән идем инде. Хезмәт киеменнән, үзе чибәр... Сыйфатларын эш вакытында ук күргән идем, тәвәккәллеге, кыюлыгы да ошады. Мин берсүзсез риза булдым. 

Ике ай очрашып йөргәннән соң Айрат миңа тәкъдим ясады. Дүртенче курста булуыма карамастан әти-әнием дә каршы килмәде. Алар янына сирәк кайта идем, Самара өлкәсеннән Казанга килеп укып йөргәч, еш кайту турында уйлаган да булмады. Айратны алар бер генә күрделәр. Сөйкемле, ягымлы егетне минем кебек бер күрүдә ошатсалар да, следователь булып эшләве әнине борчылдырды. «Кызым, өйгә дә кайтып кермәс, табиблар кебек бит аларның эше, көне дә юк, төне дә юк», – диде. Гашыйк кеше өчен киртәме соң бу?! Мин әнине тынычландырдым. Минем дә әле алда чыгарылыш елым, диплом эшләре, дәүләт имтиханнары көтә, икебезнең дә эш күп булачак, дидем.

 Ике ел яшәгәннән соң, мин бүген аерылышу чигендә. ЗАГС хезмәтенә документларны тапшырдык, безгә уйларга өч ай вакыт бирделәр. Ике ае узды инде. Әни уйлап кара, ди, ашыкма, ди. Ләкин мин үзгәрешләр күрмим. Булмас та инде алар...

Никахны егет ягында укыттык, туйны диңгез буенда уздырдык. Яшь гаилә тормышын Айратның эшеннән биргән бер бүлмәле фатирында башладык. Студент булганда минем өчен бар да дөрес кебек иде. Айрат эштән соң кайта, кайвакыт мин йоклаган да булам инде. Студент булгач, бәлки, кимсенеп тә яшәгәнмендер. Ә менә кулга диплом алып эшкә урнашкач, күзләрем ачылды. Безнең тормыш бигрәк төссез, бертөрле тоелды. Бернинди алга барыш юк. Айратка эшеннән башка берни кирәкми. Туганнары, энеләре белән аралашмый. Башка туганнары да күп шәһәрдә. Безне чакырмыйлар, ди. Чакырганнарына да бармый барыбер. Аның өчен эше генә бар. Калган вакытын диванда ятып уздыра, йоклый, бетмәс детектив кинолары карый. 

Авылына да сирәк кайта. Мин аннан аерым да кайтып, әти-әнисенең хәлен белеп, кунакка кайтып киләм. Аларны да кызганам. Улым, зуррак фатир алыгыз, ярдәм итәрбез, дип әйтәләр. Айратка берни кирәкми, шушы җитә миңа, дип кенә җавап бирә. Әнә шул «миңа» сүзе бераз айнытты да инде мине. Димәк, ул үзен генә уйлый, үз тормышын гына кайгырта. Миңа эшләмәскә куша. Иң күңелсезе – бала кирәкми аңа. Бала тормышны чикли, минем бала үстерәсем килми, эшем мөһимрәк дип аклана. Гафу итегез, ләкин мин баласыз ничек яшим? Миңа бала кирәк! Мин бу тормышка риза түгел. Баласыз нинди гаилә булсын инде? Кемдер баланы таба алмый, ә минем ирем бала теләми. «Бала теләмәгән ирдән качарга кирәк!»  – ди дустым да. Ул үзе ике бала әнисе инде.
Менә шулай киләчәге турында уйламаган, бүгенге көне белән генә яши торган ир белән яшәргә кирәкме миңа? Эшендә бер дигән белгеч ул. Ләкин гаилә кешесе түгел. Аерылышу турында сүз чыккач та бернинди компромисска килергә теләмәде. Шулай булгач, сабыр итүдән дә нинди файда бар? Аны барыбер үзгәртеп булмый. Бәлки, ул мине яратмыйдыр да. 

Уйларга бер ай вакытыбыз калып бара. Аннары безне рәсми рәвештә аерачаклар. Бәлки, мин дөрес эшләмимдер... Ләкин нәрсә хакына киләчәге булмаган тормышыбызны саклап калырга соң? Кияүдән кайткан кыз булуы да хурлык. Үземә генә түгел, әти-әниләргә дә кыен булачак, аларга да тап төшерәм бит мин. 

Исемемне үзгәрттем, тануларын теләмим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аерыл. Исерек ирне айнытырга була, баланы кэчлэп тага алмассын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшь чакта тавакалла, аерыл, кияуга да чыгырсын, балаларын да булыр, вакыт бик тиз гена ута да кита ул, сонлама.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин озак еллар ирем аркасында бала таба алмадым. Ә бала - хатын-кыз өчен яшәү мәгънәсе ул. Әти-әниемә оят, дип, аерылмадым. Без башка вакытта туып үстек шул. Син яшь әле. Тәвәкәллә, аерыл. Ә ирең үкенәчәк әле!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сабыр ит, эле аерылып кына кем көтеп тора. Тагын нинди кеше элэгэ шуныда уйларга кирэк.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Исерекне айнытып булмый шул...

            Хәзер укыйлар