– 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
– 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме?
Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
48 яшемдә балага уздым. Уйламаганда. Инде картлыкка таба атлый башлар вакыт җиткәндер дип йөргәндә. Улыма 24 яшь, кызыма – 18. Югыйсә, бала тапкан да хатын бит, ә авырга узганымны аңламаганмын. Ырудан аерылам икән дип уйлап йөрдем. Бик каты күңелем болгана башлагач, үт куыгым дөрес эшләмидер дип УЗИ ясатырга бардым. Табиб хатын-кыз иде. Аңа зарымны сөйли-сөйли кушеткага яттым. «Бәби үсеп ятмыйдыр бит?» – диде. Икебез дә көлешеп алдык. Соңгы 6–7 елда сакланган да юк иде. Бу яшьтә балага узу ихтималы юк дип уйладым. Үт куыгым да, башка органнарым да сәгать кебек эшли. «Аналыкны карап карамыйбызмы соң?» – диде табиб. «Әйдәгез соң, ике еллап күренгәнем юк. Бер-бер нәрсә үсеп ятмасын», – дидем. Әмма бала турында юри дә уйламадым.
Карый башлауга ук табиб: «Ә бит сез чынлап та авырлы», – диде. Ышанмадым. Тагын бер кат карарга куштым.«Озаклап карап утырудан мәгънә юк. Сезнең 11 атналык көмәнегез бар», – диде. Кушеткадан кузгалып китә алмый яттым. Көләргә дә белмим, еларга да. Ничек бу хәбәрне оялмыйча иремә әйтергә инде дигән уй башымнан китмәде. Әмма шул мизгелдә бик нык бәби сөясем, бала имезәсем килде. Мин хәтта бала кочаклап утыруымны күз алдыма китердем. «Нишләргә уйлыйсыз?»– дип сорады табиб.
– Ирем белән сөйләшәм әле.
– Мин булсам табар идем. Без бик бәхетле гомер кичергән ханымга охшагансыз. Нигә әле ул бәхетне арттырмаска?!
Өй янына кайтып туктагач та, машинадан чыкмый озак утырдым. Ике баланы да эш арасында үстердек. Яшь вакытта кирәк, кирәк дип яшисең бит ул. Беренче улыбызны тапканда тулай торакта яши идек. Кызыбызны инде ике бүлмәле фатирга алып кайттык. Озаклап бәби ялында утырырга вакыт булмады. Банкта бүлек башлыгы булып яңа билгеләнгән идем. Тизрәк эшкә чыгасым килде. Карьерага кызыктым.
Чаба-чаба яшәп, балаларның үсеп җиткәнен дә сизми калганбыз. Соңыннан бала табу турында уйламадык та. Әмма йөрәк түрендә тагын бер бала табу хыялы яши иде. Хәер, ул бөтен хатын-кызда да була бугай. Иптәш кызларым да табар идем, әмма инде вакыт узды, дип еш сөйлиләр иде. Ә бит ул бала дөньяга килсә, бары назга һәм мәхәббәткә генә күмелеп яшәячәк. Ирем белән икебез дә дәрәҗәле эштә эшлибез. Барлыкта яшибез...
Ирем бу хәбәрне ишетүгә сүзсез калды. «Ә нигә әле, әнисе, безгә яшь әни белән яшь әти булмаска?» – диде ул. Миңа шул сүз генә кирәк иде. Иремне кочаклап алдым. Аннан нәкъ шушы сүзләрне көткән идем. Балаларга табибка барып күренгәч кенә әйтергә булдык. Шунысына рәхмәт: бала төшертү турында авыз да ачмады табиб. Дөрес, яшь өлкәнрәк булгач, махсус тикшеренүләр узарга кирәклеген. Озакка сузмый уздык. ДНК-тест балада гариплек ихтималын бик аз дәрәҗәдә күрсәтте.
Балаларга әйтер көн җитте. Махсус кичке аш әзерләп, безнең белән яшәмәгән улыбызны да кунакка чакырдым. Хәбәрне әтиләре әйтте. Без балалар кабул итә алмас дип бик курыккан идек. Әмма белеп бетермибез икән аларны. Кызыбыз сикереп торып кочаклап ук алды. «Иртәгә үк кибеткә барып матур киемнәр җыябыз», – диде ул, кем булачагын да сорарга онытып. «Димәк, миңа кимендә 3–4 ел өйләнмәскә әле. Онык карарга вакытың булмаячак», – дип көлде улым.
Шулай итеп без кыз көтә башладык. Токсикоз озакламый бетте. Шундый рәхәт итеп күтәрдем мин кызымны. Декретка чыгарга ике ай кала үз хисабыма ял алып эштән киттем. Көмәнле вакытымдагы һәр минуттан ләззәт аласым килә иде. Ирем болай да бик игътибарлы иде. Ул тагын да ныграк кайгырта башлады. Без яшәреп киттек. Балалар да бик игътибарлы булды. Улым әледән-әле тәмле тортлар күтәреп кунакка килеп йөрде. «Кызлар баллы ярата ул», – ди иде. Балалар белән араларыбыз тагын да якынайды. Безне тумаган сабыебыз тагын да берләштерде кебек.
Яшь зур булганлыктан табиблар миңа баланы кесарев кисеме белән табарга киңәш итте. Башбаштакланыр яшьтә түгел инде. Алар нәрсә кушса, шуңа риза булдым. Операциядән соң авыррак тернәкләнермен дип уйлаган идем. Һич алай булмады. Киресенчә, бер авырту сизмәдем. Икенче көнне үк сабыемны үзем карадым.
Өйгә чыккач ярдәмчеләрем баланы минем кулга имезергә генә тоттыралар иде. Улым хәтта безнең белән яшәп алды. Икесенә дә кечкенә бала кызык иде.
Хәзер инде Талиябезгә 3 яшь. 50яшеңдә яшь әни булу ничек ул дип сорыйсыгыз киләдер. Күпләр бу яшьтә пенсия турында уйлана башлый, ә безнең моңа вакыт та, теләк тә юк. Югыйсә, яшь бары үзенекен итә, көч бетә кебек. Юк, киресенчә, икенче сулышыбыз ачылды. Ирем белән икебез дә спорт белән шөгыльләнә башладык. Безгә форманы югалтырга ярамый. Телевизор төбендә утырырга һич вакыт юк. Талия шундый кызыксынучан бала, аны һәрвакыт кайдадыр йөртәбез, һавада күп булабыз. Баланы чын-чынлап тәмен белеп үстерәбез. Кызыма өч яшь тулгач, эштән китәргә гариза яздым. Җитәр. Үзем өчен, балаларым өчен яшисем килә. Шөкер, ирем гаиләне алып бара ала. Ә дөньядагы бөтен акчаны эшләп бетереп булмый ул.
Бала үсәргә рухландыра икән. Хатын-кызлар өчен махсус проектлар эшли башладым. Ышанмассыз, «Нечкәбил»дә катнашып, үз тарихымны сөйләп жюрины шаккатттырдым әле.
Шушы яшьтә бала табу тормыштан ләззәт алып яшәргә мөмкинлек бирә икән. Һәм тагын шуны аңладым: картаю дигән төшенчә юк ул. Әйе, көзгедән карагач күргән җыерчыкларны исәпләмәгәндә. Ә күңел яшь! Яшәү көче зур! Паспорттагы яшь гомерне билгеләми икән ул. Әлбәттә, балага бары яхшыны гына бирәсе килә. Моның өчен иремә рәхмәтлемен. Балабызга үзебездәге барлык тормыш кыйммәтләрен бүләк итәм. Ә алар тормыш итеп зирәкләнгәч бөтенләй башка була икән. Тормышка да башкача карап яши башлыйсың.
Без яшь әти-әни булудан ләззәт табып яшибез. Тиздән әби-бабай булачагыбызны да онытмыйбыз. Улыбыз тормыш корыр өчен сайлаган кыз белән таныштырды инде...
Сайлау алдында калган хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: табыгыз, курыкмагыз. Һәр бала үз икмәге белән туа, диләр. Йөгереп барган җирдән туктап калып, бәхетнең, тормышның бар тәмен тоярга мөмкинлек бирә икән ул соңлап табылган бала.
(Бәхетле хатынның бәхетле тарихын Галия Әхмәтова тыңлады)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
4
0
Рэхмэт
0
0
2
0
Эйе,һәр бала уз ризыгы белән туа икән шул.
0
0
4
0
Сез өлкән балаларыгызга бик дөрес тәрбия биргәнсез, шуңа күрә аңлап, сөенеп кабул иткәннәр сезнең бәби алып кайтырга җыену турындагы хәбәрне дә, нәни Талияне дә. Ирегезнең хөрмәтләп-яратып торуы - зур бәхет. Асылда, ирегезнең дә, балаларыгызның да сезгә шундый җылы ихлас мөнәсәбәте - ул сезнең тырышлык, зирклек, сабырлык, хатын-кыз, әни буларак акыл һәм осталык нәтиҗәсе. Бу бәхетегезне үзегез төзегәнсез, үзегез шулай матур итеп саклый белгәнсез. Шуңа күрә дә Талия - сезгә Аллаһ бүләге. Шөкер итеп, сөенеп яшәргә язсын сезгә һәм якыннарыгызга киләчәктә дә!
0
0
8
0
Иии, ирен табучы булганда бала бэхет кенэ ул. Ирдэн тора куп нэрсэ. Ирен синен икешэр эштэ эшлэуенне котеп утырса менэ начар
0
0