Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәддога

«Бу хурлыкны күтәреп ничек яшәргә? Мидхәтнең күзенә ничек карарга? Мондый тап белән мәңге бәхетле була алмам... Әллә соң? Шунда сикерергә дә..» Шулчак кызның күз алдында әбисенең йөзе чалынып киткәндәй булды...

Лилия Яруллина

Каргыш-рәнҗеш адәм баласын җиде буынга кадәр озата бара, диләр. Моның шулай икәнлеген тарих үзе исбатлап тора.

Сәгыйдулла картның яшь чакта артык елгыр, комсыз булуы, тирә-яктагы чибәр хатыннарны кыерсытып яшәгәнлеге турында хәзер авыз тутырып сөйләмәсәләр дә, өлкән буын аның явызлыкларын яхшы хәтерли. Сугыш елларында, билгеле булганча, авылда ир-ат заты бармак белән санарлык кына булган. Бар җаваплылык ирләрен сугышка озаткан хатын-кызлар иңенә күчә. Авыр кул хезмәте, ачлы-туклы тормыш үзәкләренә үтсә дә, чыдый алар; ир жилкәсенә сыенырга сусасалар да, ирләренә тугры калалар. Тик ул чорда да намуслы кешеләр тирәсеннән яман ниятлеләре дә ерак йөрмәгән шул. Бронь алып, сугышка барудан качып калган Сәгыйдулла аеруча авыл халкының үзәгенә үтә. Ындыр табагында мөдир булып эшләүче, типсә тимер өзәрдәй, битенә чиртсәң кан чыгардай симез бу ир заты ил өчен фронтка бармыйча качып калуыннан оялу түгел, сугыш кырындагы яшьтәшләренең хатыннарына, кызларына кул сузудан да тайчанмый. Кайсын куркытып, кайсын алдап, күпләрнең күз яшенә коена, әрнү-рәнҗеш ала ул. Кылган гамәлләре өчен жаваплылыкка тартучы булмагач, азгын ир үзен бөтенләй ирекле итеп сизә башлый. Тора-бара аның Рәхилә исемле ятим кызга күзе төшә. Рәхиләнең әнисе әле кызы бәләкәй чакта ук, үпкә чиреннән дөнья куя, әтисе сугышта һәлак була. Шулай итеп, 17 яше тулыр-тулмас ятим калган кыз бала сиксәнне узган карт әбисе белән икәү яши башлый. Эшкә уңган, тыйнак һәм чибәр кызны авыл халкы бик үз итә. Сүз кушып йөрүче егетләр дә булмый түгел үзенә, ләкин кызның күңелендә – көтәргә вәгъдә биреп, сугыш кырына озатып калган Мидхәте генә. Егетләргә күтәрелеп тә карамый, бөтен барлыгын колхоз эшенә һәм әбисен тәрбиялүгә багышлый ул. Кыз гомере – кыл өстендә, кылдан төшсә – ил өстендә, ди халык. Пешкән җиләк кебек өлгергән яшьлегенә кул сузучы явыз очрый шул ятимә кызның юлында. 

Ул көнне Рәхилә ындыр табагында гадәттәгедән озаграк тоткарлана. Бергә эшләүче хатыннар кайсы бала имезергә, кайсы мал-туарын карарга дип, иртәрәк таралыша. Рәхиләнең дә эшен төгәлләп кайтыр юлга кузгалуы була, каршысына азгын мөдир килеп баса... Аның каты кулларын үзенең билендә тойгач, юньсез ниятен чамалаган кыз капкынга эләккән җәнлектәй бәргәләнә башлый, тик файдасыз…

Сәгыйдулла үзенең ерткычлыгын кылгач, канәгать кыяфәт белән торып киенә башлый. Ә мәсхәрәләнгән, намусы тапталган кыз канга буялган күлмәк итәге белән күз яшьләрен сөртә-сөртә үкси:

– Аллаһы Тәгалә иң авыр җәзаны бирсен сиңа, ерткыч... Мин бит синең кызың белән бер яшьтә... Минем әтием сугыш кырында үлеп ята, ә син... син, кыргый җанвар, яклаучысыз хатын-кызларны рәнҗетеп, рәхәт чигеп ятасың... Ай, әрәм иттең лә газиз башымны, бәхетемне аяк астына салып таптадың... Мәңге бәддога миннән... Бәддога... – дип иңри кыз.
– Күп сөйләнсәң, бөртек урлады, дип, башыңны төрмәгә җибәрермен! Шыңшып ятма монда эт баласы кебек! – дип, Сәгыйдулла жирдә аунаган кызның тузгыган чәчләренә пычрак итекләре белән басып, нык адымнар белән китеп бара.

Кызның тәненнән бигрәк, җаны әрни. Кешегә тырнак очы кадәр дә начарлык эшләгәне, берәү белән дә сүзгә килгәне булмаган саф җанлы, чәчәктәй кыз баланы санаулы минутлар эчендә ботарлап ташладылар... Ул, кеше-кара күргәләгәнче дип, көч-хәл белән өстерәлеп торды да, кай тарафка барганын үзе дә белмичә, авылдан читкә юл тотты. Яралы җанвар кебек, гәүдәсен сөйрәп, басуга килеп җитү белән, кара туфракка капланды да, җирне тырный-тырный үкереп-үкереп елый башлады. Сафлыгыннан мәхрүм иткән, яшьлегенең алсу таңын кара сөремгә буяган адәм актыгына рәнҗеп, үзенең көчсезлегенә әрнеп, ятимлегенә кимсенеп, гарьләнеп, җаны сызлауга түзә алмыйча, сыкрый-сыкрый үкседе ул.

Канга һәм туфракка буялып каткан күлмәген чайкарга дип су буена төшкәндә кызның инде күз яшьләре кипкән, елау урынына күкрәк төбеннән ниндидер иңрәүле авазлар гына чыга иде…

Рәхилә чүгәләгән яр буе елганың иң тирән жиренә туры килә. Алар кечкенә чакта шунда су керергә йөриләр иде…

«Бу хурлыкны күтәреп ничек яшәргә? Мидхәтнең күзенә ничек карарга? Мондый тап белән мәңге бәхетле була алмам... Әллә соң? Шунда сикерергә дә..» Шулчак кызның күз алдында әбисенең йөзе чалынып киткәндәй булды... Юк, карт әбисен кемгә калдырсын ул? Кем карар аны?

...Шул көннән алып Рәхилә үз эченә бикләнә. Беркем белән дә ачылып сөйләшмәс, елмаймас-көлмәс була. Ике айдан соң, әбисе гүр иясе булгач, күрше авылда яшәүче чыбык очы туганнарына ияреп, Рәхилә Урал якларына китеп бара. Шунда эшкә урнаша. Озакламый Мидхәтнең фронттан исән-сау әйләнеп кайтуы турында хәбәр килеп ирешә. Күңеле, өзелеп-өзелеп, туган якларына, сөйгәнен күрергә ашкынса да, йөрәген учларына кысып түзә ул. Болай да кырыс холыклы егет гафу итмәс, авыл халкы алдында хурга калырмын дигән уйлар аның күңелен телгәли. Авылдан китүенә биш еллап вакыт үткәннән соң, Мидхәтнең гаилә коруы турында ишеткәч, Рәхилә кияүгә чыгарга була. Тик ир дигәнең фаҗига турында гел исенә төшереп, аны кимсетеп, хурлап яши. Шулай итеп, Рәхиләнең гомере сөймәгән ир белән, чит җирләрдә каңгырып, туган якларын бер кайтып күрергә тилмереп үтә.

...Сәгыйдулланың да гомер көзе озак көттерми. Адәм баласының иң явыз дигәненең дә, олыгая барган саен күңеле йомшара төшә, кылган гамәлләре хакында уйлана, гөнаһлары өчен үкенә башлый икән. Байтак рәнҗү-каргыш, күз яше алса да, Сәгыйдулла тормышыннан зарланмады. Хатыны сабыр булды, иренең этлекләренә тешен кысып түзде, авыз ачып авыр сүз әйтмәде. Хәер, әйтсә дә, файдасы юклыгын аңлый иде ул. Балалары үсеп җитеп, башлы-күзле булдылар; икесе шәһәрдә, олы кызы ире, балалары белән күршедә генә яши. 
Оныклар мәш килеп, «әби-бабай» дип, яннарында бөтерелеп йөриләр. Бәхет өчен тагын ни кирәк кешегә? Кызының кече кызын – 16 яшьлек Альбинасын бигрәк тә ярата Сәгыйдулла. Төсе-кыяфәте белән дә, холкы-фигыле белән дә бабасына охшаган шул анысы – тоткан жирдән өзә торган, үткер, чая.

Баланың баласы балдан татлы, диләр – дөрес икән. Альбинасы аз гына авырып торса да, үзенә урын таба алмый карт. Кичтән көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләргә киткән иде әле үзе. Инде караңгы төшеп килә, онык һаман күренми. Сәгыйдулла карт, эче пошуга түзә алмыйча, кызларына кереп китә. Сыер савып керүче кызы, әтисен күргәч зарлана башлый: «Теге кыз сыер эзләргә дип киткән иде, сыер куптән кайтты инде, үзе һаман юк. Кая йөри икән, көн белән төнне аермый торган бала?»

Сәгыйдулла картның, гомердә булмаганча, йөрәк турыннан нидер сыздырып үтә.

(Дәвамы бар.)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/portrait-young-woman-with-low-self-esteem-sitting-by-window-home_36017328.htm#fromView=search&page=5&position=16&uuid=324238b1-75ee-4145-b79b-7ad606820fc3&query=%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D1%83%D1%88%D0%BA%D0%B0+%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D1%87%D0%B5%D1%82

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар