Логотип
Күңелеңә җыйма

Әти белән әни каршында мин гаеплеме, әллә юкмы?

иңа 27 яшь, күптән инде үз аягымда басып торам – үз көнемне үзем күрәм. Матди яктан шактыйдан әти-әнигә бәйле түгелмен.

Миңа 27 яшь, күптән инде үз аягымда басып торам – үз көнемне үзем күрәм. Матди яктан шактыйдан әти-әнигә бәйле түгелмен. Укуны тәмамлап, диплом алгач, бик әйбәт эшкә урнаштым. Практика узган идек без ул оешмада. Группадашларның күбесе килеп, практика кәгазенә кул гына куйдырып китте, ә мин иртәдән кичкә кадәр эшләдем – нәрсә кушсалар, шуңа тотындым. Миңа барысы да кызык иде. Практиканың соңгы көнендә мине директорга чакырдылар һәм... ул мине үзләренә эшкә чакырды. Менә шулай урамнан дигәндәй эшкә урнашуыма бүгенгәчә күпләр ышанмый. 

Яшь кеше өчен иң мөһиме – торыр җир булу бит. Шөкер, минем үз фатирым бар. Моның өчен мин беренче чиратта әти белән әнигә рәхмәтлемен. Фатир алганда алар миңа  бик күп ярдәм иттеләр: беренче взнос өчен акча бирделәр (мин аны бурычка дип сораган идем, әмма алар алдан ук: «Болай гына бирәбез, үзеңне бурычлы санап йөрмә», – диделәр). Ул чакта минем хезмәт хакым зур түгел иде әле, фатирга ремонтны да әти белән әни үз көчләре белән, үз хисапларына диярлек ясадылар. 

Аннан соң минем тормышта шактый зур үзгәрешләр булды менә. Кыз баланың язмышы шундый бит инде... Балага уздым. 
Бу хакта белүгә шунда ук аларга хәбәр иттем. Әти белән әни дә минем өчен сөенерләр дип уйладым. Мин – аларның бердәнбер кызлары, шулай булгач, бу – аларның беренче оныклары. 

Аларны куандырам дип уйлап бик нык ялгышкан булып чыктым. 

Беренче мәлдә – ай ярымга кадәр аларның икесендә дә өзлексез диярлек истерика булды. Әнигә карау бөтенләй куркыныч иде – ул 10 килограммга  ябыкты, сулыгып калды, күз төпләре кап-кара булып чыкты. Дөрес, соңгы вакытта алар бу яңалык белән килешергә тырышалар, ләкин башка шәһәрдә яшәсәм дә, әти белән әнинең ничек газаплануларын тооеп, белеп торам, чөнки күп вакыт алар белән видеосвязь аша аралашабыз.

Бөтен проблема шунда: алар баланың атасын миңа бөтенләй пар түгел дип саныйлар. Кайдан башларына кергәндер, алар уенча кияүләре бик бай һәм чибәр кеше булырга тиеш. Өстәвенә, ул әле минем яшьтәшем дә булырга тиеш икән. Шундый кеше булмаса, аның белән бәйләнеп тә торырга кирәк түгел дип саный алар. Бала табу турында инде әйтмим дә. 

Мин алдан планлаштырып балага узмадым, шулай килеп чыкты инде. Баланың атасы белән дә без әлегә рәсми никахта түгел. Башкалар булса, мөгаен, моның өчен борчылырлар, көенерләр иде, ә минем әти белән әни шатланалар гына.
Әйе, баламның атасы коеп куйган чибәр кеше түгел. (Ир-атка чибәрлек нигә кирәк булуын мин үзем бөтенләй аңламыйм.) Аның янында мин, чынлап та, күпкә чибәррәк күренәм. Әниләр әйткәнчә, модалы киенми дә. Бу хакта сүз чыккан саен, әти белән әни: «Битен күрмәсәң, йөзен каплап куйсаң, ярый инде, түзәрлек», – диләр. 

Аннан гел: «Аның күз аслары гел каралып, күгәреп тора, мөгаен, ул авырудыр, бөерләре дөрес эшләмидер», – диләр. Үзләренчә борчылалар, имеш, балага да аның авыруы күчәргә мөмкин. «Аның бер җире дә авыртмый, сау-сәламәт ул!» – диюемне ишетергә дә теләмиләр. Аны ничек расларгадыр, врачтан кәгазь алып килүемне көтәләрдерме, белмим.

Үзең ошатмаган кешедән гаепне табасы җиңел бит ул. Әниләр төзегән ул исемлек шактый озын әле. Торыр җире булмавы – иң зур кимчелеге бугай. Әниләрендә дә, әбисе белән бабасы фатирында да аның да өлеше барын ишетергә дә теләмиләр. Имеш, ир-ат үзе эшләп алырга тиеш. Эшен дә ошатмыйлар: ул ярты ставкада программист булып эшли, өстәвенә, репетитор да – элек укытучы булган. Акчаны аз алмый ул, нәрсә сорасам, шуны алып бирә. Балага узганымны белүгә, фатирга дип акча җыя башлады. Уйлаганын эшли торган кеше – алам дигән икән, алыр дип уйлыйм.

Әти белән әнинең үзләрен болай тотуының төп сәбәбен чамалыйм дип уйлыйм. Алар миннән ерак түгел үзләренә яңа фатир алганнар иде – күченеп килеп, шунда яшәргә иде исәпләре. Ул фатирга акрынлап ремонт ясаган арада, миндә вакытлыча яшәп торырбыз дип өметләнгән булганнар икән. Ә хәзер моны эшли алмыйлар, чөнки мин үзем генә түгел. Башка шәһәрдә яшәп, бу фвтирга ремонт ясау да мөмкин түгел. Снимать итәргә дә мөмкинлекләре юк. Хәзер инде яңа фатирларында нидер эшләүнең мәгънәсен дә күрмиләр: имеш, минем үз гаиләм бар, аларгның миңа кирәге калмаган... 

Төрле вариантлар тәкъдим итеп карадым. Ремонтка акчаны үзем түлим, алай тизрәк эшләп бетерербез, дидем. «Юк, без синнән акча алмыйбыз», – диләр. Иремнең әти-әнисе белән сөйләшеп, аларда яшәп торырга уйладык – алар моңа бик сөенеп риза да булдылар. Әти белән әнигә: «Сез монда ремонт беткәнче тынычлап яши аласыз, без китеп торабыз», – дидем. Ләкин аларга бу вариант та ошамады. 

Шушы гомер яшәп, алар белән шулай бер-беребезне аңлый алмау булганы юк иде. Миңа фатир сатып алганда да, аңа ремонт ясаганда да алар үз теләкләре белән булыштылар. Бу – безнең бурыч, дип, атлаган саен миңа әйтеп тордылар. Мин үзем дә беркайчан аларга гына салынып ятмадым. Ипотеканы үзем түләп барам, ул инде күп тә калмады. Миңа фатирга биргән акчаларын да җыйдым, ләкин алар аны кире алудан баш тарттылар.  Хәзер менә аларга акча бик кирәк чак, миңа биргән сумманың бер өлешен булса да кире кайтарырга телим, әмма алар, әйткәнемчә, алмыйлар. Югыйсә бу проблеманың бер өлешен булса да хәл итү булыр иде.

Мин аларның куркуларын өлешчә аңлыйм да. Бала белән ялгыз калыр дип шикләнәләр бугай. Алар баланың атасын кабул итәргә теләмәсәләр дә, мин аңа ышанам – ул мине авыр хәлдә калдыра торган кеше түгел. Безнең туачак балабыз да әти белән әни өчен йөк булмаячак. Теләсәләр, булышырлар – аны кабул итәрмен, әмма ярдәм итегез, сез моны эшләргә тиеш дип, беркайчан таләп итәргә җыенмыйм. 

Әти белән әнинең бүгенге борчуларын ничек җиңеләйтергә дә белмим. Өметләрен акламаганга йөрәгем өзелә. Тормышым алар теләгәнчә килеп чыкмаганга үземне алар алдында гаепле итеп тоям. Әмма икенче яктан караганда, мин алар теләгәнчә генә яшәргә тиешме икән соң? Ничек очына чыгарга бу сорауларның, белмим... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар