Логотип
Проза

Кайту

Хикәя

Сезнең сагынганыгыз бармы? Бала чакта. Минем бар. Үлеп, өзелеп, сарыга сабышып… Шул сагышны, инде кырык еллап вакыт үтсә дә, һаман да бала чагымдагы иң авыр, михнәтле бер кичереш итеп хәтерлим. Ул сагыш, яланаяк моңсыз чагымның бердәнбер кара табы, хәтта үземә хәтерләве дә кыен булган бер мәле кебек. Гомерем буена, Аллага шөкер, бервакытта да шулчак кайгырган кебек кайгырмадым, беркемне һәм бер җирне дә шул вакытта сагынган кебек сагынмадым, телсез калып, ашаудан язып саргаймадым. Ул мәлләрдә ниләр кичереп, күңелемдә нинди тойгылар, башымда нинди уйлар кайнаганын үзем генә беләм. Ул кичерешләрне мин бүген элеккеге тирәнлеге белән кичерә алмыйм, әлбәттә, әмма ничек кыен булганлыгын якшы хәтерлим. Хаста бер каты авыру кебек. Күңелдән алып ташлап та, каядыр качып котылып та булмый торган җан авыруы… Алты яшьлек кенә баланың йөрәген мәңгегә яралап, хатирәләренә утлы куз белән җуелмас билге салып җибәргән сагыну иде ул. Туган якны, туган авылны, туган йортны, әткәй-әнкәйне, туганнарыңны сагыну… Ә аның тарихы болай булды.

…Мәгърур Ирәндек тауларының итәге – җәелеп яткан иксез-чиксез яланнарның иң күркәм, иң якты, иң матур бер почмагында Муллакай авылы урнашкан. Ул чакта оҗмах минем өчен ике кәкре урамнан һәм бер бәләкәй тыкрыктан тора иде. Дөньям шул хәтлем камил, тулы, түгәрәк. Әткәй белән әнкәй таңнан торып эшкә китсә дә, без, без дигәнем мин һәм ике бәләкәч сеңлем, иркә-наздан мәхрүм түгелбез. Картәниебез, кояш калка башлау белән, безне алмаш-тилмәш аркабыздан кагып сөя, аяк-кулны көйләп, сыйпап-язып уята башлый. Беребездән-беребезнең башы тузгыган, беребездән-беребез бәләкәйрәк өч кыз бала иренеп кенә торып тышка чыгабыз һәм чык юып төшергән каз үләне буйлап чиркана-чиркана яланаяк алачык почмагына барып, исни-исни, җиз комганнан бер-беребезгә су коешып бит-кулны юабыз. Аннан, бер-бер артлы тезелешеп барып алачык күтәрмәсенә утырабыз. Эчтән тәмле булып тәбикмәк исе чыкса да, беребез дә керергә кыймый. Чөнки картәниебез тузган баш белән аш өенә керергә кушмый. Бу тәртипкә күнегеп беткән без, сабыр гына картәнинең бушаганын көтәбез. Менә ул, тимер җамаякка су, чатнаган чынаяк астына эрегән сары май һәм эре тешле агач тарак чыгарып сала да, үзе күтәрмәнең өске баскычына – безнең артка кунаклый. Япма итәкле күлмәген өскә тартып, тубыгы тирәсендәге бөрелгән буйлы мул ыштанын күрсәтеп, картинәй, башта өч яшьлек бәләкәч сеңлебезне, тубыгы арасына кыстыра да, таракны әледән-әле суга тыгып алып, чәчен тарый башлый. Бу безнең өчен әллә ни күңелле булмаган, хәтта күз яшьләрен коюга җиткергән авыр иза. Әмма моннан качып булмый. Тузган баш белән аш өенә дә кертмиләр, уйнарга да чыгармыйлар. Ә инде уйнарга чыгу өчен без, чәч үрдерү генә түгел, һич уйлап тормастан, әллә нәрсәләргә дә риза булабыз.

Сеңлемне чыелдата-чыелдата, чәчен шомартып тарагач, картәни бармакларын сары майга тыгып алып ике учын ышкый да, тоташлый капланып торган кечкенә «күбәнең» битен «ачып», тарак кыры белән төймә борын очыннан юл алып урталай яра һәм ике колак төбеннән учлап тотып шатырдатып үрә башлый. Чыпчыктай гына кызның кулбашына балаларга хас булмаганча калын толымнар юл ала да, бил тәңгәлендә кызыл чүпрәкләр белән кушылып, нәзек булып төйнәлеп барып туктый. Картәни бармакларын майга тагы бер кат тидереп, сеңлебезне үзенә каратып куеп, «Бисмилла» әйтеп ике баш бармагы белән өчәр кабат кашларын сыпыра, учындагысы белән «чебешли» башлаган  кабарып торган яңакларын, беләкләрен, уч сыртын сылый. Бу эшләр беткәч, бәләкәчне сулган йомшак түшенә кысып, елатканчы сөя дә, аркасыннан этеп эчкә кертеп җибәрә. «Тузган баш»тан тиз арада «тәтәй кызга» әйләнгән кызчык, кәҗә бәрәче шикелле тыпырдап йөгереп китә. Шул ук тәртип белән картәни кулыннан тагы да бер сеңлем, аннан мин үтәм. Минем чәчемне үргәндә картәни, гадәтенчә, сукранып алырга да онытмый:

– Шушы чәчеңне ычкындырмый ятсаң, ни булган, азгын, су төшкәндә дә сүтмә, менә бит, елга чүбен сөзеп алып кайткансың әпәт. Кара, тузгак баш, бетләп китсәң, чәчеңне сарык кайчысы белән тунап ташлыйм.

«Тузгак баш»ның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга көн дә кабатланган бу сүзләр, картәнисеннән кысып сөелгәч, сеңелләре артыннан эчкә ташлана.

Тәбикмәккә җылы каймакны агыза-агыза сылап, ялый-ялый ашагач, чынаяк асларына салынган чәйләребезне чөмерәбез дә, бәләкәчебезне ике яктан җитәкләп, урамга чыгабыз. Башта Нәзиләләргә кычкырабыз, алар сеңлесе белән чыгып кушылгач, Әлмирәгә, Гөләндәмгә, Сәлимә белән энесенә кычкыра-кычкыра Сакмар буена юнәләбез. Авыл буйлап үтеп, елга ярының вак кырчынташ түшәлгән сөзәк урынына килеп җиткәнче, без – ыбыр-чыбыр, ике дистәләгән баш булып китәбез. Кайнар кояш астында тәкатьсез кызып өлгергән комда һәркем үзенә  озынча итеп ятар «урын» әзерлибез дә чирканчык алырга төшәбез. Чирканчыклар алынгач, китә су керү, кемузардан чуму-йөзү. Йөзә үк белмәсәк тә, куллар белән ярга йә үтә күренеп яткан кырчынташлы су төбенә таянып, яхшы йөзүчене сурәтләп йөрибез инде.  Шушында ук качышлы, бастырыш, кем матуррак  таш таба, өй төзү кебек әллә ничә төрле уеннар уйнала. Кайсыбызныңдыр энесе йә сеңлесе еласа, күмәкләшеп юатабыз, кемнең нәрсәсе бар – шуны бүлешеп ашыйбыз, йә булмаса йөгерешеп кайтып чәй эчеп киләбез дә, үрдәк көтүе кебек тагын да суга төшеп,  сай урыннарның боламыгын болгатабыз, чыгып кызынабыз да тагын төшәбез. Шулай итеп йөреп көннең кичкә авышканын сизми дә калабыз. Эңгергә инде иреннәребез күм-күк булып күгәреп, өшүдән дерелдәшеп, күлмәкләребез ала-кола пычранып, бит-кулларыбыз ялтырап янып, су суырган тәннәребез арып-талып өйләргә юлланабыз.  Әткәй-әнкәйләр кайтса кайтып өлгерә, кайтмаса – юк, без аннан-моннан капкалап, картәни сукрана-сукрана мал каршылаган арада, кайсыбыз кайсы җирдә тәгәрәшеп, әвен базарына китеп бетәбез. Ярты төн авышкач, әнкәй безне урыннарыбызга урнаштырган вакытта сеңелләрем йокы аралаш чыелдашып, каты үрелгән чәчләрен сүттерә. Шулай ук күпмедер вакыт йоклап уянгач, толымнарымны сүтеп ятам, шулчак чәч төпләремнең, күз кырыйларымның авырттырып тартылып торуларын җибәреп, рәхәтләнеп калам.

Көннәребез шулай бертөрле үткән кебек  булса да, безгә күңелсез булмый. Күңелсезләнергә яки ул хакта уйлап утырырга түгел, хәтта, кайчак, кайтып ашарга да вакытыбыз җитми. Шулай да, көндәлек тормышка икенче, ят төс биреп, безгә кайвакыт кунаклар да килеп төшкәли. Беркөн дә шулай булды. Магнит каласыннан әткәемнең абыйсы Айбулат абый белән Надя апа кайттылар. Аларга кызлары Оксана белән уллары Кәрим дә ияргән. Ике кәрзин эре алмалар, суыргыч әтәчтәр алып килгәннәр. Эч авыртканчы алма кимердек, суырып-суырып әтәчләрне имдек тә, күмәкләшеп тагын да су керергә киттек.

Кунак килгәч, картәни кичке чәйне ихатада, чирәм өстенә киң ашъяулык җәеп эчерде. Нык йокыбыз килсә дә, олыларның күңелле гөрләшүенә кушылып, без дә гүләдек, мине бигрәк тә Надя апаның: «Гөлирәне калага кунакка алып китәбез, кала күреп кайтсын», дигән сүзләре кузгатты. Ашкынып, әткәем йә әнкәемнең ризалыгын көттем. «Ярый» дисәләр генә ярар иде… Җибәрсәләр иде…» Сабырсызлануымны сизгәндәй, әткәй мыек астыннан гына елмаеп: «Барам дисә – барсын, әйдә, елаганчы йөреп кайтсын», – диде. Әнкәем дә минем якка яратып карап: «Сагынса, китерерсез инде, печән мәлендә үзебез йөри алмабыз», – дип өстәде. Шулай итеп, минем калага китүем хәл ителде. Алтын япмалы, көмеш көймәле сихри кала хакында хыялланып, бишбармак суынганны көтеп, чалкан ята торгач, шунда йоклап та киткәнмен…
Әткәй, төш җиткәндәрәк кайтып, ат белән безне дүрт-биш чакрымдай ераклыкта яткан Баймак юлына алып чыкты. Юлда бераз тузан йотып торгач, «проходящий» автобуска утырып, Баймакка килеп төштек. Авылымнан тәүге тапкыр читкә чыгуым иде бу, шунлыктан Баймак кебек каланы да тәүге тапкыр күрүем.

Баймак вокзалында кызык итеп киенешкән халыкны бертын күзәтеп, автобус килүен көттек. (Магнитка ул чакта Баймак, Сибай калалары аша йөрелә иде.) Сибайдан исә кичкә таба гына Магнит поездына утырдык. Мин бөтен бу яңалыктан гаҗәпләнеп, аңгыра бәрәч шикелле ияреп кенә йөри алам, әле бу, әле теге җирдә торып калганда Оксана апа килеп җитәкләп алып китә. «Ну, Гуля, ты даешь», дип көлә үзе. Поездда да вагон кайсы якка кыйгайса шул якка авып-түнеп аптырадым. Тегеләргә һаман да көлке, ә мин җанымны уч эчендә генә йомып барам.
Мең төсле утлар белән балкыган Магнит каласына караңгы төшә башлауга килеп җиттек. Оксананың кулына ябышкан килеш алан-йолан тирә-якны күзәтәм, туктаусыз үтеп торган машиналар арасыннан юлдан үтми карышам, биек катлы йортларның очын күрим дип, егыла язганчы башымны артка ташлыйм, тротуар асфальтына кушып катырылган ялтыр ташларны чокып карыйсым килә. Фатирга килеп җиткәч, йортның өскә күтәрелгән баскычлары да, кечкенә кысынкы бүлмәләр дә, ванна, балконнар миңа шундый кызык тоелды. Әле бу, әле икенче җирне кат-кат йөреп карадым, краннарын бер ачып, бер ябып тордым. Ә инде Надя апа ваннага су тутырып биргәч, бигрәк кызык булды, башымны су астына тыгып богырдата-богырдата «су төштем», аннан душта коендырдылар. Соң гына, юл гаугаларыннан тынычланып, авылдан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек тә (әйткәндәй, монда чәйне учакта түгел, ә плитә өстендә кайнаталар, утларының төтене чыкмый), йокларга яттык. Мине Оксана апа янына салдылар. Шулай, шәһәрдәге тәүге көнем искиткеч мавыктыргыч үтте.

Алты еллык гомерем эчендә тәүге тапкыр мине беркем дә уятмады. Бу минем өчен аптырарлык яңалык иде. Башта ни булганын аңламый яттым, аннан баштан «Картәни кайда?» дигән уй үтте дә сикереп торып тирә-якны карап алгач, «Магнит…» дип тынычландым. Оксана караватында мышнап йоклый, төрткәләп караган идем – уянырга исәбе дә юк. Торып, икенче бүлмәгә чыктым, анда Кәрим хырлый икән, Айбулат абый белән Надя апа  юклар – эшкә киткәннәрдер. Юынырга ваннага кердем дә, бертын су агызып уйнадым. Аннан аш бүлмәсендә уралдым, өстәлдә нәрсә күренә – шуны алып каптым, кире теге бүлмәгә киттем. «Уян… Уян!» – дип Оксананы тарткаладым, ул күзләрен ачып аптырап карады да: «Че так рано встала? Ложись спать, айда, сюда», – дип шыбырдады. Мин, әлбәттә, аның әйткәннәрен аңламыйм – урысча белмим бит. Шулай да: «Тор! – дидем. – Чәй эчик». Оксана кашларын җимереп: «Иди! Иди – ят», – диде дә әйләнеп йомарланып ятты һәм күп тә үтми, тәмле итеп мышный да башлады. Кабаттан Кәрим абыйның бүлмәсенә юлландым. «Тор!» – дип аны тарткаладым, юрганын әле бер, әле икенче яктан ачтым. Ул да уянып, аптырап карады, мин һаман да үземнеке иткәч, «Брысь, малявка, блин… что за ребенок… – дип мыгырдап, юрганын башыннан  япты да читләрен бөкләп үк куйды.

Ике бүлмәдән дә куылгач, балконга чыктым һәм шунда яткан тазны аударып бастым – үткән-сүткән кешеләрне күзәтә башладым. Төрле гәүдәдәге, яшьтәге һәм киемдәге кешеләрне өстән күзәтеп тору кызык иде. Боларның киемнәре дә, кыланышлары да авылдагы кебек түгел. Шулай арыганчы балкон рәшәткәсе аша башымны салындырып торгач, киредән өйгә кердем, кабаттан су белән уйнадым, өстәлдән икмәк алып ашадым…

Оксана – кояш төшлеккә күтәрелгәч, ә Кәрим абый бөтенләй көн кыздыруга күчкәч кенә йокыларын туйдырып, бүлмәләреннән чыкты. Оксана башта җайлап йөреп юынды, зур кызларга хас булганча озак кына көзге алдында боргаланды, песи баласы шикелле үзенә текәлеп утырган мине аркамнан сөеп, үзенчә нәрсәләрдер сөйләп алды. Аннан, «әйдә, дип изәп кухняга алып китте, чәй чыжлатты, мин иртәдән бирле ничек ачарга белми, янында уралган суыткычтан (авылда берәүдә дә андый юк) колбаса, варенье, каймак һәм башка азыклар чыгарып тезде. Бик ачыккан идем. Бу вакытта авылда картәни безгә төшке ашны ашата да бит… Рәхәтләнеп ашап алдым.

Оксана апа өй җыештыру белән мәшгуль. Ә мин сабыр булырга тырышып, аның мәшәкатьләрен тәмамлавын, тышка чыгарга җыенуын көтәм. Ә ул һаман суза, әле көзге алдында туктап, әле «җырлагыч»ына пластинка сайлап салуга бүленеп, җайлап тик йөри. Җитмәсә, Кәрим  аны тыңламый, икәүләшеп кычкырышып, үртәшеп алалар. Мин ишек төбендәге утыргычта, аларга ялварулы карашымны алмаш-тилмәш күчереп утыра бирәм.

Ниһаять тышка чыктык. Чыгар алдыннан да бераз тоткарлык булып алды әле. Оксана апа мине әйләндереп, өс-башымны карап килештермәде, ахрысы, картәнием алмаш киемнәремне төйнәп җибәргән яулыкны таратып, әле бер, әле икенче күлмәгемне тоткалап, гәүдәмә куеп карады һәм борынын җыерып, кире төенчеккә тыкты. «Картәни тегеп биргән күлмәкләремне ошатмады, ә бит иң матурларын, чәчкәлеләрен генә алган идем…» Мине тагын бер кат әйләндереп-тулгандырып караганнан соң Оксана шифоньердан бер күлмәк китереп чыгарды. «Вот это подойдет, это мое платье, я ее одевала когда была маленькая», – дип, иркә хәбәрләр сөйли-сөйли, өстемне алыштырды. Күлмәкне кигәч – аптырап киттем: «А-а-а, бу күлмәк бәләкәй сеңлемнеке кебек кенә бит! Бәләкәй бит! Апам күрми микәнни?!» Берчә тубыктан күпкә өстә торган итәгемә, берчә апама карыйм, аның шатлыклы йөзен күргәч, итәгемне тарткалап еларга җитешәм. Оксана «хорошо» да, «хорошо», дип, учларымны итәкләрдән ычкындырырга тырышуга, буам ерылып та китә. Бераз елап алганнан соң апа да күнә: «Ну, ладно, давай свои», – дип, чәчкәле күлмәкләремнең берсен үтүкләп кидерә, чәчемне ат койрыгы итеп баш түбәсенә бантиклап бәйләп куя. Чәчемә дә риза түгелмен, болай итеп йөргәнем юк, шулай да эндәшмим, тагын бер кат елап торып булмый бит инде, ә аларча сөйләшә алмыйм.
Апа мине берничә бала уйнап йөргән җиргә алып килде. Тегеләр бәләкәй генә мәйданчык эчендә ком чокып утыра, берәүләре таганда атына. Минем кебегрәк кызлары аякларын торнаныкы шикелле итеп, баягы кебек кыска гына күлмәк кигәннәр. Бәләкәйләнгәннәрен һаман кигәч, боларның картәниләре кием тегеп бирмидер, күрәсең…

«Елгалары кайсы якта икән?..» Мине иң борчыганы – шул. Оксана исә якындагы бер эскәмиягә утырды да, сумкасыннан китабын чыгарып, шуңа төбәлде. Һаман аның янында уралам, игътибарын үземә юнәлтергә телим. Теге башын күтәрә: «Чего не играешь? Иди, вон с девочками играй. Иди, иди…» Мин: «Әйдә елгага», – дим, ул: «Чего тебе еще? Пить хочешь что ли? В туалет?» – ди. «Елгага-а», – дип сузам, кулыннан тарткалыйм. Без аңлаша алмадык. Оксана инде ачулана башлагач, мин дә читкә китеп балаларны күзәттем. «Эссе көндә кеше агач гөмбә астында уйный микән? Нишләп елгага бармыйлардыр… Авылда… авылда сеңлемнәрне кем елгага алып китте икән? Гөләндәмме әллә Нәзиләме?» Миңа чиксез кыен булып китте. Ирексездән күзләремә яшь тула. Ипләп кенә бер агач төбенә барып чүгәлим дә урыс кызларының кыланганын карап утырам.
 
  (Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kaitu-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар