Логотип
Күңелеңә җыйма

​Ат йөрәге

Бер француз мадамы сөекле этенең кабер ташына мондый сүзләр яздырып куйган икән: «Делли, бәгырькәем, син миннән юньлерәк. Чөнки, әгәр мин вафат булган булсам, синең йөрәгең бу хәсрәтне күтәрә алмас иде. Син дә егылып үләр идең. Ә мин менә яшим...»
Баулы районының Кызылъяр авылында Йолдыз Кашка кушаматлы ат йөрәге ярылып үлде. Чөнки алдагы көнне аны колын чагыннан тәрбияләп үстергән хуҗасы вафат булган иде. Атның бер чире дә табылмаган. Ул көр, сәламәт, чагыштырмача яшь ат булган әле. Авыл кешеләре бер тавыштан: «Бахбайның олы йөрәге олы хәсрәтен күтәрә алмады», дигән диагноз куйганнар.

Мин тагын бер тугры йөрәкле песине дә беләм әле. «Ю-Ю» исемле иде ул. Аңа исемне Куприн хикәясенең каһарманы хөрмәтенә куйганнар иде. Әллә шуңамы, ул бик үзенчәлекле Песи булды. Үз әнисен белмәгәнгәдер инде, ул өйдәге өлкән апаны әни күреп яратты. Йокларга да аның белән генә ятты. Ю-Ю песиләр кебек йомарланып түгел, кешеләрчә, сузылып ятып йоклый иде. Йокысы туйгач, шкаф башына менеп кунаклый да «әнисенең» күзен ачканын көтеп ята. Ул күзен ачуга, сөенеч авазы чыгарып, шкаф башыннан туп-туры диванга сикерә. Якын ара түгел, тик ул биеклекләр, сикерешләр ярата торган Песи иде. 
Кайчагында хуҗа абзый белән дә уйнап ала. Аларның яраткан уены теннис иде. Ю-Ю,  шкаф башында чагында үзенә бирелгән тупка тәпие белән тип-тиз генә, төп-төз генә суга да, шундук томырылып, туп артыннан сикерә. Тупның хуҗа кулына керүен күрүгә янәдән шкаф башына ыргыла. 

Хуҗалар белән бакчага йөрергә дә яратты ул. Юк, юк, һич тә шәһәрнең иркә мәчеләре кебек, махсус кәрҗиндә түгел, сукмактан, кеше рәтеннән йөрде ул. Әллә соң мәче булмады микән ул? Шул тиклем дә кешеләр сыман яшәргә тырышканына күрә әйтәм инде. 
Аның хис-кичерешләре дә кешеләрнеке сыманрак иде. Бер заман «әнисе» агымсуга тез тиңентен кереп, савыт-саба юарга кереште. Шул чагында күрсәгез иде сез Ю-Юның өзгәләнүләрен. «Кермә, чык, агып китәсең! Батып үләсең! – дип, сабый баласы өчен анасы өзгәләнә диярсең. «Мияу-мияу» белән генә аңлата алмагач, тәвәккәлләп, суга үзе кереп китте. Имеш, үзе кереп алып чыга теге тыңлаусызны!
Әй аның ул «әнисен» сакларга, кайгыртырга тырышулары! Ул хатынның аяк астына тычкан тотып алып кайтып та сала торган иде. Бакча юлында «әнисе» күренүгә башта атылып-бәрелеп чаба, аннан соң калган араны түшендә шуышып үтә торган иде. 

 Ю-Ю бакчада югалды. Үлгәндер, диделәр. Теге ханымга: «Озак килми тордыгыз, шул сезне сагынып кына үлгәндер ул», - диючеләр дә булды. Аны – түшендә ак «бантиклы» кап-кара матур Песине, исемен ишетүгә кара урман эченнән дә атылып чыга торган акыллы җәнлекне  бөтен бакча кешеләре таный иде. Югалды шул. Аны бүтән күрүче булмаган. Сагындыра Ю-Ю, һаман сагындыра...

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар