Күңелеңә җыйма
Җанымны бүлеп бирә алмадым
Өстән-өстән генә укысагыз, сез минем хатымнан, мөгаен, бернәрсә дә аңламассыз. Балам үлде дигән, шуның артыннан ук, табибларга зур рәхмәт дигән, диярсез. Акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларга ашыкмагыз әле. Әйе, чыннан да, күп еллардан бирле күңелемдә йөргән олы рәхмәт хисләремне сезнең журнал аша балалар табибы Рәфия Рашат кызы Аксаковага җиткерәсем килә минем.
Гөлфизәбез кинәт авырып китте безнең. Дүрт ай ярымга кадәр төчкереп тә карамаган баланың кинәт кенә температурасы югары күтәрелде, аны көзән җыера башлады. Ашыгып балалар табибын чакырттык. Ул нәниебезгә күз салу белән:
“Җыеныгыз, Казанга китәбез”, - диде. Комадагы балабызны үз кулында тоткан килеш республика балалар клиник хастаханәсенә кадәр озата барды.
...Вируслы энцефалит, диделәр. Елларга сузылган тәүлекләр башланды. Реанимация ишеге төбендә өзгәләнүләребез әллә күпме булып тоелган сигез көннән соң тәмамланды. Ә өйгә безне ике айдан соң гына җибәрделәр әле. Хастаханә ишеген ябып чыгуы терелгән очракта гына күңелле ул. Табиблар бездән бернәрсәне дә яшермәделәр. “Вирусын үтерә алмадык, көчле, сәламәт бала булганга гына моңарчы яши”, -диделәр. (Шул ук сүзне безгә Рәфия Рашатовна да әйткән иде инде. “Ир бала булса,
Казанга йөртми дә идем. “Кызлар ныграк, Гөлфизә сәламәт туды, бәлки...” - дип уйладым”, - дигән иде ул.) Соңгы өметебезне профессор юкка чыгарды. “Юк, балагыз барыбер яшәмәячәк, теләсә кайсы көнне йөрәге ярылырга мөмкин”, - диде ул.
Безнең хәлне балаларын югалтканнар гына аңлар. Үзебез дә яшәү белән үлем арасында идек. Тышта кышмы, җәйме, салкынмы, җылымы - барыбер. Кешеләр ниләр сөйләшәләр, нигә шатланалар, кайгыралар - аңлашылмый.
Гөлфизә туган елны көз салкын, яңгырлы булып килде. Ката-туңа бәрәңге алып, мин дә үземә салкын тидердем. Урынга да ятып авырмадым, иреннәрем генә чабырып чыкты. Без бит ирен чабыруны чиргә дә санамыйбыз инде. Шул килеш кызымны имезүне дәвам иттем. Табиблар вирусны аңа, мөгаен, шул вакыт күчкәндер диделәр. Белгән булсам, өйдән яланаяк чыгып чабып, терелмичә Гөлфизәмнең күзенә дә күренмәгән генә булыр идем бит!..
Йокысыз төннәр башланды. Бала урын-җиргә ятып йоклый алмады. Без аны ирем белән чиратлашып, күкрәккә каплап, күтәреп чыгабыз. Ашый-эчә, йота да алмый иде ул. Өч сәгатьтән өч сәгатькә тамагына шприц белән сыек ризык салабыз. Авыр минутларыбызны җиңеләйтүче туганнар, дуслар арасында Рәфия Рашатовна да бар иде. Гөлфизәне югалткач үзеңә җиңелрәк булыр дип, икенче баламны табарга да ул киңәш итте. Кызыбызга яшь тә сигез ай чакта улымны алып кайт
тым. Анысы тугач, без Рәфия ханымга бөтенләй тынычлык бирмәдек. Баладагы аз гына үзгәреш тә котыб ызны очыра иде, табибны бик еш чакырттык та, улыбызны үзебез дә күтәреп киттек, хәтта өенә барган чаклар да булды. Ник бер авыр сүз әйтсә икән! Хәер, безгә генә түгел, аның барча кешегә, барлык балаларга да мөнәсәбәте шундый. Һәрберсенең исемен, нәрсә белән авыртканын белә, очраган саен сорашып, белешеп тора. Үзе дә өч бала тәрбияләүче бу табибә ханымның олы җанлы, ярдәмчел булуына бездә күпләр соклана.
Кызымны терелтү өмете күңелемдә бер генә минутка да сүнмәде. Җанымның яртысын бүлеп бирергә иде дип чәбәләнгән көннәрем бихисап иде минем.
Өч яшь ярымга кадәр яшәде ул. Рәфия Рашатовна килгән саен: “Яхшы карыйсыз, гомерен сез озынайтасыз аның”, - дия иде. Әйтмәсә дә, баланың күптән күзен йомарга тиешлеге аңлашыла иде.
Күрми, белми калмыйк дип, без Гөлфизәне гел саклап тордык. Әмма соңгы мизгелендә барыбер янында була алмадым бәбекәчемнең. Улым белән больницада ята идек. Ирем: “Гөлфизә авырайды”, - дип килеп әйтте. Күпме генә ялварсам да, сорасам да, табиб мине өйгә җибәрмәде. Рәфия Рашатовна булган булса иде шул чак!..
...Кызым тагын төшемә сөйләшеп керде бүген.
Нурия ГАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Сабырлык кына телэргэ кала сезгэ.Бала кайгыларын бирмэсен Аллахытэгалэ?
0
0
0
0
Бик авыр хэсрэт.сабырлык бирсен Ходай барлык балаларын югалтканнарга эти-энилэргэ...Амин...
0
0