Логотип
Күңелеңә җыйма

Аның кабере янында басып торырга да хакым юк...

Сезгә бу хатын язганчы бик озак уйладым: язаргамы, юкмы дим. Әллә ничә башлап, кире ташладым. Ахырда менә тәвәккәләдем.

Сезгә бу хатны язганчы бик озак уйладым: язаргамы, юкмы, дим. Әллә ничә башлап, кире ташладым. Ахырда менә тәвәккәлләдем. Минем бу хатым кемнедер мондый ялгышлардан араласа иде дип язам. Күңелемне дә бик бушатасым килә. Шундый авыр чагым... 
Без аның белән машина сату салонында таныштык. Шундый бәхетле көнем иде бу! Машина алам бит! Ниһаять! Үземнеке булачак – кая телим, шунда утырып чыгып китә алачакмын! Кредитка булса ни?! Түләрмен әле әкренләп... 
Бәхеттән балкыган чагыңда бөтен кеше матур буладыр – шуңа ул миңа игътибар иткәндер. Чиратта без янәшә басып тордык. Чират диярлеге дә юк иде инде, 2-3 кеше. Сөйләшеп киттек. «Машинаны улыма алам», – диде ул. Тик нигәдер үзе генә иде. Аның гади кеше түгеллеген шунда ук аңладым. Салоннан чыккач, яныма килеп: «Телефоныгызны бирмәссезме, бәлки, очрашып бер сөйләшеп утырырбыз», – дигәч, аптырап та калдым. Мин кем дә, ул кем инде... Аның янында бөтен өстенлегем – яшьлегем генә. Тик яшь кызларны теләсә, ул әллә нинди чибәрләрне дә таба ала... Үзем шулай уйладым, үзем ул сузган кәгазь кисәгенә телефон номерымны язып бирдем. 
Икенче көнне үк шалтыратты ул. Башта: «Очрашырга вакытыгыз бармы?» – дип сорады, аннан соң мине алырга машина җибәрде. Без ул кичне аның белән ресторанда озак кына сөйләшеп утырдык. Ничектер, баштан ук эчкерсез, ихлас сөйләшү килеп чыкты. Ул балалары турында сөйләде, үзләре барган-күргән илләр турында. Минем бер чит илдә дә булмавымны белгәч, «Моны төзәтергә кирәк», – дип куйды. Кулы белән үрелмәде, аулакта калырга чакырмады... Шуңа күрә мин дә тәмам тынычландым – көлдем дә көлдем... «Шул көлүеңә гашыйк булдым мин синең», – диде ул соңыннан... Иртәләрен телефоныма аннан: «Хәерле иртә!» – дигән хәбәрләр килә башлады, кичен: «Тыныч йокы!» – дип язды. Димәк, уянуга да, йокыга китәр алдыннан да мине уйлый... Шундый кешенең үземә игътибар итүе миңа, әлбәттә, кызык иде. Аннан курьерның чәчәк букетлары китерүе дә рәхәт иде: үз яшьтәшләрең мондый затлы чәчәкләр бүләк итә аламыни?! 
Бер ай узгач кына беренче тапкыр үбештек без. Аяк астымда җир шуыша диләр бит әле, дөрес әйтәләр икән, минем нәкъ шулай булды. Мин, мөгаен, аны шул көнне ярата башлаганмындыр... Аның гаиләле икәнен, яшь араларыбыз 16 ел икәнен белгән килеш. Миңа бары тик ул гына кирәк иде – башка беркем күземә күренмәде... 
«Минем аркада ялгыз калачаксың, кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк бит сиңа», – дия иде ул. Минем өчен чын күңелдән борчылып әйткәнен белә идем, чөнки икенче мизгелдә үк: «Мин бит синнән олы – барысын да аңлыйм, әмма синнән баш тартырга үземдә әлегә көч тапмыйм», – дип өсти иде. Бала турында еш сөйләшә идек без. Минем бик табасым килә иде баланы, тик кияүгә чыкмаган килеш бала алып кайта алмый идем шул. Әни моны күтәрә алмас дип курыктым. Хәзер аңлыйм, тәвәккәллисем булган икән – үз баласын  кичермәгән әни кеше юк бит ул, минеке дә кичерер иде. 
Хатыны нәрсәдер шикләнгәндер дип уйламыйм – мин бит явыз сөяркә түгел идем. Безнең мөнәсәбәтләрне ул да белсен дип ялгыш бер адым ясамадым. Киресенчә, ул: «Аерылам, синнән башка яшәвем барыбер яшәү түгел», – дигән чакларда, аны бу уеннан кире кайтару өчен барысын да эшләдем. Ике улы зурлар булса да, кызы кечкенә иде әле. Мәктәп баласы гына. Мин аның яшендә булганда әтием безне шулай ташлап чыгып киткән иде. Ул чакта түккән күз яшьләрем, кимсенүләрем, үртәлүләрем әле дә истә. Яраткан кешемнең баласы шулай газаплануын тели ала идеммени?! 
Биш ел бер мизгел кебек узды да китте. 
Ә ярты ел элек аңа «яман шеш» дигән диагноз куйдылар. Икәү кочаклашып еладык ул көнне... Безнең очрашулар шул көннән соң сирәгәйде. Ул операциягә больницага ятты. Операциянең кайсы көнне буласын әйткән иде. Операция ничек узды, уңышлымы-түгелме, ул аңына килгәнме-юкмы, реанимациядәме, әллә палатадамы – берсен дә белмим... Сөяркәнең авыр хәлен мин шул көнне бик нык сиздем. Әйе, аның күңеленә, җанына якын кешемен, ул мине ярата, әмма минем аңа бер хакым юк. Хәтта хәлен сорарга да! Больницага, бәлки, шалтыратырга булгандыр. Тик иң беренче сорау: «Сез аңа кем?» – булыр иде бит. 
Хәле аз гына алга киткән кебек булган иде дә, аннан тагын авырлашты. Бер-бар артлы кабат ике операция ясадылар аңа. «Их, янында булырга, төн утырып, күзенә карап саклап чыгарга!» – дип өзгәләндем. Тик кая ул... 
Ике атна элек ул миңа соңгы тапкыр шалтыратты. «Мин өйдә. Әле менә үзем генә калган чагым. Башка болай үземне генә калдырмаулары бар. Хәлем начар, бәхилләшик», – диде. Мин еладым да, еладым, җүнләп сөйләшә дә алмадым. Гел: «Тереләсең! Тереләсең!» – дип кабатладым. Шулай саубуллаштык. 
Инде ике атна кулымнан телефонымны бөтенләй төшергәнем юк. Менә-менә шалтыратыр кебек – ишетми калырмын дип куркам. Үз-үземне алдавым гына  икәнне дә беләм – шалтыратмаячак ул башка. Бәлки, ул инде исән дә түгелдер. Инде җир астында ятадыр... Ә мин бернәрсә белмим! Хәтта кабере кайда икәнен дә белмәячәкмен! 
Бу арада түккән күз яшьләрем елга булгандыр инде. 
Кызлар, бу хатны сезнең өчен язам: кемнеңдер сөяркәсе булырга ризалашкан очракта бер нәрсәне аңлагыз: ул кеше сезне бик яратса да, сезнең аңа бер хакыгыз булмаячак. Хәтта, безнең очрактагы кебек, ул-бу булса да, аны соңгы юлга да озата алмаячаксыз, кабере янында да басып тора алмаячасыз. Мондый газаплар кирәкме сезгә? Һәрнәрсәнең башына караганда ахырын уйларга кирәк ди әни. Ул менә тагын хаклы булды. 
Альбина, Казан (исемемне үзгәртеп яздым).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар