Логотип
Күңелеңә җыйма

Әнине үзебезгә алып килдем һәм бик тә үкендем

Бу кышны әнине үзебезгә алып килдем. Олыгайды инде, аяклары да сызлый.

Авыл да ерак, атна саен кайтып булыша алмыйбыз, дидек тә, әнине гомер иткән йортыннан кузгатып, язга кадәр генә булса да үзебезгә яшәргә алып килдек. 

Баштагы атналарда бу гамәлебез өчен сөенеп, әле ярый шулай эшләгәнбез дип йөргән идем, хәзер менә фикерем үзгәрде әле бераз. Олы кешене шәһәрдә яшәтүе бик читен икән ул. Иң элек аның үзе өчен читен. Без менә шунысын уйлап бетермәгәнбез. 

Без үзебез дә дүртәү: ирем белән мин, җитеп килгән ике малай ике бүлмәле фатирда яшибез. Әни килгәч, аңа үзебезнең бүлмәне биреп, ирем белән кухняга чыктык. Ярар инде, берничә генә айга түзәрбез, яз җиткәч, әнине авылга кайтарасы булыр әле, дидек. Малайлар бүлмәсенә дә кертсәң ярар иде дә, анда тар шул. Аннары, җитеп килгән малайлар янында аның үзенә дә кыен булыр иде. Җитмәсә, тегеләре төне буе компьютер артында утыра, әнигә йокларга да бирмәсләр. 

Алып кына килгән мәлләрдә әнигә ничек кенә хөрмәт күрсәтергә дә белмәдем. Ул бездә болай да бик сирәк кенә кунак була иде, әнине үзебезгә алып килеп, күңелем кушканча кадер күрсәтергә дип хыялландым. Хәзер менә шул хыялым чынга ашты дип сөендем. Ләкин иртәрәк сөенгәнмен. 

Әллә картлыкмы ул, әллә әнинең үз холкы шундыймы, читтә яшәп, кунак кына булып кайтып киткәндә сизмәгәнбез генәме – безнең әни шактый ук кире кеше икән бит ул. Мин инде иртән иртүк, эшкә киткәнче боткалар пешереп, әнигә кайнар ризык ашатып калдырырга дип тырышам. Ә ул әйтерсең кечкенә бала, киреләнә. «Әле ашыйсым килми», – ди. Йә булмаса, «Сез киткәч ашармын әле», – ди. Аннары «Мин иртән ботка ашап күнекмәгән шул», – дип әйтә башлады. «Нәрсә ашыйсың килә, әйт, мин шуны пешерермен», – дип тә карыйм. Алай ашыйсы килгән әйберсе дә юк сыман. «Сез киткәч ашармын», – дип калса да, кайтышыма ул боткасы шулай тәлинкәдә килеш торган, ашамаган булып чыга. 

Көндез җылытып ашарсың дип, контейнерга салып суыткычта итле ризык калдырам. Анысына да кагылмый. Өстәлгә алмалар, мандариннар юып куям. Юк, ник берсен бер ашап карасын. «Әни, ник боларны ашамадың инде? Көне буена ач тордыңмыни?» – дим, борчылып. «Аларын ашасам, эчем авырта», – ди. Инде болай да әнигә файдалы булсын, аңа ашарга уңайлы булсын дип, ризыкның аңа туры килә торганын гына пешерергә тырышам.

Бөтенебез бергә булганда, безнең янга утыртып булмый. «Башта сез ашап китегез әле, аннары утырырмын», – ди. Әни үз бүлмәсендә ялгызы моңаеп утырганда минем дә тамактан ашау узмый. Беләм инде, киявеннән уңайсызлана, аның янында ашарга ояла. Хәзер җаен таптым: ирем белән малайларны алданрак ашатып озатам да, үзем әни белән утырам. Әнинең ашамыйча, чемченеп кенә утырганына ачуым да килә. Хәрәкәт булмагач, аппетиты да юк, күрәсең.

Тагын бер ачуымны китергән нәрсә – әнине ваннада юынырга күндереп булмый. Әйе, аңлыйм, олы кеше ваннада юынып өйрәнмәгән шул. Ләкин шәһәр фатирында кайнар мунча юк, шул ваннада гына юынырга кала. Ярар инде, ничек кирәк шулай көйли торгач, ваннага урындык куеп, душта коенып чыгарга риза була тагын үзе. Душта гына юынып, тәне чистармый торгандыр дип борчылам. Тәнен мунчалалап ышкый башласам, авырттырасың, дип чәпчи. 

Килгән генә мәлләрдә бәдрәфкә керә алмыйча интекте. Без эшкә чыгып киткәч, өйдә үзе генә булганда ничек итсә дә итә әле. Ә шимбә-якшәмбе көннәрендә, өйдә ирем һәм балалар булганда, бәдрәфкә керергә шулкадәр кыенсына. Көне буе кысталып утырып, бөерләре авырта башлады. «Әни, оялма инде, сиңа беркем дә игътибар итми бит, аларның синдә эше юк», – дип юмалый-юмалый, бәдрәфкә керергә чак күндерәм. 

Урамга алып чыгу турында әйтәсе дә юк. Аңа аяк терәп каршы. Урамга чыксам, машина тавышы башыма каба, биек йортлар арасында башым әйләнә, ди. Каба да торгандыр инде, зур шәһәр бит, машина шавының тынып торганы юк. Паркка алып барырга, аулак җирләрдә йөреп кайтырга аяклары авырта. 

Әнинең дүрт стена арасында, саф һавага, урамга чыгарга зар булып яшәве дә җанымны талкый. Авылда, үз өендә яшәсә, көнгә бер булса да ишегалларын әйләнеп керер иде, ичмасам. 

Инде менә мартның да уртасы җитеп килә. Шушы биш-алты ай эчендә әни тәмам картайды, бетереште. Шәһәр һавасы килешмәде инде аңа. Төннәрен йоклый алмый, керфек тә какмый чыккан төннәре күп.

Кайчагында үземне шулкадәр гаеплим: никләр генә алып килдек икән аны монда. Яшәсен иде үзе булдыра алган кадәр үз өендә. Кайтып, булышып йөрер идек әле ничек тә. «Алай булгач, ник кайтарып куймадыгыз соң?» диярсез. Авылда газны сүндереп, торбадагы суларны агызып киткән идек шул, бик теләсәң дә яз җитмичә кайтара алмыйсың. Хәзер менә бездә яшәгән шушы ярты елда тагын да  ябыккан, сулыгып калган әнигә карыйм да, аны ничек итеп ялгызын гына авылда калдырырбыз икән, дим. Монда алып килеп, без аның гомерен генә кыскарттык бугай.

Олыгайган әнисен үз яннарына шәһәргә алдырган кешеләр күптер инде ул. Аларның әниләре ничек ияләнде икән шәһәр тормышына? Боеккан әнигә карап үзәкләрем өзелә. Үзем хыялланган кадерне тәки күрсәтә алмадым мин аңа. Тилмерттем генә сыман. Аптыраган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олыгайгач бер дә балалар янында ятасы килми шул. Үз өемдә үз көем. Әнинең безгә килергә риза булмавына аптырый идем. Хәзер аңладым мин аны

    Хәзер укыйлар