Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниемнең дисбесе 4

Аһ, гомер ничек тиз уза! Бер фотода бар туганнар бергә җыелган: әтисенең гомер бәйрәмен билгеләп узган мәлләре...

Дәвамы. Башыhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-2

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-3


Зөлфия әнисе дисбесенең яшел төстәге гәрәбәләрен бармаклары белән берәм-берәм җептән шудырып, урыннарын алыштыра. Ә күз алдыннан Нәкыя апаның тормыш юлы кино кадрлары шикелле уза. Зөлфия әнисе сөйләп калдырган һәр истәлекле вакыйганы күңеленең иң тирән җиреннән чыгарып яңарта да, онытмас өчен хәтер янчыгына салып бара шикелле. 

 «Ата-анасы исән булганда кеше ничә яшьтә булуына карамастан, бала булып кала», – дип әйтәләр халыкта. Чыннан да, бу сүзләрдә хаклык бар. 15, 40, 50 яшьтә дә син алар өчен газиз бала булып каласың. Әниләр көннең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, синең ач булмаганыңны, башыңа кигән-кимәгәнеңне белергә хокуклы. Әгәр дә сиңа яхшы икән, аларның да күңелләре тыныч. Тормышта авыр хәлгә тарысаң, ата-анаң да кайгыра, тамакларыннан ризык үтми башлый, йокылары кача. Пар гаиләдә туып, тәрбия алган бала тормышта да нык басып тора. Әти-әни синең һәр уңышың өчен чын күңелдән шатлана, горурлана, авырлыклар килгәндә сиңа ярдәмгә ташлана! Әти-әниле кеше – бәхетле кеше.

Зөлфия хәзер дә, нинди генә эшкә тотынмасын, күңеленнән әти-әнисе белән сөйләшә, киңәшләшә. Вафат булганнарның җаннары исән, без аларны бары күрмибез, диләр. Якыннарыбыз безне күкләрдән күзәтеп тора... Кайвакытта үлгәннәрнең җаны күбәләк булып очып кайта, дип тә әйтәләр. Моның шулай булуына ышаныйк, кадерлеләрен югалткан кешеләрнең өметләре сүрелмәсен: сирәк кенә булса да, күңелләргә юаныч булып, төшләребезгә керсеннәр...

Зөлфия дә, Айсылу да Маркиз абый белән Нәкыя апаның йөзләренә кызыллык китермәскә тырышып яшәде: киләчәктә дә, аларның тугрылыклы дәвамчылары булырга тырышырлар.

Зөлфия китап киштәсеннән тышлары саргая башлаган фотоальбомны табып алды. Еллар кире чигенде сыман: менә алар – дөньядагы иң кадерле кешеләр фотодан елмаеп карый. Гаилә белән төшкән сурәтләрдә бар кешенең дә кәефе шәп. Менә Зөлфия белән Рәиснең никах көне фотолары: әнисе ак яулыктан, әтисе чиккән түбәтәйдән. Олыгаеп килсәләр дә, икесе дә зифа буйлы булып калганнар, йөзләрендә яшәү яме балкый. Әнисе бу вакытта дингә кергән иде инде: биш вакыт намазын калдырмады. Кода-кодагыйлар да бик әйбәт гаиләдән, укымышлы, диндәге кешеләр булып чыкты. Балаларын башлы-күзле итү – ата-ана өчен зур шатлык! Йөрәк парәләре яхшы гаиләгә эләксә, бигрәк тә! 

Зөлфиянең никах мәҗлесе 2014 елның 29 октябрендә узды. Бер фотода кода-кодагыйлар шат елмая: кайнана Талия белән кайната Исмәгыйль уллары Рәисне өйләндерә. Киленнәреннән канәгать булулары аларның йөзләреннән сизелеп тора: Зөлфияне беренче күрүдә яраттылар, «кызым» дип эндәштеләр. 2021 елда кайнананы да җирләргә туры килде...

Аһ, гомер ничек тиз уза! Бер фотода бар туганнар бергә җыелган: әтисенең гомер бәйрәмен билгеләп узган мәлләре... Зөлфия фотолар арасында әнисенең туган авылында төшкән фотосын күреп алды: яулыклы апалар Нәкыя апаны уратып алганнар, йөзләрендә шат елмаю балкый. Тирә-якта авылның матур йортлары, чишмәсе, йөзьяшәр агачлары шәйләнә. 

Искиткеч матур табигатьле авыл шул – Морт авылы. Кешеләре дә ярдәмчел, гади, эчкерсез. Авыл халкы авыр елларда яралы күңелләрне канат астына сыендырган. Нәкыя апа укыган мәктәптә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар урнаштырыла. Халык бу сабыйлар белән соңгы ризыклары, киемнәре белән бүлешә. Авылда аерым урында кечкенә зират та бар: анда сугыш вакытында эвакуацияләнгән сабыйлар җирләнгән. 

Нәкыя апа исән вакытында балачагы, яшьлек еллары узган туган авылына еш кайтты: әби-бабаларының каберләрен зиярәт кылды, туганнар белән очрашты. Зөлфиянең әбисе Фатыйма 1978 елның августында вафат булды. Сәмигулла бабай якын кешесен югалткач, бер ел гына яшәде. Аларның каберләре янәшәдә.

Фатыйма әби соңгы елларда онкологик авыру белән көрәште. Нәкыя әнисен авылдан шәһәргә дәваланырга алып килде. Сәмигулла бабайның оныгы Әлфия Зөлфиягә кызыклы хатирәләр сөйләде: Нәкыя апа Казанга киткәч, Сәмигулла бабай үз-үзенә урын таба алмый башлый, хатынын бик сагына, үзен дә калага алып китәргә куша. Әлфия апа бабасының сүзләрен тыңлап, аны Казанга алып килә. Бабай хатынын бик юксынган булгадыр инде, сөйләшеп, сораулар яудырып, авыру кешене арытып бетерә. Әлфия апа бабайны ял иттерер өчен циркка алып китә. Үз гомерендә бу тамашаны беренче күргән бабай артистларны шаккатып күзәтә: «Күз буалар болар» – дип, канәгатьсезлек белдерә. Цирктан бабайны трамвайга утырып кайталар. 

Мәктәп еллары Зөлфия әнисе өчен сизелми уза: тырыш кыз укытучы аңлатканнарны хәтеренә сеңдереп бара. Ул аеруча математика фәнен ярата, сыйныфка бирелгән биремнәрне тиз арада чишә дә яңаларын көтеп утыра. Укытучы Нәкыянең тырышлыгын бәяли: «Син укырга дип туган, укы, укымышлы кеше булырсың. Илебезгә акыллы белгечләр кирәк», – дип, кызның күңелен үстерә. 

Ул вакытларда Нәкыягә җиңел булмагандыр: яшь кызга үги әтисенең оныкларын карашырга, йорт эшләрендә дә булышырга кирәк була. Фатыйма бу өйгә хуҗабикә булып килгәч, башка бала таба алмый. Ире Сәмигулла да хатыныннан 12 яшькә өлкән була бит.

Нәкыя эштән курыкмаган: өй эшләрен дә башкарган, мәктәптә дә алдынгылар рәтендә барган. Зур, тату гаилә булып яшәгәннәр. 

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-5.)

Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар