Логотип
Күңелеңә җыйма

Алтынбашлар – артык кашыклар

Гомеремдә беренче мәртәбә педикюр ясатырга кереп утырдым. Акча жәлләгәннән түгел, кемнедер үземә хезмәт иттерүдән оялганнан. Бу юлы да кермәс идем, очлы кайчы белән, күрер күрмәс азапланып, бармакларымны җәрәхәтләп бетерүдән арыдым. Әйдә, бер кыланып карыйм инде.

Күк төсендәге жакет-чалбар кигән кызыкай   кәнәфине минем буй-сынга җайлап утыртып куйгач, кергәнемә сөендем тагын. Ләгәнгә сабынлы җылы суын салды, тырнакларымны игәде, кырды, кисте, шомартты, майлады. Буярга да уйлаган иде –  анысыннан баш тарттым. Болай да бик әйбәт булды ич инде!

Шулай иркәләнеп утырганда җайлап кына сораштырам. Чибәркәй (чыннан да бик чибәр!) җиренә җиткереп татарча сөйләшә. Шуңа күрә әңгәмәбез дә җайлы агыла. Мин аннан бу һөнәргә кайда укуы хакында сораштырам. Хәзер  сервис нечкәлекләренә, визажист  зәвыгына өйрәтә торган махсус көллиятләр дә бар бит. Шуларның берәрсен тәмамлагандыр инде авылдан килеп, дип фаразлыйм. Кызга шуларның бер-икесен атап та карадым. Ә ул елмая гына. Аннары «җиңеннән» уен тузын тартып чыгарды: «Аспирантурада укыйм мин! – Алай икән! – Химия-технология университетының ...факультетын тәмамладым.»

Электроника белән бәйле инструментлар иҗат итүгә бәйлерәк өлкә дип аңладым.

Татар авылыннан, татар мәктәбеннән килеп, дәрәҗәле факультетка укырга керә алуына гаҗәпләнергә өлгермәдем, ул (исемен әйтмим) мине БДИ ын югары балларга тапшыруын һәм бернинди репетиторлар ярдәменә мөрәҗәгать итмәвен әйтеп  сокландырды. «Югары баллга ирешүнең бер ние дә юк аның. Нибары өй эшләрен көн дә әзерләп барырга гына кирәк. Энем дә шулай укыды. Ул да Авиация институтына керә алды. Мин бакалавриатны да, магистратураны да бик яхшы билгеләре белән, югары стипендия алып укып, хәтта президент стипендиаты да булып  тәмамладым. Энем дә шулай укып бара».

Педикюр салонында эшләве фатир өчен түләргә акча эшләргә кирәк булганнан икән. Шундый яхшы әзерлекле, сирәк белгечлек иясе диплом алганның соңында  укыгандагы стипендиясеннән  (25 мең иде диде) яхшырак түләнә торган эш таба алмаган. Югыйсә, АКШ та яки Канадада булса, аны меңкуллап күтәреп алырлар иде бит, дип уйлыйм. Бәлкем әле, фатир мәсьәләсен дә хәл итеп бирерләр иде.  Әнә, БДИ ны 100әр баллга ташырган Бөгелмә кызын, Самарага укырга киткәнен белгәч, Казанга кайтырга кыстадылар кыставын. Ә менә укып бетергәч, ул алтынбашлы кыз да эш таба алмый йөдәп йөрмәс микән? Яшьлеге, иҗат дәрте чәчрәп торган садә авыл баласының, алтын башлы баланың, тырыш баланың тормышта ничек урнашырга белми аптыравы өчен кемгә ачу белдерергә, мондый ваемсызлык өчен җавапны кемнән таләп итәргә соң? Эшләр бу рәвешле барганда киләчәктә татар фамилияле мәшһүрләр белән мактана  алырбызмы без. Кайчандыр Пушкин да бит «Россиянең үз Ньютоннары булырмы?» дип борчылган булган. Нәрсә югары фәнгә керә алу өчен бүтән кавем кешесенә әйләнү (өйләнү, кияүгә чыгу) зарурмы? Юктыр ла, иң мөһиме – алдан ук үтемле фамилия йөрткән гаиләдә туу, кемнеңдер баласы, оныгы, пләмәше булу шарттыр. Ә бу кызның ата-анасы колхозчылар. Анысы, җебегән кызга охшамаган ул. Берәр әмәлен табар. Тик кайчан?

Әлеге туташны якты дөньяда балкытырга теләгән берәр милләтпәрвәр табылса, педикюр салонында гомерен әрәм итүче кызның  координатлары редакциядә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэхсэн узем бер кызны белэм..11 классны ун елда укып бетереп, ЕГЭ ны бик яхшы биреп, Питерга чыгып киткэндэ(берузе) 17 тулмаган иде эле..кызыл дипломга бакалаврны бетереп, эш табып(уз хонэре буенча) магистратурада укыды.. сез язган кыз бит эле аспирантурада укый, минемчэ, ул акылсыз тугел, гелт тырнак чистартып утырмас... белемле кеше баребер югалмас..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганыч заманасы шул, кемнеңдер туганы булмасаң юк инде. Мин үземнән чыгып әйтәм, югары белемем бар, энергетика элкәсендә, гади идән юучы булып эшлим, юкса КГЭУ тәмамладым. Ә бездә техникум дипломы белән инженер булып утыралар, чөнки терәкләре бар....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик эхэмиятле мэсьэлэ кутэрелгэн бу язмада, кубрэк кеше укып чыксын иде.

        Хәзер укыйлар