Логотип
Күңелеңә җыйма

Акча туздырырга өйрәтегез!

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Хатын-кызларны акча туздырырга ярата, диләр. Бу хакта халыкта әллә никадәр мәзәк йөри. «Хатын-кыз теләсә кайсы миллиардердан миллионер ясый ала», дигәне иң популярыдыр, мөгаен.

Хатын-кыз затыннан булсам да, акча туздыру бер дә минем хакта түгел ул. Минем янчыкка (ярый-ярый, картага) бер кергән акча анда әйтерсең лә «кара тишеккә» төшеп чума. Акчаны саклап тоту буенча интернетта курслар сатсам, әллә кайчан баеп бетә идем инде, валлаһи.
Беркөнне ирем белән кибеткә чыгып, аңа кием-салым карыйсы булдык. Мондый вакытта ул мине ничек тә ияртмәскә тырыша, чөнки саранлыгымны яхшы белә. Бу юлы да кызым белән икесе шыпырт кына чыгып таймакчылар иде, белеп алдым да, «койрыкларына» утырдым. «Россиянең беренче экономисты белән кибеткә чыгудан ни мәгънә?!» – дип авыр сулады безнең гаиләнең «самый не экономный» әгъзалары (ирем белән кызымны әйтүем). «Аның каравы, күпме акчаң янга калачак», – дидем үземне Эльвира Нәбиуллина кебегрәк хис итеп.

Нишләтим, ни хәлләр итим – сакчыллык минем канда шул ул. Кечкенәдән акчаны юк-барга туздырмаска, исәпләп кенә тотарга дип өйрәттеләр бит безне. Атна башында әни сеңлем белән икебезгә дә мәктәп ашханәсеннән берәр тәмле әйбер алырга дип иллешәр тиен акча бирә. Эх, нинди генә тәмле әйберләр юк анда: җимешле кекс та бар, чикләвекле «йөзек» тә, баллы коврижка да... Иң арзаны – сигез тиенлек коржик. Иллене сигезгә бүлсәң, һәр көнне берәр коржик алып була. Әле ике тиене кала да. Менә шулай итеп кечкенәдән «финансовая грамотность»ны үзләштереп үскән кеше мин.

Хәзер әнә акчага җиңелрәк карарга, үзеңнән бернәрсә дә жәлләмәскә кушалар. Мөгаен, дөрес әйтәләрдер. Бу дөньяда ике яшәмибез, тормыш көтәргә иң кирәкле әйберләрне алудан тыш, ара-тирә үз-үзеңә бүләк ясасаң яхшы инде ул… Ләкин минем көрәшеп-көрәшеп тә, һич җиңә алмаган бер кимчелегем бар (дөресрәге, кимчелекләрем күп, монысы шуларның берсе). Үземә акча туздыра алмыйм.

Бик-бик кирәк булган әйберләрдән тыш, нәрсәдер алырга туры килсә, җиде кат кына уйламыймдыр. Бер әйбергә күзең төшеп тә, алыйммы-юкмы дип икеләнсәң, психолог-лар бу уй белән бер кич йокларга куша. Әгәр иртән дә уең үзгәрми уянсаң, димәк, алырга кирәк, диләр. Бу сүзләр дә миңа һич кенә дә туры килми. Ул уй белән атна гына түгел, ай буена да яши алам. Ләкин акчамны туздырырга барыбер ашыкмыйм.
Хәзер туган көннәрдә бүләккә акча бирү гадәте бар. Якыннарым да миңа: «Үзеңә кирәк әйберне алырсың», – дип акча гына бирмәкче. «Акча бирә күрмәгез, – дим аларга. – Үлгәндә дә үземә бер әйбер дә алмаячакмын, гаиләнең кирәк-ярагына тотып бетерәчәкмен». Премияләр белән дә шул хәл. «Премия бирсәләр, яңа сумка алам», – дидем берсендә. Чынлап та, сумкамны алыштырырга вакыт җиткән, кеше янында йөргәч, бераз затлырак, яңаракны тотып йөрисе килә. Кибетләрдә караштырып йөрдем-йөрдем дә, үземнең чын күннән тегелеп, бераз гына кыршыла төшкән сумкамны тотып кире кайтып киттем. Буявын яңартып, менә бу ябылмый башлаган замогын алмаштырсаң, монысы да ярамаслык түгел икән әле. Кырык сумка белән нишлим мин?!

Кибеттән янә буш кул белән әйләнеп кайтканымны күреп, бер-берсенә мәгънәле генә караштылар да, бер сүз дәшмәде өйдәгеләр.
Менә кызым маладис, ичмасам. Ул яктан бер дә миңа охшамаган. Күзе төшә икән, акчам бетә дип уйлап тормый, ала да кайта. Минем дә шундый буласым килә. Ләкин булмышың андый түгел икән, үзгәрермен димә... «Синең сакчыллыкка сокланам», – диләр миңа. «Синдә һәрвакыт әҗәткә бирергә акча була», – дип тә мактаган булалар. Ә минем бу гадәтемне үзгәртәсем килә. Кием сайлаганда акциялесен түгел, ошаганын аласым килә. Сумкаларым да һәр киемгә берәр булсын, аяк киемнәрем дә…

Матур киенергә яраткан, үз-үзен карап кына тора торган бер ханымнан интервью алганда, сүз шул темага кереп китте дә: «Сезнең ничә көзге пальтогыз бар?» – дип сорап куйдым. Шактый гына уйланды да: «Көзге пальтом күп түгел икән шул. Унлап кынадыр», – дип шаккаттырды.
Минем икәү алар: берсе – кара, берсе сөт төсендә – бөтен кием белән дә туры килә торган универсаль төстә булсын дип сайлаган идем.
Акчаны туздырырга кирәк, дип өйрәтә белгечләр. Ул гел әйләнештә булырга тиеш, диләр. Үзеңнән акчаны жәлләмәскә өйрәтүче берәр коуч эзләргә булдым әле. Өйрәтсеннәр мине дә акчаны туздырырга. Чын хатын-кыз шундый булырга тиеш ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар