Эш белән мавыгып китеп, бүген Сабан туена бүләк җыярга чыгасыларын онытып та җибәргәнмен. Ни арада килеп тә җиткәннәр. Урамда – безнең капка төбендә егетләрнең гармунга өздереп җырлаганнары ишетелә: “Ач капкаңны, керәбез! Нурлы йөзең күрәбез...”
Бакчадагы су кисмәгендә тиз генә кулларымны юып (чүп утап ята идем), өйгә атылам. Түр якның өстәл өстендә Сабан туена бирергә махсус атап алып кайткан бүләгем ята. Шуны эләктерәм дә, йөгергән уңайга гына алгы яктагы көзгегә күз ташлап, капканың келәсенә үреләм.
Анда инде “концерт” кызып килә. Капка ачылу белән җырның яңасын башлыйлар: “Җиделе лампа якты яна, эчендә мае булса. Лилия дә (кемне күрсәләр, шуның исемен кушып җырлыйлар) җырлар әле, эчендә җаны булса!” Җырламыйммы соң инде?! Ел буена көтеп алган иң күңелле, елга бер генә була торган мизгелләр бит бу - яшьләрнең урамнарны тутырып килеп, гармунга кушылып җырлап, капка саен тукталып, Сабан туена бүләк җыюы.
Күрше апалар чәчәкле күлмәкләре өстеннән зәңгәр, яшел, көрән камзулларын киеп, ак яулыкларын таратып бәйләп, елмаешып, бүләк җыючы җигүле атның үз капка төпләренә килеп җитүен көтеп утыра. Дөрес, бүген дугасына кыңгырау элеп, ыңгырчакларына чуклар, тасмалар тагып җигелгән атлар бездә юк инде. Безнең авылда бүләкне мотоблокка арба тагып җыялар. Анысын да матурлап бизиләр. Элеккеге кебек, урамга сыя алмыйча атлаган егет-кызлар да юк... Тик шулай да, булганына шөкер итеп, клуб мөдиребез Ләйсән апа авылга кунакка кайткан бар бала-чаганы, яшь-җилкенчәкне кузгатып алып чыга бүләк җыярга.
Урамда әнә шул гармун тавышын ишетсәм, үзеннән-үзе күңел җилкенә башлый минем. Күз алдыма балачагым, яшүсмер чакларым, авылыбызның гөрләп торган тормышы килә.
Бүләк җыюга бәйле матур хатирәләр күңелемдә биш яшемнән үк яши. Без әле ул вакытта авылдагы балалар бакчасына йөри идек. Сабан туена бүләк җыйганны күреп калсыннар дип, тәрбияче апабыз безне дә көндезге йокыдан уятып урамга алып чыкты. Ә анда! Бөтен урам гөр килә! Урам тулы яшьләр, гармунга кушылып сыздыралар гына: “Сары чәчәк, сары чәчәк, сары чәчәк бәйләме. Унике айга бер килә ул Сабан туе бәйрәме!” Гармун тавышына җигүле атларның пошкырып куюы, дугаларындагы кыңгырау чыңы, кызларның челтерәтеп көлүләре кушылып, мәңге истә калачак, гомернең кайсы чорында да күңелне дулкынландырачак бер тантаналы да, газиз дә көй булып ишетелә.
Ул елларда һәр колхозда җигеп өйрәтелгән атлар бар иде шул. Бәйрәмгә генә җигә торган дирбияләре дә булгандыр. Ат арбасына вак-төяк бала-чага төялешкән. Колгага бәйләп булмый торган бүләкләр дә, чиләк-чиләк йомырка да шунда Яулыклар, сөлгеләр, күлмәклекләр бәйләнгән колгалар авырайгач, аны күтәреп йөргән егетләр дә арба артына утырып хәл ала.
Дугалардагы кыңгырауларын чыңлатып, атларны пошкыртып, бүләк җыючылар алдагы йорт каршысына туктала. Һәр йортның капкасы киереп ачылган. Капка төбе саен кунак. Апалар бирәсе бүләген (күбесенчә яулык яки күлмәклек тукыма була торган иде ул) култык астына кыстырып, башта алъяпкыч итәгендәге йомыркаларын арбадагы чиләккә бушата әле. Аннары, егетләрнең иңендәге колганы төшереп, анда үзенең бүләген бәйләп куя. Сабан туена бүләк бирү безнең якларда зур савап санала. “Яшен утыннан саклый ул”, - дип әйтә торган иде дәү әнием. Яшьләрнең һәр бүләк бирүчегә: “Рәхмәт яусын! Бәйрәм белән!” дип яңгыратып кычкыруларыннан инешнең таллары дертләп куя.
Без әле кечкенә, безгә алар белән урам әйләнергә ярамый. “Эһ, тизрәк үсәсе дә, алар кебек җырлый-җырлый бүләк җыясы иде!” – дип хыялланасың. Чынлап та, безнең яшьлеккә дә шулай урамнарны нурга, җырга күмеп, җигүле атлар белән Сабан туена бүләк җыю танатанасында катнашулар насыйп булды.
Менә быел да туган авылымда – Арча районының Кышкар авылында Сабан туена бүләк җыйдылар. Урамыбыздагы күп капкалар ачыла алмый калды... Буш капка төпләре бүләк җыючы яшьләрне нәүмиз генә каршы алып, тып-тын гына озатты... Ак яулыкларын таратып бәйләп, алъяпкыч итәгенә салган йомыркаларын йомарлап тоткан апалар күптән гүр ияләре...
Тик шулай да, Сабан туеның менә шушы иң кадерле, иң матур мизгелләренең – бүләк җыюның авылыбызда саклануына, аны балаларымның күрә алуларына шулкадәр сөенәм. Берничә сәгатькә генә булса да, ул мине балачагыма, гөрләп торган авыл урамыма алып кайтып килә. Рәхмәт сезгә, Ләйсән апа, рәхмәт сезгә, авылдашларым!
Фотода быелгы бүләк җыючылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк