Логотип
Күңелеңә җыйма

Абый бурычын кайтармый, нишләргә икән?

Мин сездә чыккан хатларның барысын да укып барам. Күпләр күңелен бушатасы килеп яза бугай. Шундый хәлләр була икән тормышта: аны туганнарыңа да сөйләп булмый, дусларың белән дә бүлешәсең килми. Менә мин үзем хәзер шундыерак халәттә.

Без гаиләдә абый белән икәү генә үстек. Ул миннән 5 яшькә генә зуррак. Яшь аермасы зур да түгел, бик кечкенә дә түгел. Безнең аралар бәләкәйдән бик якын булды. Шундый дуслар идек! Аны аңлатып бирә торган түгел. Сеңлем туа дип бик көткән ул мине. Әниләр гел сөйлиләр иде, мин тугач, күзләрем бик эренләгән, хәтта ача да алмаганмын. Көн саен күзләремне юдырып, әти белән әни дару салганнар. Елаганмын инде, билгеле. «Син бер бүлмәдә еласаң, икенче бүлмәдә абыең елый иде. Сине жәлләп инде! Безнең белән бөтенләй сөйләшмәс булды, аны сез авырттырасыз, кызганмыйсыз да, дип әйтә иде», – дип сөйли иде әни ул чакларны искә төшереп.  «Сез аны яратмыйсыз, яратсагыз көн саен күзләрен авырттырмас идегез!» – дип, әниләрне җәфалап бетергән. 

Үскәндә урамдагы бер малайдан тырнак белән дә чиерттетрмәде ул миңа. Яныма якын килүче дә булмады, чөнки беләләр иде – абый бар, ул минем өчен утка да керә, суга да керә. Шуңадыр, күпләр, киресенчә, минем белән дуслашырга тырышалар иде. 

Мәктәптә дә шулай булды. Башлангыч классларда укыганда ул тәнәфес саен диярлек яныма кереп чыга иде: минем бар да әйбәтме, берәрсе тимәгәнме, берәр нәрсәмне югалтмаганмынмы? Өйгә кайткач, башта икәү минем дәресләрне әзерли идек, аннан гына ул үзенекеләргә тотына. Әти белән әнидән дә ул миңа бер сүз әйттертми иде. Алар миңа эш кушса, шундук булышырга тотына, кайчак мине көтмичә, үзе эшләп тә куя. 

Казанга укырга киткәч, иң сагынган кешесе мин булдым бугай аның. (Мин үзем дә аны сагынып, юксынып, әнидән дә күбрәк еладым бугай.) Бер группадаш кызы белән очрашып йөри башлагач кына азрак тынычланды абый. Авылга кайтуга, әниләрдән качып, шул кыз турында сөйләшә идек. Бер елдан алар аерылыштылар. Абый аны бик яраткан иде – ул кызның үзен түгел, ә башка бер егетне сайлавын шундый авыр кабул итте. Аның бу хәсрәтен дә (ә абый өчен ул чынлап та бик зур хәсрәт булды!) без икәү бергә кичердек. Әни боларның белсен дә белми. «Икәү һаман нәрсә турында сөйләшәсез соң сез, бездән ни яшерәсез?» – дип ачуланып бетергән чаклары булды. 

Янымда абый булгангадыр, мәктәптә укыганда минем хәтта якын дус кызларым да булмады. Аралашкан дуслар күп, ә менә серләр бүлешерлек беркемем юк иде. 
Гафу итегез, боларны озаклап яздым, безнең ничек дус икәнлекне күрсәтәсем килде сезгә. Бүген миңа ничек авыр икәнлекне шуннан аңларсыз... 

Абый инде өйләнде, аның хәзер гаиләсе бар. Элеккеге кебек атлаган саен бер-беребезгә шалтыратып тормыйбыз инде. Әмма без барыбер якын! 
Ел ярым элек аларның балалары туды. Барыбыз өчен дә зур, сөенечле вакыйга булды ул. Әниләр өчен беренче онык бит – нишләргә белмәделәр инде. Югыйсә абый да утызга җитеп һаман онык белән сөендерергә ашыкмады аларны, мин дә һаман ялгыз. 
Абый шул вакыт машина алырга уйлады, моңарчы ул аны бик кирәксенми иде. Алган-алган яхшыракны алыйк дип, кыйммәтрәклегә тукталды. Акчасы җитеп бетми иде, миннән бурычка акча сорады. 

Күпме сорады – шуның кадәр чыгардым да бирдем. Абыйга «юк» дия алмыйм инде мин! 

400 мең сум алды ул миннән. «Ел ахырына кадәр түләп бетерәм мин сиңа», – диде. Бер икеләнмичә, шикләнмичә бирдем. Аңлыйм бит: бала булгач, машинасыз авыр, ул хәзер аларга бик кирәк. 

Бу хәлләргә инде икенче ел китте. Абый бурычының нибары 20 меңен кайтарды. Һәм иң «кызыгы» – калган өлешен кайтарырга да җыенмый! Чөнки хатыны рөхсәт итми! Имеш, мин акчаны болай да күп алам, гаиләм дә юк – берүзем генә... Ә аларның кулында кечкенә бала, ипотека түлиләр, абый эшендә кыскартуга эләкте – яңа эшендә зарплатасы элеккегедән азрак... Шулай булгач, мин туганнарча аларның хәленә керергә, бу бурыч турында онытырга тиеш...  Абыйның хатыны шулай уйлый. 

Әйе, минем зарплатам абыйныкыннан чыннан да күпкә зур. Ипотекамны да түләп бетердем. Әмма минем дә хыялларым бар бит! Фатирым бик кечкенә, берүземә җитә җитүен, әмма барыбер аны зурайтасым килә. Акчаны шуңа дип җыя идем дә... Башкалар кебек минем дә чит илләргә барып ял итәсем дә килә. 

Абый үзе сүз кузгатып: «Әлегә бурычымны кайтара алмыйм, ачуланмыйча бераз көт инде, яме», – дисә дә бер хәл иде. Ә ул попугай кебек хатыны сүзен кабатлап тик тора: «Сеңлең ул акчаны безгә бала туган хөрмәткә бүләк итеп тә бирә ала бит, дип әйтә Гөлия», – ди. 

Бүләк өчен күбрәк түгелме соң 400 мең? Акча бит миңа да һавадан яумый, эшләп алам. Мин эшләгән акчага хуҗа булырга кирәкмидер бит инде.
Иң күңелемә тигәне тагын шул – әти белән әни дә мин бу бурычны «онытырга тиеш» дип саный. «Абыеңнарга акча хәзер кирәгрәк», – диләр. 

Менә шундый кызык ситуация. Үзләре бирмәсәләр, ул акчаны гомеремдә дә кире кайтарып ала алмыйм инде. Бурычка биргәнемә расписка юк, картасына күчермәдем абыйның – беркайда, беркемгә раслый алмыйм. Монысын болай гына әйтәм инде, суд юлында ук йөрергә язмасын, анысына намусым да кушмый. Әмма күңелем белән дә риза түгел шулкадәр акчаны калдырырга.

Нишләргә дә белмим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар