Логотип
Күңелеңә җыйма

Әбиләр яратса, каты ярата!

Безнең халыкта «баламның баласы балдан татлы» дигән гыйбарә бар. Гадәттә, әти-әниләрнең үз балаларын үстергәндә вакытлары да, сабырлыклары да җитеп бетми. Балаларына булган яратуларын тулысынча күрсәтергә дә өлгерми кала алар. Күңелдә калган шул яратуны соңрак оныклар татый.

Ләкин бу ярату һәрвакытта да онык өчен файдалы түгел икән. Онык өчен генә түгел, аның әти-әнисе өчен дә зарарлы икән әле ул. 

Шушы көннәрдә күптән күрешмәгән бер танышым очрады. 30 ноябрь – Әниләр көне иде ул. Әлбәттә, икебез дә әниләребез турында искә алдык. Үземнең әнием инде 20 елдан артык гүр иясе булганга, мондый бәйрәмнәрдә күңелем кителүчән минем. Башкалар үз әниләренә күрсәткән хөрмәтне мин әниемә күрсәтә алмыйм, дигән уйдан күземә гел яшь тула. 

Ә бу танышымның әле әнисе  исән. Бүләкләр алып, әнисен котларга барышы иде. Метрода әллә ничә поездны уздырып җибәреп, рәхәтләнеп эчен бушатты ул миңа. 

Әнисеннән зарланып алды. «Без бала ваыктта әнинең өйдә торган вакыты да булмады. Заводта, сменалы эштә эшләде. Бер көнне – төнлә, бер көнне көндезгә туры килә иде эше. Шуңа күрә без кечкенәдән үз-үзебезне карарга, ашарыбызга пешерергә, киемнәребезне үзебез тәртиптә тотарга өйрәндек», – дип башлады ул сүзен. Юк-юк, моны һич кенә дә гаепләү тонында әйтмәде. Әйе, ул чорда  без күбебез шулай үстек. Әниләр көне буена эштә. Өйдәге көндәлек эшләр, кечерәк эне-сеңелләрне бакчадан алып кайту, киемнәрен алмаштыру, салган киемнәрне тәртипләп элеп кую безнең өстә булды. Хәтерлисезме, әле мәктәпнең форма күлмәгенә тегеп куйган ак яка белән ак җиңнәрне дә атнага ике тапкыр сүтеп юарга кирәк иде. Пионер галстугы да гел бөгәрләнергә генә тора, анысын да көн аралаш үтүклисе. Моның өчен әниләрне борчып тормыйбыз, барысын да үзебез эшли идек бит.
Бу танышым да шуларны искә алды. Кечкенәдән эшләп үскәнгә һич кенә дә үкенмәвен, үз балаларын да шулай эшләтеп үстерергә теләвен, ләкин моның барып чыкмавын гына уфтанып әйтте. 
«Кияүгә чыгып, балалар үстергән чорда без минем әти-әни янында яшәдек, – дип дәвам итте ул сүзен, чирттагы поезд узып, бераз тавыш тынуга. – Бер яктан караганда, яшь гаиләгә әти-әниләрнең ярдәме бер дә артык түгел бит инде. Аннары, аларда яшәгәндә, без ирем белән үзебезгә фатир алырга бераз акча да туплый алдык. Ашау-эчүне, утка-суга түләүне әти белән әни кайгыртты. Алдан ук шулай килешкән идек. 

Әни янында яшәү рәхәт тә рәхәтлеккә, ирем белән дә уртак телне таптылар, дус булдык. Ләкин балалар тугач, бер бик зур каршылык килеп чыкты.

Әни үзе безгә кырыс иде. Аның артык иркәләүләрен, алдына утыртып сөйгәннәрен хәтерләмим. Берәр эшне ул дигәнчә эшләмәсәк, шуклансак, мәктәптән начаррак билге алып кайтсак, ачулана, хәтта тапочки белән арт якка бер-икене биреп алырга да мөмкин иде. Аның өчен әнигә бернинди дә үпкәләү юк, әлбәттә. Бераз тәрбия бирми булмый балаларга. 

Тик менә оныклары тугач, әни 180 градуска үзгәрде дә куйды. Бер сүз әйттерми, аз гына да ачуланырга ярамый. Бала елый башласа, киреләнсә, бар эшеңне ташлап, шул ук секундта барып юатмыйсың икән, эш харап. «Баланың нервысы бозыла», – ди. Баланы юындыра башласам, әни янымда каравыл тора: суы таманмы, эссе түгелме, күзенә сабын кертмимме, колагына су кермиме? «Әни, үз балам бит, үз дигәнемчә үстерим инде», – дип тә әйтеп карыйм. Урамга чыга башласак, йә артык калын киендерәм, йә артык юка... Йә артык озак йөреп кайтам, йә бик тиз әйләнеп керәм... 

Инде, булмаса, аерым торыйк, дисәң, ул сүзне дә килештерми. Миңа бала тоттырып чыгарып җибәрергә курка. «Сез аны белеп үстермисез, җиренә җиткереп карамыйсыз», – гына ди. 
Балаларны бер-бер артлы таптым да, аларның берсенә – 3, икенчесенә яшь ярым тулганда үз фатирыбызны алып, башка чыгып киттек. Әни күз яшьләре белән елап, күңеленнән рәнҗеп калды. «Ярар инде, әни, елама, әллә кая, Каф таулары артына китмибез бит. Теләгән вакытыңда килеп йөрерсең», – дидем. 

Олысына 3 тулып киткәч, балалар бакчасына бирергә булдык. Әни кара тавыш чыгарды. «Баланың иртәнге йокыларын калдырып, елатып, тилмертеп бакчага бирмәкче буласызмы?» – дип ачуланды. «Миңа ике кечкенә бала белән авыр, олысы бакчада булганда, кечкенәсен каравы җиңелрәк бит», –  дип, ялгышрак әйттем. «Авыр булгач, безнең яннан китәсегез юк иде. Биш яше тулмый торып, бакчага бирмисез. Сиңа авыр булса, миңа бер дә авыр түгел, баланы үзем карыйм», – дип үҗәтләнде әни. «Социаль адаптация, аралашу, яңа һөнәрләргә өйрәнү, мәктәпкә керәсе бар...» – дигән аргументлар китереп, әнине чак ризалаттык. 

Әни пенсиядә булгач, хәзер вакыты күп. Ике көннең берендә бездә булды. Балалар үсеп, мәктәпкә укырга кергәч, әнинең бу ярдәме бик урынлы, бик кирәкле иде, билгеле. Ул аларны мәктәптән җылы ризык пешереп каршы алды, түгәрәкләренә йөртте, дәресләрен карашты. Моның өчен чиксез рәхмәтле без аңа. 

Тик... әни барында балаларга бер эш кушарга, аз гына да ачуланырга ярамады. Ана арыслан кебек, күкрәге белән капланып яклады ул аларны. Балалар өчен гел мине куалады. Савыт-сабаларны юып куегыз, идәннең тузанын суыртыгыз, ботинкаларыгызны, чалбар балакларыгызны чистартыгыз, дип, балаларга (алар икесе дә малай) эш кушып калдырсам, боларның барысын да миннән качыра-качыра әни үзе башкарды. Сизеп алып: «Ник алай итәсең инде, аларга да тормышны белеп үсәргә кирәк», – дисәм, «Өлгерерләр әле. Алар бала, үскәч эшләрләр», – диде. 
Кечкенәдән эшләп үсмәсә, үскәч, ул бу эшләрне эшлисе дип белми дә. Безнең балалар да әбиләренә аркаланып, өйдәге эшләрне эшләргә күнегеп үсмәде. Ачулансаң, «Без сине әбигә әйтәбез», – диләр иде. 

Ә иң ачуны китергәне – әни аларга гел тәм-том, баллы ризыклар ташыды. Кечкенәсенең баллыга аллергия – тәненә диатез чыга иде. «Әни, баллы әйбер ташыма, ярамый бит инде», – дип әйтеп тә карыйм. «Аңа түгел ул. Башка нәрсәгә аның аллергиясе. Бер шоколадтан гына бернәрсә булмый. Алар минем күчтәнәч алып килгәнне көтеп тора бит. Балалар янына буш кул килиммени?» – дип кенә җавап кайтара. Ярый инде, бераздан хатасын аңлады, баллы ризык урынына җиләк-җимеш ише файдалырак күчтәнәчләр алып килә башлады. 

Без ирем белән балаларга телефонны чикләргә сөйләштек. Мәктәптән кайткач, берәр сәгать кенә уйныйлар да, аннары дәресләренә утырырга тиешләр. Ләкин әни аркасында ул бер сәгать ике, хәтта өч сәгатькә дә сузылырга мөмкин. «Бөтенесе телефонда утырганда, ник тыясыз соң аларны? Туйганчы уйнасыннар», – дип, безне ачуланды. Әнигә: «Син балаларны бозасың, башка килеп йөрмә», – дип әйтеп тә булмый бит. Аннары, аның ярдәме дә алыштыргысыз, без ирем белән көне-төне эштә, ирем ерак юлдан кайтып керми, минеке дә соңга кадәр калып эшли торган эш. Әни балаларга күз-колак та, аларны карап-барлап торучы да. Мәктәптәге хәлләрне дә әни миңа караганда яхшырак белә (әйе, әйе, мин үзем дә кайчагында әнигә салынгалыйм шулай). 

Инде менә олы улыбызга быел 17 яшь тула. Минем әни өчен ул һаман да сабый әле. Ул һаман да аларны яклауга мохтаҗ кечкенә балалар итеп күрә. Әле кемнән яклый диген – балаларга эш кушарга гына торган миннән, ягъни аларның үз әниләреннән. Әлбәттә, хәзер әни бераз сирәгрәк килә инде, аяклары сызлый. Тик телефоннан булса да, контрольне бер дә киметми әле. 

Әйе, инде, баланың баласы балдан татлы. Безгә бирә алмаган яратуын ул оныкларына бирергә тели. Ләкин шул яратуы белән аларны бозуын гына аңламый...»

Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.
 

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар