Киенгәндә малай әбигә карады, аның күзләре яшь белән тулган иде. – Әбием, син мине генә көт, яме? – диде ул тыныч кына. – Мин һичшиксез кайтачакмын.
Безнең авылның иң очында – иске ермак буенда Саҗидә әби яши иде. Йорты кечкенә генә, җиргә сеңеп кергәндәй булып утыра, тәрәзә йөзлекләре кулдан бизәкләп эшләнгән, вакыт узу белән каралып беткән. Тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле яран гөлләре чәчәк ата.
Саҗидә әби ялгызы гына яшәде. Бабае күптән мәрхүм булган, үз балалары булмаган. Бар тормышы шул йорт, бакча һәм Акбикә исемле кәҗәсе тирәсендә генә әйләнде.
Үзе бик тыныч, сабыр кеше иде. Күп сөйләшми, күбрәк уйланып утыра. Авыл урамы буйлап узганда еш кына аны капка төбендәге эскәмиядә күрергә була иде: кулларын тезенә куеп, әллә кайларга төбәлгән күзләре белән кемнедер көткәндәй итеп утыра.
Кемне көтсен инде? Бу дөньяда якын кешеләре калмаган диярлек. Шәһәрдә генә ерак туганы – сеңлесенең кызы бар икән.
Бер җәй башында – үлән, кыр чәчәкләре исе аңкып торган матур июнь көнендә, Саҗидә әбинең капка төбенә ялтырап торган җиңел машина килеп туктады. Аннан шәһәрчә киенгән ир белән хатын төште. Алар белән ун яшьләр тирәсендәге бер малай да бар иде. Малайның исеме Илдар булып чыкты.
Саҗидә әбинең туганнан туганы ире белән чит илгә ялга китәргә җыенганнар, ә малайны калдырыр урын таба алмаганнар.
– Авыл һавасында ял итәр, сәламәтләнеп кайтыр, – дип сөйләнде хатын, чемоданнарын бушатканда.
Малайны әбигә калдырып киттеләр дә озак та тормый юлга чыгып киттеләр.
Шулай итеп, балалар белән аралашырга күнекмәгән Саҗидә әби һәм телефоннан аерылмый торган шәһәр малае Илдар өйдә икәү генә калдылар.
Баштагы көннәр җиңел булмады. Илдар өйдән чыкмыйча диярлек телефонын тотып утырды. Кулындагы телефонына текәлгән дә, дөньясын оныткан. Саҗидә әби генә аның тирәсендә бөтерелә.
– Улым, әйдә, сөт эчеп ал әле...
– Юк, рәхмәт.
– Өчпочмак пешергән идем...
– Ашамыйм.
Күңеле төште әбинең.
Бер көнне мин, авыл фельдшеры буларак, әбинең хәлен белергә кердем
– Нишләргә дә белмим инде, Мәдинә кызым, – диде ул. – Бала елмаймый да, сөйләшми дә. Күңеле бер дә күтәрелми…
– Ашыкма әле, Саҗидә апа, – дидем мин. – Йөрәккә юлны ярып кереп булмый. Күңел җылың белән акрынлап кына якынайт бу баланы.
Иртән Илдар торганда өстәлдә кайнар коймак, каен җиләге кайнатмасы әзер иде инде. Башта малай борын җыерды, соңрак берне кабып карады, аннан икенчесен... Ә бер көнне тәлинкәне бөтенләй бушатып куйды.
Саҗидә әби моны күреп, сиздермәскә тырышса да, шатлыктан күзләре ялтырап ала иде.
Аннары ул Илдарны үзе белән йөртә башлады.
– Әйдә, улым, Акбикәне көтүлеккә алып барабыз.
Малай башта теләр-теләмәс кенә иярде. Ләкин тора-бара авыл тормышы аны үзенә тарта башлады. Ул елга өстендә кояш нурлары уйнаганын күрде, камышлар арасында очкан энә каракларын күзәтте, кәҗәнең муенындагы кыңгырау чыңлавына мөкиббән булды.
Телефоны да күбрәк кесәсендә була башлады.
Берзаман Илдар сораулар бирә башлады:
– Әби, бу нинди кош сайрый?
– Нигә су шулкадәр салкын?
– Авылда чынлап та җеннәр буламы?
Саҗидә әби елмаеп җавап бирә, сөйләгән саен күзләре яшьләрчә очкынланып яна иде.
Көннәрдән бер көнне авыл халкы шаккатты: Илдар, җиңнәрен сызганып, күптән ватылып торган капканы төзәтәтеп маташа иде. Саҗидә әби малай янында кадаклар биреп тора. Үзе малайга шулкадәр сөеп карый – әйтерсең лә үз улы.
Кичләрен алар өйалды баскычында озаклап сөйләшеп утыра башладылар. Илдар компьютерлар, роботлар турында сөйли, әби яшьлек елларын искә ала: сабантуйларын, кичке уеннарны, печән өстендәге хезмәтне... Ике төрле буын кешесе бер-берсен бик яхшы аңлый башлады.
Саҗидә әби көннән-көн моңсулана барды.
– Тиздән алып китәләр инде аны, – дип көрсенде ул. – Мин тагын ялгыз калам…
Китәсе көн дә килеп җитте.
Ике атна узгач капка янына җиңел машина килеп туктады. Әтисе белән әнисе төшеп, Илдарны ашыктыра башладылар. Саҗидә әби юлга дип пәрәмәчләр төйнәде.
Киенгәндә малай әбигә карады, аның күзләре яшь белән тулган иде.
– Әбием, син мине генә көт, яме? – диде ул тыныч кына. – Мин һичшиксез кайтачакмын.
Әби исә сүз әйтә алмады, кытыршы куллары белән генә малайның аркасыннан гыга сыйпады.
Еллар үтте, Илдар мәктәпне тәмамлады. Аннары медицина көллиятендә укыды.
Саҗидә әби картаеп бетте, таякка таянып кына йөри башлады.
Ләкин һәр көнне тәрәзәдән юлга күз салды. Көтте.
Авыл кешеләре хәтта көлемсерәп куйгалый иде:
– Илдарын көтеп утыра инде…
Бер көзге көнне мин аның янына барганда, капка төбендә машина килеп туктады. Буйга үскән Илдар иде ул – шул ук ягымлы күзләр, шул ук елмаю.
– Исәнмесез, Мәдинә апа, – диде ул. – Менә, кайттым.
Баксаң, Илдар фельдшер һөнәрен сайлаган икән.
Укуын тәмамлагач, махсус рәвештә шушы районга эшкә сораган.
– Авылда кешеләргә ярдәм итәчәкмен, – диде ул. – Ә иң мөһиме – әбием янында булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк