, «Татарская бабушка» аккаунты йолдызы Галия АГИШЕВАның тормыш кагыйдәләре
Мин әби-бабайлы гаиләдә үстем. Гаиләбез бик тату иде. Кызык сүзләр күп сөйлиләр иде. Хәзер шул сүзләрне оныкларыма сөйлим. Тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше бик зирәк, шуңа фикерләре дә түгәрәк була.
Дүрт малай арасында бер кыз идем. Шуңадырмы, һәрвакыт малайлар яклы булдым. Хәзер дә шулай. Һәрвакыт кияүләремне яклыйм.
Ирем Фатыйх белән 41 ел бергә яшәдек. Ул – мәктәп директоры, мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Эшкә бергә киттек, бергә кайттык. Гаиләдә татулык кирәк. Кайнанам исән чакта безгә ашарга пешереп торды, балалар караулы булды. Бик рәхмәтлемен аларга.
Кайнана-кайната белән яшәдем. Фатыйх аларның бердәнбер уллары иде. Аны бик яраталар иде. Бер сүз әйттермәделәр, мине дә читкә этәрмәделәр. Килен булып төшкәч, аларча яшәдем. Бу да үзенә күрә бер зирәклек булгандыр инде. «Ирне ир итеп яшәргә, кайтуына аш пешерергә, хөрмәт итәргә кирәк», – дип әйтә иде кайнанам һәрвакыт. Хәзер үзем шуны балаларга сөйлим.
Ярату – ул хөрмәт. Ирем – мине, мин иремне хөрмәт итеп яшәдек. 70 яшьлек юбилей мәҗлесе иде бугай. «Кире яшьлегеңә кайтсаң, хәзер Галияне алыр идеңме?» – дип сорадылар бабайдан. Аның җавабы күңелемә май булып ятты. «Әйе, мин аны алыр идем. Миңа аннан башка беркем дә кирәкмәс иде», – диде шул чакта. Исемдә калды ул сүзләр. Гомер көзеңдә хәләл иреңнән шундый сүзләр ишетү зур бәхет инде. Яратмаса, ул шулай дип әйтмәс иде. Бик уңган иде. Өебезне, сарайларны ул үзе салды. Бик башлы ир булды. Авылдагы һәйкәлләрне дә ул йөреп куйдыртты. Аны авылда әле дә искә алалар.
Кайнана белән хәтсез яшәдем. Алар белән дус-тату булу өчен бераз сабыр булырга кирәк. Кайнаналар күп сөйләшә инде ул, өйрәтергә яраталар. Сабыр итеп, телеңне тыйсаң – шушы яхшы була инде. Бер гаиләдән икенче гаиләгә күчү җиңел түгел ул. Сабырлык кирәк.
Акча– бер көнлек, әмма булса – куандыра. Пенсия килгәндә шатланабыз инде. Әмма тормыш акча белән генә бармый ул. Аны чын көчең белән тапканда гына бәрәкәте була. Алдашу күп шул ул хәзер…
Бабайны бик сагынам. Дөнья булгач төрле чаклар булды. «Ник шулай әйттем икән ул чакта», – дип уйлап та йөрим кайчак. Шулай да зур үкенечләр булмады тормышта, Әлхәмдүлилләһи шөкер. Картлыкта үкенмәслек итеп яшәргә кирәк ул яшьлектә.
Оренбург өлкәсе Александров районы Султакайда тудым, шушында яшәдем, шушыннан бакыйлыкка күчәргә язсын. Ирем күрше авылдан иде. Безнең мәктәпкә укытучы булып килде дә, шунда таныштык. Кызым хәзер Казанга чакыра. Татарларны да, Казанны да яратам. Әмма нигеземнән аерыласым килми. Кайната-кайнанам, ирем белән яшәгән, балаларымны үстергән нигез бит ул. Кешегә картайган саен үз нигезе иң кадерлесе була башлый. Авылда яшәгән өлкәннәрне нигезләреннән каерып алып китәргә ярамый. Нигез – җан урыны ул.
Хатын-кызлар хәзер барысын да чәчеп сала. Оныгым Алия дә авырлы булуын интернетта күрсәтә. «Гөнаһ эшлисең төшереп, җитмәсә, мине дә күрсәтәсең», – дим үзенә. Кайнана белән кайнатасы күрсә тагын. Безнең авырлы булуыбызны күпереп чыкмыйча ирләребез дә белми иде. Барысын да күрсәтергә дә, барысын да сөйләп бетерергә кирәкми ул. Ходай белгәч, шул җитә.
Хәзер ни генә сөйләсәләр дә, ипи – табын күрке ул. Ипине үзем пешерәм. Килен булып төшкәндә ипи сала белми идем, кайнанама карап өйрәндем. Ул чакта мичкә утын ягып пешерә идек. Хәзер инде рәхәткә чыктык. Бөтен нәрсә дә бар. Шуңа күрә ипи пешерүнең бер кыенлыгы юк. Бер дә авырсынмыйм, икмәкне дә, тәм-томнарны да пешерәм. Балалар кайтуына пешеренеп тору – бәхет инде.
Авылларны бетерергә уйлыйлар. Менә начар шунысы. Элек бездә унъеллык мәктәп иде, хәзер анда бары 13 бала укый. Авыл ашата дөньяны. Шәһәрләр бит әзерне генә алучылар.
Авылны сагыналар. Оныклар да шәһәрдә үссәләр дә, авылны яратып кайталар. Кайткач, ура кычкыралар хәтта. Авыл мунчаларын, авыл ашын, авыл ипиен, авыл катыгын яраталар. Авыл бит ул – күңел дәвасы. Бабайлар кендек каны тамган җир бит. Ә кан тарта ул.
Чын татар хатыны булыгыз! Моны кызыма да, оныкларыма да гел әйтәм. Ул иң беренче – иреңне хөрмәт итү, үпкәләмәү, кайтуына пешеренеп тору, елмаеп озатып калу. Тормыш булгач, төрлесе була. Әмма тиз генә дуслашыгыз. Бер-береңнең нервларында уйнамагыз. Балаларны бергәләп тәрбияләп үстерәсе бар бит.
Кыз бала токмач җәя белсен инде. Кияүгә чыгасы, ирен ашатасы бар бит. Сатып алган тәмле булмый ул. Без эшкә дә йөрергә, токмач та басарга өлгерә идек. Токмач басу – үзенә күрә бер рәхәт шөгыль инде ул. Ирең дә бик риза була. Татар хатыннары уңган була!
Минем бабай әби-бабай тәрбиясе алып үскән. Шуңа күрә дә чын ир-ат иде. Тормыш булгач, төрле чаклар булды инде, дип сөйләгәндә яшьләр хәзер бик җиңел уйлый: «Авыр булгач нигә китмәдең?» – диләр. «Шул сүз буламы инде, оятсызлар», – дип тиргәп тә алам үзләрен. Аерылам дип яшәмәсен инде ул хатын-кыз. Яшим дип яшәсен. Шул чакта гына гаилә ныклы була.
Кызлар хәзер башта карьера ясыйм, аннан кияүгә чыгам дип сөйләшә. Килешмим! Иртәрәк кияүгә чыгарга, баланы да иртәрәк табарга кирәк, дим. Баланы тәрбияләгәндә үзең дә шуның белән бергә тәрбияләнәсең. Картлыгыңда бала кирәк ул. Менә минем балаларым, оныкларым һәрдаим ярдәм итеп тора. Төп терәгем – алар.
Бала табу – үзе бер савап ул.
Тел гаиләдә саклана инде ул. Барысы да ата-анадан тора. Әти-әни татарча сөйләшеп, баласына да үзе белән татарча сөйләшергә куша икән, туган тел онытылмаячак. Оныгым Лилия Парижда яши. Шунда кадәр яшәсә дә, телен онытмый. Рәхәтләнеп сөйләшәбез шалтыраткач. Әле бергәләп Салаватның «Салкын чәе»н җырлыйбыз.
Үз милләтеңнән булган кеше белән гаилә корырга кирәк. Иң кирәге шул! Казанда татарлар беткәнмени, татар егете белән йөр дип гел әйттем оныгыма да. Аллаһыга шөкер, Алия татар табып, татарга кияүгә чыкты. Матур итеп яшиләр. Оныкларым да татар. Алиядән бик канәгать мин. Әлхәмдүлилләһи шөкер. Киявең телне аңламагач авыр бит инде: рәхәтләнеп, кинәнеп сөйләшеп булмый. Әбиләрнең шул инде ул. Башка милләттән булган кияүләр дә бик яхшы, әмма алар башка милләт кешесе шул инде. Тормышта да икең ике милләттән булгач, каршылыклар чыкмый калмый. Бигрәк тә картайган көннәрдә. Һәркем үз милләтен сайласын иде.
Дини мохиттә үстем. Ике әбием дә дини иде. Бер әбием гарәп имлясына укыткан әле. Коръән укыйлар иде. Бәләкәйдән үк догалар өйрәттеләр. «Ходайны белегез, барысы да Аның кулында», – дип әйтә иделәр. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Пенсиягә чыккач мин дә намазга бастым. Тормышымда авырлыклар да килгән чак иде. Кеше кайгы килгәндә бигрәк тә Аллаһка сыена башлый икән ул.
Ә менә җиңеллектә Аны онытырга һич ярамый. Ата коммунист булган бабаем да гомеренең соңгы елларында Аллаһка ышана башлады. Авылыбызда булган мәчетләрне совет чорында җимереп бетерделәр. Фатыйх үзе башлап йөреп, хуҗасыз калган бер йорттан мәчет ясады. Халык белән җыелып манара куйдылар. Моның өчен авыл халкы әле дә рәхмәтле үзенә. Муллабыз гына юк. Без, әбиләр, үзебез йөрибез мәчеткә, үзлегебездән өйрәнәбез. Бабаем инде дингә кереп китә генә башлаган иде, авырып китте. «Әй... Ходай гомер бирсә, Уфага барып мәдрәсәдә укыр идем», – диде. Әмма бу хыялы чынга ашмый калды…
Әле укырга да кермәгән корт кебек балаларның да кулларында тәлчә (Галия апа телефонны тәлчә ди. – Ч. Г.). Ул бит балаларны ялкаулыкка өйрәтә. Сездә бик абруйлы имам – Җәлил хәзрәт бар бит. Ул вәгазьләрендә: «Дөнья бетәр алдыннан җиргә бер күзле Дәҗҗал төшәр», – дип сөйли. Телефоннар менә шул Дәҗҗал инде ул. Тәртипсезлеккә дә өйрәнәләр шуннан. Балаларны гел контрольдә тотып булмый бит ул. Алар бит гел яхшыны гына карамый. Шуңа аларга аны бик азга гына тоттырырга кирәк. Миңа да планшет алып бирделәр. Әлеге дә баягы шул Алиям алып бирде инде. Бераз өйрәнә башлаган идем, ярый әле дингә кереп калдым. (Көлә.)
Шул ягы яхшы инде: балалар белән күреп сөйләшәм, матур итеп вәгазьләр сөйлиләр, азан әйтәләр...
Мәктәптә укыттым бит. Башлангыч класслардан ук укучылар дежур торганда идән дә юалар, тактаны да сөртәләр иде. Хәзер кая ул идән юу, хәтта такта сөртергә дә ярамый икән. Авырмы инде ул такта сөртү?! Балаларны эш белән тәрбияләргә кирәк! Алар бит киләчәктә гаиләле булачак, тормышны алып барачак. Ә бар нәрсә мәктәптән башлана. Мин шулай дип уйлыйм инде.
Тырнаклар ясаталар, керфек беркетәләр. Ул тырнак белән ничек ашарга пешерәләр, балаларын юындыралардыр?! Артыгы кирәкми ул. Мин үзем яшьрәк чакта «губнушка» гына сөртә идем. Үз матурлыгыңны Ходай бирсен. Иң мөһиме: күңелең матур булсын. Заманасы шундый инде, бизәнәләр. Ирләр дә калышмый. Рәхәтлекнең чигеннән чыктылар. Шуңа төрлечә кыланалар.
Мин бит артист идем. Мәктәптә укытучы булып эшләгәндә театр-концертлар куйдырттылар. Буранда да, салкында да трактор арбасына утырып барып чит авылларда спектакльләр куя идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Театрларга-концертларга йөрим. Барасы, карыйсы килә. Күңел картаймый икән, һаман дәртләнеп ала.
Фото: Гөлнара Мәһдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк