Тукай әдәби музее Казан шәһәрендә, Габдулла Тукай урамы, 74нче йортта урнашкан.
Музейда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тәкъдим ителә. Экспозициядә шагыйрьнең шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотолары һәм башка тарихи материаллар урын алган.
Музейның эш тәртибе:
Сишәмбе, чәршәмбе, шимбә, якшәмбе: 10:00–18:00.
Пәнҗешәмбе: 13:00–21:00.
Җомга: 10:00–17:00.
Касса музей ябылуга бер сәгать кала ябыла. Дүшәмбе – ял көне.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен: +7 (843) 590-86-67 яки +7 (843) 590-86-68 телефон номерларына шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк