Логотип
Казан музейлары

Татарстан табигать тарихы музее

Татарстан Республикасы табигать тарихы музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе. Ул элеккеге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан.

Музей экспозициясе ике катта 12 залны биләп тора. Музейда геологик белемнең төрле өлкәләреннән бик күп кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Метеоритлар коллекциясе, интерактив телескоп, космик үлчәүләр галәм серләренә төшенергә ярдәм итә. «Җир минераллары» залында бөтен дөньядан җыелган елкылдап торган кристалл һәм шомартылган минералларны күрергә мөмкин. «Юл башы» һәм «Борынгы дөнья» залларында тормыш барлыкка килү гипотезалары, планетаның иң борынгы кешеләре, беренче умырткалы хайваннар һәм җир өсте үсемлекләр белән танышырга мөмкин. Планетаның «кара алтыны» хакында нефть һәм токым үрнәкләре коллекциясе, вулкан моделе һәм интерактив скважина бар. «Җир асты байлыклары хәзинәсе» залында Татарстанның файдалы казылмалары һәм аларны чыгару ысуллары турында белергә мөмкин.

Икенче катның палеонтология залларында умыртка баганалары барлыкка килүнең төп этаплары тәкъдим ителгән. Экспонатлар беренче балыклардан башлап, борынгы амфибияләр, җәнлек-кәлтәләр, диңгез рептилияләре, динозаврлар, мамонт, мәгарә аюы, йонлы мөгезборын һәм кеше барлыкка килү белән тәмамлана. Палеонтология үрнәкләренең уен рәвешендәге интерактив мәгълүмат белән тулыландырылуы балаларның игътибарына тәэсир итеп, яңалыкны кабул итүне, үзләштерүне җиңеләйтә һәм аңлаешлы итә.

 «Тарихи аквариум» борынгы балыкларның күләмен һәм рационын тасвирлый; «Юлдагы эзләр» – борынгы хайваннарны палеонтологик реконструкцияләү үрнәге; «палеонтологик комлык» палеонтологның хезмәтен күрсәтә.

Мәгълүматны һәркем аңларлык итеп бирү, һәр залда тактиль һәм интерактив экспонатлар булу музей экспозициясен һәркем өчен аңлаешлы итә.

Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.  Шулай ук музейда иҗади түгәрәкләр һәм студияләр эшли.

 

Музейның эш вакыты:

Сишәмбе–пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе: 10:00–18:00.
Җомга: 11:00–20:00.
Касса музей ябылуга 30 минут кала ябыла. Дүшәмбе – ял көне.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7 (843) 567-80-37 яки +7 (843) 567-80-35 телефон номерларына шалтырата аласыз.

 

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар