Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе, Кирмәннең иң борынгы өлешендә – элеккеге Сарай чиркәве бинасында урнашкан.
Музей дәүләтчелекнең барлыкка килү тарихын, дин һәм татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлый. Музей экспозициясе 2000 елдан артык чорны үз эченә ала һәм татар халкы, ата-бабаларыбызның матди, рухи мәдәнияте предметлары белән таныштыра.
Экспозициядә Казан ханнары тәхете, Казанның меңьеллык тарихын раслаучы X гасыр чех тәңкәсе, XVI гасыр татарларының гарәп графикасы белән башкарылган язма үрнәкләре һәм башка уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.
Эш сәгатьләре
дүшәмбе – ял көне
сишәмбе–пәнҗешәмбе 10.00–18.00
җомга – 11.00–20.00
шимбә–якшәмбе – 10.00–18.00
Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла.
Элемтәләр
+7 (843) 567-80-24
muzey.history@kazan-kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк