Логотип
Казан музейлары

Муса Җәлил музей-фатиры

Муса Җәлил музей-фатиры Казан шәһәренең М. Горький урамы, 17нче йортында урнашкан.

Музейда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тәкъдим ителә. Экспозициядә М. Җәлилнең эш өстәле, мандолинасы, шәхси китапханәсе, скульптурасы, шарф-кашне, фотоальбомы һәм башка шәхси әйберләре урын алган.

Музейның эш вакыты:

Сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе: 10:00–18:00 (касса 17:00 гә кадәр эшли).
Җомга: 10:00–17:00 (касса 16:00 гә кадәр эшли).
Дүшәмбе – ял көне.

Музейга бару турында өстәмә мәгълүмат алу өчен +7 (843) 238-50-48 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар