«Манеж» күргәзмәләр залы – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе.
Ул XIX гасыр ахырында юнкерларны сафта йөрергә өйрәтү өчен кулланылган бинада урнашкан.
«Манеж»да Россиянең әйдәп баручы музейларыннан («Мәскәү Кирмәне» музей-тыюлыгы, Россия этнография музее, А. С. Пушкин Бөтенроссия музее һ. б.) һәм чит илләрдән (Италия, Франция, Төркия) төрле күргәзмәләр даими үткәрелә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.
Эш сәгатьләре:
дүшәмбе – ял көне
сишәмбе–пәнҗешәмбе – 10.00–18.00
җомга – 11.00–20.00
шимбә-якшәмбе – 10:00–18:00
Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла.
Элемтә өчен:
+7 (843) 567-80-68
+7 (843) 567-80-67
muzey.manezh@kazan-kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк