Логотип
Казан музейлары

Каюм Насыйри музее

Каюм Насыйри музее Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамы, 35нче йортында урнашкан.

Музейда бөек татар мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тәкъдим ителә. Экспозициядә аның шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотолары һәм башка тарихи материаллар урын алган.

Музейның эш тәртибе:

Сишәмбе–шимбә: 10.00–17.00.
Якшәмбе һәм дүшәмбе – ял көннәре.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7 (843) 292-76-94 телефон номерына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар