Логотип
Казан музейлары

Ислам мәдәнияте музее

Ислам мәдәнияте музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе. Кол Шәриф мәчетенең иң биек катында урнашкан.

Музей ислам дине турында гомуми күзаллаулар бирә, татар халкы тарихы һәм мәдәниятендә ислам диненең роле белән таныштыра, татарларның ислам мәдәниятенә, Идел буе халыкларының – мөселманнарның гореф-гадәтләренә керткән өлешен чагылдыра.

Музей экспозициясендә төрки телле кулъязмалар һәм басмалар, Алтын Урда чорындагы керамик эшләнмә үрнәкләре, XIV–XV гасырларда Кирмәндә урнашкан Нур-Гали мәчете макеты, XIX гасырга караган Коръән һәм башка кызыклы экспонатлар бар. Музейда шулай ук «Коръән битләре» дип аталучы интерактив экспонат урнаштырылган. Ул Коръән сүрәләрен танылган нәфис сүз осталары башкаруында тыңларга, үзенчәлекле гарәп тексты һәм Изге Китапның тәрҗемәсе белән танышырга мөмкинлек бирә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.

 

Эш сәгатьләре


Ислам мәдәнияте музее көн саен эшли
9.00–19.30

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

Элемтә өчен:


+7 (843) 567-81-25
+7 (843) 567-81-52
muzey.islam@kazan-kremlin.ru

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар