Логотип
Мода

Хушбуйлар, күлмәкләр, сумкалар...

Тагын мода турында сөйләшәбез. Тагын Коко Шанель кагыйдәләрен һәм киңәшләрен истә тотабыз.

1. Кечкенә кара күлмәк кисәгез, ялгышмассыз!

  • «Шахерезада булып киенү җиңел, ә үзеңә килешле кечкенә кара күлмәкне табу авыр.» (Коко Шанель)

Коко траур төсен модалы төскә әйләндереп, 1926 елда кечкенә кара күлмәк модасын уйлап таба. Һәм андый күлмәкләрне бүген дә яратып кияләр. Бу классик күлмәкнең өлгесе дә, тегелеше дә гади генә, әмма һәрвакыт элегант санала.

2. Гардероб универсаль булырга тиеш!

  • «Көндез – күбәләк корты, кич күбәләк булыгыз. Күбәләк корты булуның бер кыенлыгы да юк, ә мәхәббәт өчен күбәләк рәвешенә керергә кирәк. Хатын-кызга шуышып-үрмәләп йөрерлек күлмәкләр дә, очып кына йөри торганнары да кирәк. Күбәләк базарга йөрми, ә күбәләк корты балга бармый...» (Коко Шанель)

Бөтен җиргә дә ярый торган күлмәкләр булмый ул! Андый кием хатын-кызларга түгел! Эш өчен – аерым, тантаналар, бәйрәмнәр өчен бөтенләй башка күлмәкләр булырга тиеш.

3. Мода дип үз йөзегезне югалтмагыз!

  • «Мода – модасы чыккан әйберләр ул. Мода үтә, ә стиль кала. Яңалыкларны сиздермичә генә, әз-әзләп кенә үзегезгә кертә барыгыз». (Коко Шанель)

4. Матур кием уңайлы булырга тиеш!

  • «Матур кием элгечтә матур күренә, әлбәттә. Ләкин бу әле бернәрсә дә аңлатмый. Күлмәк хатын-кыз өстендә булганда, кулларын, аякларын хәрәкәтләндергәндә, билен бөккәндә исә аның матурмы-түгелме икәнен бәяләп була... (Коко Шанель)

Сезгә җайсызмы бу күлмәк? Хәрәкәтләрне чиклиме? Димәк, дөрес кием түгел!

5. Кием иркен булырга тиеш!

  • «Киемнең элегантлыгы – хәрәкәтләр иркенлеге ул». (Коко Шанель)

Җайсыз кием булмаска тиеш! Көндәлек тормышта комфортны һич чикләргә ярамый! Шуңа күрә Шанель ирләр гардеробындагы иркен чалбарларга өстенлек биргән. Венециягә барганда аңа гондолга утыру, аннан төшүләр бик мәшәкатьле, уңайсыз тоелган. Морякларда, гондольерларда клеш чалбарлар күреп, киң хатын-кыз чалбарларына юл ачкан. Алар «җилкәнле штан» дигән исем дә алган.

6. Кием хатын-кыз матурлыгын яшерә алмый!

  • «Әгәр берәр хатын-кыз үзенең матурлыгы белән сокландырып та, аның нинди киемнән булганын исегездә калдыра алмагансыз икән, димәк ул идеаль итеп киенгән». (Коко Шанель)

Артык купшы киемгә төренеп, үзегезнең өстен якларыгызны, имиджыгызны томалыйсыз, шуны белеп торыгыз.

7. Тыйнаклык – яшь күренүнең иң үтемле чарасы!

  • «Хатын-кызны артык күп затлы әйберләр белән чуарланган костюмнан да ныграк картайтып күрсәткән бер кием дә юк». (Коко Шанель)

Бизәнү әйберләрен, төрле аксессуарларны такканда, (сәгать, брошь, алка, беләзек, колье, йөзекләр...) чыгып китәр алдыннан иң ахырдан таккан бер-икесен кире салып куегыз.» (Коко Шанель)
Тыйнаклык  – иң шәп зәвык синонимы. Артык бизәнүләрдән вакытында тыела белегез. Чамасыз декор картайта!  

8. Бижутериясез булмый!

  • «Зәвыклы кеше бижутериядән йөри. Калганнарга алтыннарга күмелеп йөрергә кала. (Коко Шанель)

Шанель фикеренчә, аксессуарлардан башка образ тулы була алмый. Ул үзе энҗе-мәрҗәннәрне яратып тага торган булган. Кыйммәтле ташларны бижутерия белән аралаштыру бик ошаган аңа.

9. Куллар буш калырга тиеш!

  • «Мин ридикюльләр тотып йөреп арыдым, җитмәсә, гел югалтам шуларны. Куллар буш булсын өчен иңсәгә асыла торган сумкадан йөрергә кирәк.» (Коко Шанель)

10. Хушбуй – кием кебек үк бик мөһим!

  • «Духи – күзгә күренми, ләкин истә ничек кенә кала әле! Ул хатын-кызның килеп керүен шундук сиздерә, хәтта ул чыгып киткәч тә аны искә төшертеп тора. Дөрес сайланган хушбуйның шлейфы гел шул хатын-кыз турында искәртеп, аның образын тулыландырып тора. Образны тудыруда ул беренче рольне уйный!» (Коко Шанель)

Хушбуй – роза яки ландыш исе булып түгел, аерым бер хатын-кызның бары аңа гына хас хуш исе булып калырга тиеш. Хушбуйлар буенча Коко Шанель новатор була. Ул гүзәл затларга һәрвакыт хушбуй сибенеп йөрергә киңәш итә.
 
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар