Логотип
Мода

60 нчы еллар модасы – гардеробта!

Әйе, мода да спираль буенча кабат әйләнеп кайта икән.

Хәзер гүзәл затларны 60 нчы еллар модасы кызыксындыра. Болонья плащлар, мини-итәкләр, «бабетта» прическалары, «лодочка»-туфлиләр, капрон оеклар... 1950 елда Италия модельеры Феррагамо туфлиләргә нечкә биек үкчәләр өстәп, «шпильки»-туфлиләр уйлап таба. Һәм Мэрилин Монро шундый туфлиләрдән «В джазе только девушки» фильмында уйный. Бөтен хатын-кыз «шпильки»ларга күчә! Бу да 60 нчы еллар модасы. Одри Хепберн стиле, Британия дизайнеры Мэри Куантның мини-итәк коллекцияләре, Ив Сен-Лоран уйлап тапкан «Африканка» сафарилары, Брижит Бардоның кабартылган чәчләре... Аларда ниндидер үзенә бер матурлык, җиңеллек бар. Узган гасырның 60 нчы еллар эпохасы дизайнерларны һәм мода тарафдарларын һаман саен ныграк җәлеп итә. Безгә гардеробны яңартырга, ретро ноткаларын өстәргә тәкъдим итәләр.

1. Леопардлы бизәкләр кабат модада! Шундый блузка классик кара клеш чалбар яки мини-итәк белән бик матур күренәчәк. Стильле образда булачаксың.

2. Киҗе-мамык, җитен, замша кебек табигый тукымаларга өстенлек бирелә. Чигешләр, бахромалар, фольклор стиле үзенә бер шарм өсти. Замша итәкләр, курткалар элегант образ тудыра.

3. Мини-итәкләр символы булган каптырмалы туфлиләр – шулай ук кабат популяр. Ялтырап торган «лакированный» туфлиләр исә чын хатын-кыз образын гәүдәләндерә.

4. Җилбәгәй җибәреп кигән пиджаклар калын ботинкалар яки стильле кроссовкалар белән килешеп торачак.

5. Куе, тирән төсләр сезнең образга үзенчәлекле акцент өстәр. Ә төсләр гаммасы бик бай! Зәйтүн төсе, фуксия, фирүзә, әфлисун, шоколад, баклажан, яшел чирәм төсләре колготкилар өчен кабат модада. Ул колготкиларыгыз итәк йә туфлиләр белән бер төстә булса, менә дигән ансамбль килә дә чыга!

6. Трапеция формалы күлмәкләр, карандаш-итәкләр, трикотаждан миди күлмәкләр шулай ук бик популяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар