Логотип
Монда үз соравыгызны бирә аласыз

Килен кеше ким кеше?

Ирем белән егерме елга якын тату гына гомер итәбез.

Ирем белән егерме елга якын тату гына гомер итәбез. Беренче көннән үк аның туганнарын яратып, үземнекеләрдәй күрергә тырыштым. Дус булып, аралашып яшәдек. Ләкин барыбер дә үзара гаилә серләрен сөйләшкәндә мине читләштерәләр, нәрсә булганын иң ахырдан ирем аркылы ишетеп кенә белә идем. Моңа артык исем дә китмәде, ни әйтсәң дә, киленнәре генә бит, теләмиләр икән, әйтмәсеннәр. Узган ел үзара группа ачып, бөтен туганнарны бергә җыйганнар. Бу хакта иремнән белдем дә, мине дә группага кертүләрен сорадым. Әмма соравым җавапсыз калды. «Аны кертү безгә кирәкме?» дигәннәр. Мондый мөнәсәбәтне һич кенә дә аңламыйм. Төп йортка кайткач, үзара очрашырга да, аралашырга да туры килә. Йөземә бәреп дигәндәй, син безгә чит дигән кешеләр белән алга таба ничек аралашырга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәрсәсенә исең китә инде шуның?! Үзләре сиңа ничек, син дә аларга шулай бул.

    Хәзер укыйлар