Ирем өйдә булышмый, аяк астындагы эшне дә күрми, эштән соң кайта... Танышмы сезгә мондый хәлләр? Таныш булса, димәк, үзгәрәбез! Әйе, әйе, үзгәрәбез! Үзебез! Кешене үзгәртеп булмый, ә менә үзеңне үзгәртергә мөмкин.
Ирем өйдә булышмый, аяк астындагы эшне дә күрми, эштән соң кайта... Танышмы сезгә мондый хәлләр? Таныш булса, димәк, үзгәрәбез! Әйе, әйе, үзгәрәбез! Үзебез! Кешене үзгәртеп булмый, ә менә үзеңне үзгәртергә мөмкин.
Әгәр дә ирегез инде кайчаннан бирле китап киштәсен беркетеп куймый икән (ул теләсә нинди әйбер булырга мөмкин), «Кайчан беркетәсең инде бу киштәне? Шуны да кешечә эшләп куя алмыйсың бит!» – дип әйтү ТЫЕЛА.
Аның урыныны: «Матурым, әйдә, икәү шул киштәне беркетеп куйыйкчы? Шуны беркетеп куйсаң, менә боларның барысы да шунда кереп бетәр иде, бу урын бушар иде. Бер тотынсаң, син аны хәзер эшләп куясың бит!» – дип әйтегез. Ир-атлар алар, безнең кебек, өйдә нәрсәне ничек куйсаң яхшырак буласын белми. Аларга күрсәтергә кирәк.
Ирегез ашарга әзерләргә булышуын телисез икән: «Мин сиңа повар түгел! Моннан соң үзең пешерәсең дә ашыйсың!» – дип әйтү ТЫЕЛА.
Аның урынына: «Әйдәче, син итен турый торсаң, мин суганын, кишерен әрчи торам. Икәү тиз генә пешерик тә, аннары рәхәтләнеп берәр фильм карарбыз», – дию отышлырак. Азагы күңелле тәмамлана торган эшне эшләү рәхәтрәк бит ул.
Ирегез дуслары белән кафега китте дә, кайтмый да кайтмый. «Кайтасыңмы, юкмы? Алар белән ничә сәгать утырырга уйлыйсың?» – дип әйтү ТЫЕЛА.
Аның урынына: «Синсез шундый күңелсез. Мин син кайтышка тәмле итеп мантыйлар (бу урында теләсә нинди тәмле ризык була ала) пешереп куйдым. Суынганчы, бергә утырып ашыйсы килә бит, сине көтикме?»
Ирегезнең эштән кәефе китеп кайткан. «Нәрсә булды инде, ник авыз-борыныңны салындырдың?» – дип ишек төбеннән сораша башлау ТЫЕЛА.
Сез аны башта ашатыгыз, ял итәргә ирек бирегез. Тамагы туйгач, бераз тынычлап ял иткәч: «Йә, бүген көнең ничек узды соң?» – дип сорашсагыз да була. Сөйләргә яраса, ул үзе барысын да сөйләп бирер.
Фатирыгызга ремонт ясатасыгыз килә, ә ирегез каршы. «Бөтен кеше дә матур итеп ремонт ясатып бетерде. Без генә хәерче шикелле яшибез», – дип әйтү ТЫЕЛА.
Аның урынына: «Әйдә, менә бу кечкенә бүлмәнең обойларын гына алыштырмыйбызмы? Яктырып, матурланып китәчәк», – диегез. Ир-ат бер дә мәшәкать яратмый. Обойларны гына ябыштыру аңа зур эш булып тоелмас. Ә инде берсен башлагач, аңа икенчесе хәзер ялгана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк