Логотип
Мәхәббәт

​ Без белмәгән эроген зоналар

Аның тәнендә башыгызга да китермәгән сизгер нокталарын табарга мөмкинсез. Бәлки безнең исемлек тә ярдәм итәр.

Яраткан кешеңнең тәнен биш бармагың кебек белү шәп, әлбәттә. Шуңа бер-береңне өйрәнү бик мөһим. Аның тәнендә башыгызга да китермәгән сизгер нокталарын табарга мөмкинсез. Бәлки безнең исемлек тә ярдәм итәр. Шунысын да әйтергә кирәк: алар ир-ат, хатын-кызлар өчен дә актуаль зоналар.  

1. Ирен контуры  

Битегездә ләззәт бирә торган урын кайда урнашкан? Әлбәттә, ирен тирәсендәге юка тире астында. Әлеге зонада бик күп нерв очлары урнашкан. Ләкин үбешкән вакытта игътибарны күбрәк иреннәргә бирәбез. Контур карандаш белән сызган кебек, тел очыгыз белән ирен тирәгезне йөртеп чыгыгыз әле, җиңелчә генә чәнчешү сизәрсез, хәтта кытыгыгыз килер. Менә шундый трюк ясап карагыз: яраткан кешегезне гадәттәгечә үбегез дә, телегез белән өске ирен контуры буенча йөртеп алыгыз. Тагын үбегез һәм аскы иреннәр кырыена да игътибар бирегез. Аның тиз арада «янып» киткәнен үзегез дә сизәрсез.  

2. Ян сукмак  

Күкрәк куышлыгының аскы өлешендәге ян-яклардан ботка кадәр көчле нерв төеннәре урнашкан. Аларны стимуллаштыру җенес әгъзаларында рәхәт тойгыларга китерә. Әлеге зоналарга тию ир-атларда да, хатын-кызларда да рефлектор рәвештә очагы сөягендәге мускулларга тәэсир итә. Ул исә дәрт кузгалуга китерә. Ләкин сак булыгыз: ул зона кытыклауга да бик сизгер. Шуңа күрә сизелер-сизелмәс итеп кенә кагылу ярамас. Әкрен генә сыйпарга кирәк. Аны үбү белән чиратлаштырсагыз тагын да яхшырак. Болай иркәләү икеләтә отышлы: беренчедән, бик рәхәт, икенчедән, кирәкле мускулларга киеренкелек тудыру, оргазмны төсләргә баета.  

3. Койрык сөяге ( умырткалыкның түбәнге өлеше) 

Койрыкны хәтерләткән әлеге яралгы нерв очларына бик бай. Аннан иң күп файда алу өчен бер-берегезгә эротик массаж ясагыз. Арка ууны калак сөяге тирәләреннән башлагыз. Бил буена җитәрәк йомшак кына итеп сыйпый башлагыз. Койрык сөяге тирәсендә бармак очларыгызны спираль буенча әкрен генә йөртегез. Бу урын шундый сизгер ки, бөтен тәнегез аша калтырау йөгерер. Шулай ук ул ноктаны чәчләр белән тидереп кытыкларга, тырнак очлары белән әкрен генә тиеп алырга да мөмкин.  

4. Боттагы тылсымлы нокталар 

Организмдагы иң сизгер нервларның берсе ботның өске өлешендәге эчке өслегендә урнашкан. Аны инде десертка калдырсаң, яхшырак. Ул зонада әкрен генә бармакларыгызны йөртегез. Яратканыгыз тартылып ала икән, димәк, кытыклауга сизгер булган ноктаны таптыгыз. Ул урынга игътибар күбрәк бирегез. Партнерыгыз сезнең әлеге зонаны назлый икән, шунда ук сулыш алуыгыз ешайганын тоярсыз. Сере бик гади: мондагы нерв очлары баш миенә канәгатьлек сигналлары җибәрә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар