Бүген безгә өйрәтә торган сарай-бәлеш белән кунак табыннарын бизи Гөлшат ханым. «Хәзер беркемне дә ризык белән гаҗәпләндерә алмыйсың. Ә менә әлеге десерт бик үзенчәлекле», – ди ул. Белгән эшне күтәреп йөрисе юк, ди безнең халык. Әйдәгез, бергәләп сарай-бәлеш пешерергә өйрәник әле!
Тансыкка гына, туй, никах кебек олы мәҗлесләргә пешерелә торган татлы камыр ризыклары арасында сарай-бәлеш тә бар. Исеменнән үк затлылыгы сизелеп торса да, әзерләве артык катлаулы түгел. «Хатын-кыз галәме»нең бүгенге кунагы Гөлшат СӘМИГУЛЛИНАга ияреп, сез дә бик җиңел генә пешерә аласыз бу де-сертны. Гөлшат – Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылы кызы. Алтынчы сыйныфка кадәр үз авыллары мәктәбендә укып, халкыбызның милли гореф-гадәт-ләрен дә, милли ашларын да кечкенәдән белеп үсә. Әнисе Саимә апаның кул арасына керә башлаганнан бирле аш-су янында кайнашкан кыз киләчәк тормышын да шушы өлкә белән бәйли – Чаллының 117 нче һөнә-ри училищесын тәмамлап, повар-кулинар белгечлеге ала. Ризыкларның төрлесен әзерли ул, шулай да күңеленә иң ятышлысы – үзебезнең милли ашларыбыз. Бүген безгә өйрәтә торган сарай-бәлеш белән кунак табыннарын бизи Гөлшат ханым. «Хәзер беркемне дә ризык белән гаҗәпләндерә алмыйсың. Ә менә әлеге десерт бик үзенчәлекле», – ди ул. Белгән эшне күтәреп йөрисе юк, ди безнең халык. Әйдәгез, бергәләп сарай-бәлеш пешерергә өйрәник әле!
Кирәк
(камыр өчен) 800 г бодай оны / 1 стакан сөт өсте (сливки) / 0,5 стакан су / 2 йомырка / 50 г эре-телгән атланмай / бер чеметем тоз.
(эчлек өчен) 600 г әстерхан чикләвегенең төше / 300 г шикәр комы.
(ширбәт өчен) 1 стакан су / 2 стакан шикәр комы.
Эш барышы
Онга сөт өсте, су, тоз салып, йомырка сытып, камыр басабыз. 1-2 аш кашыгы эретелгән атланмай кушабыз. Бераз гына чәй содасы да өстәп җибәрә аласыз. Камыр токмачныкыннан йомшаграк булырга тиеш. Әзер камырны җиде тигез кисәккә бүләбез.
Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Төелгән чикләвекне тирән савытка салып, шикәр комы белән катнаштырабыз. (Борынгы рецепт буенча шикәр комы чикләвек белән тигез алынырга тиеш, ләкин алай артык баллы булачак.) Эчлекне җиде өлешкә бүләбез.
Җиде кисәк камырның берсен таба читеннән чыгып калырлык итеп җәябез. Табаны майлап, әзер җәемне салабыз, чит-читләрен тигезлибез. Камырны эретелгән атланмай белән мул итеп майлыйбыз һәм өстенә эчлекнең җидедән бер өлешен сибәбез.
Икенче кисәкне дә җәеп, эчлекнең бер өлешен шуның өстенә сибәбез. Җәемнең чит-читләрен күтәрә төшеп, кул белән җыеп бөрәбез. Чынаяк тәлинкәсе зурлыгында гына калган камырны табадагы җәем өстенә салабыз.
Калган камырларны да шулай бөреп, берсе янына икенчесен куя барабыз. Эчлек артып калса, өстеннән сибәбез. Камырның таба читеннән чыгып калганын бәлеш өстенә каплыйбыз.
Сарай-бәлеш артык кызу булмаган мичтә 40-–50 минут чамасы пешә. Өсте аллангач, мичтән алабыз.
Калын төпле кәстрүлдә су һәм шикәр комыннан ширбәт кайнатабыз. Рецепт буенча 1 стакан суга 3 стакан шикәр алынырга тиеш, без күләмен бераз киметтек. Ширбәтне кайнар килеш пешкән бәлеш өстенә сибәбез һәм тагын беразга мичкә куеп алабыз.
Әзер бәлешне табасында килеш суытып, кечкенә кисәкләргә бүләбез. Шакмаклап та турарга мөмкин. Суынган сарай-бәлешне кайнар чәй белән табынга чыгарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк