«Әлбә» ясарга өйрәнәбез

Әлбә хакында – яшь баланы «авызландыру» турында язганда искә алган идек. Дәү әниләр оныкларын «авызландыру» өчен махсус әзерли аны. Гореф-гадәтне яңартам дисәгез, сез дә пешереп карый аласыз.
Бу татлы ризык татар халкының милли ашларыннан санала. Инде хәзер аны югалган чәй ризыгы дияргә дә буладыр. Әбиләребез искә төшерсә генә! Чынлыкта, ул бик гади һәм тиз әзерләнә.
1. Беренче эш итеп бик сыйфатлы сары май әзерләргә кирәк. (Уңган кешеләр сары майны үзләре дә ясый ала.) Атланмайны утта эретеп, туртасын (сөт өлешен) аерып алабыз. Шулай итеп 1 литр тулыр-тулмас cары май алабыз.
2. 1 литрлы банка белән үлчәп, табага бодай оны салабыз. Аны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Онны бертуктамый бутап торырга кирәк.
3. Кызган онны иләккә салып илибез.
4. 1 литрлы банка белән үлчәп, шикәр комын тирән савытка салабыз. Шикәр комы күмелгәнче кайнаган су салабыз һәм шикәр эреп беткәнче болгатабыз.
5. Әзер сары майны озаклап сары утта кыздырабыз һәм шуңа аз-азлап он салабыз. Болгата-болгата 6-7 минут кайнатабыз.
6. Әлеге катнашмага аз-азлап суда эрегән шикәр комын салабыз. Ярмаланганчы болгатабыз. Суытабыз.
Әлбә әзер! Аны җылы килеш тә, суытып та ашыйлар.
(Әлбә Әтнә районында яшәүче Фәгыйлә апа Госманова рецепты буенча әзерләдек.)
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.