Быел «Аш-су» сәхифәбездә яңа проект – хезмәтләре җәмәгать туклануы өлкәсенә бәйле кешеләр белән ризыкларны ресторандагыча әзерләячәкбез.
Сәхифәбезнең беренче кунагы – Айгөл САТТАРОВА. Белеме буенча инженер-технолог ул. КХТИны тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын «Заря» фабирикасында инженер-химик булып башлый. Соңрак ун ел Туклану департаментында эшли, Халыкара сервис колледжында җиде ел студентларга белем бирә. «Татинтер Ресторантс» җәмгыятендә эшли башлавына әле дүрт кенә ай. «Кайсы өлкәдә эшләсәм дә, эшем җитештерелгән ризыкларның, пешерелгән аш-суның сыйфатын контрольдә тоту белән бәйле иде. Ризык тәмле дә, файдалы да, матур да булырга тиеш. Үз тәҗрибәмне студентларыма да бирергә тырыштым. Хәзер аларны ресторан бизнесында очрату минем өчен бик сөнечле», – ди Айгөл ханым.
Тумышы белән Зәй шәһәреннән ул. Ире Эдуард белән өч бала үстерәләр. Кечкенәдән әби-бабасы янында күңеленә татарлыкны сеңдереп үскән Айгөл өчен балаларына да милли ризыкларыбызның тәмен татыту, милли гореф-гадәтләребезне өйрәтү бик мөһим. 14 яшьлек олы кызлары Сафия инде өчпочмакны үзе дә пешерә белә икән. Айгөлнең зур хыялы бар – гаилә кыйммәтләре турында китап язарга тели. Бу китапның нигезендә үз гаиләләренең тарихы булачак. Берлинга кадәр барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны Сәүбән бабасы, татар хатын-кызының тере үрнәге булган Хәдичә әбисенең яшәү рәвешен дә керәчәк анда. «Алар бергә 60 ел гомер иттеләр. Бабамның барыбызга да атап язылган шигырьләр җыентыгы бар. Ул – гаиләбезнең иң кадерле ядкаре. Өченче ел үз әти-әнием дә Алтын туйларын бәйрәм итте», – ди үзе дә 2020 елда «Нечкәбил» конкурсында «Үрнәк гаилә» номинациясе лауреаты Айгөл ханым.
Укучыларыбызга бүген ул татар халкының милли ризыгы булган куллама рецептын нәкъ ресторанның үзендәгечә итеп әзерләргә тәкъдим итә.
Кирәк
Дүрт кешелек гаилә өчен:
Эш барышы
Итне сөягеннән аерып, 30–40 граммлы шакмакларга турыйбыз.
Итне зуррак савытка салып, ваклап туралган сарымсак, сыдырылган тимьян яфрагы, тоз салып, катнаштырабыз һәм 30–40 минутка маринадланырга калдырабыз.
Суганны ярым боҗралап, кишерне юка гына тәгәрмәчләп турыйбыз.
Табага аз гына үсемлек мае салып, алтынсу төскә керә башлаганчы башта суганны, суган кызгач, аны тәлинкәгә бушатып, кишерне кыздырабыз. Кишердән бушаган табага бер кечкенә кисәк атланмай салып, итне дә аерым гына кыздырып алабыз. Ит кызгач, суган белән кишерне дә өстәп, табага ит күмелерек кенә шулпа яки кайнар су салабыз, тәменчә генә тоз кушабыз һәм өстен томалап, йомшарганчы пешерәбез.
Ит пешкән арада, токмачка баскан кебек камыр басабыз. Чама белән 150 г он (1 йомыркага 50 г он алына) һәм 2-3 йомырка (зурлыгына карый) кирәк. Тәм өчен, камырга да берничә тимьян яфрагы һәм 1 чәй кашыгы куркума өстибез.
20 минут ял иткән камырны 1,5–2 мм калынлыгында җәябез. Үткен пычак белән җәемне 2-3 см калынлыгындагы тасмаларга теләбез. Һәр тасманы аркылыга урталай бүлеп, рулет сыман төрәбез (кыйгачлап та, шакмаклап та кисәргә була).
Әзерләнгән рулетларны ит өстенә тезеп, тагын 15–20 минут чамасы пешерәбез. Суы кимесә, кайнар су өстибез.
Табынга кулламаны тирән тәлинкәгә салып, өстен пешкән кишер, кызыл суган боҗралары һәм микроүлән белән бизәп чыгарабыз.
Проект Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Рестораторлар һәм Отельерлар Ассоциациясе президенты, «Татинтер Ресторантс» ҖЧҖ генераль директоры Зөфәр Фадипович ГАЯЗОВ ярдәме белән әзерләнде.
Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк