Логотип
Милли ризык

Кош теле

Эльмира Кәлимуллинаның яраткан әбекәе – авылның атаклы аш-су остасы булган. Ул пешергән чәкчәк, кош телләре никах, туй табыннарын бизәгән. Эльмира әбекәе өйрәткәнчә итеп, кош теле пешерергә тәкъдим итә.

Эльмира Кәлимуллина хакында, «чын татар кызы», «тыйнак, мөлаем», диләр. Чын татар кызы булмыйча соң! Балачагы авылда, әби-бабай янында үтсен дә...  Маһиҗиһан әбисе белән Ләлә дәү әнисеннән кул эшләренә, аш-су әзерләү серләренә өйрәнеп үскән кыз ла ул! Яраткан әбекәе – авылның атаклы аш-су остасы булган. Ул пешергән чәкчәк, кош телләре никах, туй табыннарын бизәгән. Чираттагы осталык дәресенә җырчы Эльмира Кәлимуллинаны чакыруыбыз да юкка гына түгел. Аның аш-суга осталыгы турында ишеткән идек инде. Әбекәе өйрәткәнчә итеп, кош теле пешерергә тәкъдим итте ул.

Кирәк:

4 йомырка;
1 чәй кашыгы шикәр комы;
2 аш кашыгы шикәр оны (сахарная пудра);
чама белән 1 стакан тирәсе он;
1 литр үсемлек мае (сыйфатлырагын алырга тырышыгыз);
бер чеметем генә тоз.

Эш барышы:


Тирән эчле савытка ике йомырка сытабыз (әбием башта йомыркаларны юа иде, ди Эльмира). Ә калган ике йомырканың фәкать сарысын гына алабыз. Йомыркага бер чеметем тоз, бер чәй кашыгы шикәр комы салып, чәнечке яки тимерчыбык туглагыч белән яхшылап туглыйбыз. 

Кулланыр алдыннан онны илибез. (Онны кулланыр алдыннан гына иләсәгез, камыр яхшырак була.) Иләнгән онны азлап-азлап кына сала барып, камырны басабыз. Он белән бергә  тулыр-тулмас 2 аш кашыгы шикәр оны да салына. Камыр йомшак, ләкин уклау белән җәярлек булырга тиеш. 

Камырны өч өлешкә бүлеп, бер өлешен токмач камыры кебек юка гына итеп җәябез. Калган ике өлешен тастымал белән каплап торабыз. 

Җәелгән камырны кырлы-кырлы кискеч белән 2,5 см тасмаларга бүләбез (андый кискеч булмаса, үткен пычак та ярый). Һәр тасманы 4 см озынлыгында кыйгач шакмаклап кисәбез. 

Калын төпле чуен савытка үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Майның барысын берьюлы салып бетермәскә дә мөмкин. Ләкин ул бик аз да булмасын, кош телләре майда йөзеп пешәргә тиеш. 

Май чыжлый башлагач, өч-дүрт шакмак камырны салып, башта бер ягын, аннан икенче ягын әйләндереп кыздырабыз. Бик нык кызарганын көтмибез, алтынсу төскә керүгә, тишекле чүмеч белән майдан сөзеп алабыз. 

Артык майдан арындыру өчен, башта аларны тәлинкәгә тезеп торабыз. 

Суынган кош телләрен матур вазага тезеп, өстеннән шикәр оны сибәбез (моны кечкенә иләк белән сибүе уңай) һәм чәй табынына чыгарабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар