Логотип
Милли ризык

Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрләрдә һәркем яратып өлгергән әбисе Гөлсинә ападан өчпочмак рецепты

Әбиләр һәм әниләр кебек тәмле итеп беркем дә пешерә алмый. Гөлназ да, әбисе Гөлсинә апа кунакка килгәч, тизрәк өчпочмак пешертергә ашыккан әнә. Әбинеке тәмле шул!

Әбиләр һәм әниләр кебек тәмле итеп беркем дә пешерә алмый. Гөлназ да, әбисе Гөлсинә апа кунакка килгәч, тизрәк өчпочмак пешертергә ашыккан әнә. Әбинеке тәмле шул!  Гөлсинә апага шалтыратып, бу рецептны аның үзеннән сөйләттек. Сез дә бәйрәмнәргә пешереп карагыз әле. 


Кирәк:

0,5 литр җылы сөт;
0,5 литр кайнаган җылымса су;
1 йомырка;
25 г йомшак чүпрә;
1 аш кашыгы шикәр комы;
1 чәй кашыгы тоз;
ярты кап атланмай яки 1 аш кашыгы ярым эретелгән сары май;
кирәгенчә он. 


Эчлек өчен: 
майлы каз ите;
сыер ите;
бәрәңге;
суган;
тәменчә тоз һәм борыч.


Башта җылымса баллы суга салып, чүпрәне күпертәсе.
Сөткә суны, йомырканы сытып, тоз һәм шикәр комы салып, күпергән чүпрәне өстәп, камыр басасы. Камыр әзер булганда гына майны кушып әйбәтләп тагын бер кат басып бетерәсе. 
Камыр каты булмасын, йомшак камырдан өчпочмак тәмлерәк була. 
Туралган ит, бәрәңге, суган, тоз-борыч салып, эчлекне әзерләп куябыз. Гөлсинә апа берничә төрле ит куллана, каз ите  дә кушып җибәрә. 


«Безнең авылдан Сәвия, бер шакмак бәрәңгегә өч шакмак ит булсын, дип әйтә иде. Итне дә, суганны дә жәлләп салмаска кирәк», – ди Гөлсинә апа. 


Өчпочмакларның өстен майлап, кызган мичкә тыгабыз. Бер сәгатьтән мичтән алып, өчпочмакларны ак кәгазь җәелгән табакка күчерәбез. Өстен тагын бер кат ак кәгазь, аннары тастымал белән каплыйбыз – парланып, йомшап китсеннәр. 


Ә үзебез мәтрүшкәләп кара чәй пешерә торабыз. Кайнар очпочмак мәтрүшкәле чәй белән тәмле бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар