Логотип
Милли ризык

Сарман бәлеше

«Аш-су» сәхифәбезнең чираттагы кунагы Ризилә МӨГЫЙНОВА Арча районы Ашытбаш авылы кызы.

«Әниебез Әлфия – математика укытучысы, әтиебез Рәис данлыклы «Камил Якубов» колхозы председателе иде. Безне авылда әле дә Рәис абый кызлары дип йөртәләр. Сеңлем Рәмизә Ашытбашта төпләнеп калды. Апам Руфия белән мин – Казанда», – дип таныштырды безне үзе белән Ризилә ханым.
Казан медицина институтының фармацевтика факультетында укыган кызны язмыш Сарман егете Фәрит белән кавыштыра. «Аларда бер бәйрәм дә бәлешсез узмый. Табында бәлеш булмаса, кунакларга хөрмәт юк кебек тоела хәтта. Ул вакытта безнең Арча якларында мондый бәлешне пешермиләр иде әле. Килендәшләрем Сәрия белән Мәүлидә – икесе дә бәлеш осталары. Алардан күреп, үзем дә бәлеш салырга остардым. Быел август аенда Фәрит белән гаилә коруыбызга 43 ел. Ике бала үстердек. Хәзерге көндә өч оныгыбыз бар. Олы оныгыбыз Әскарга 16 яшь, Әмиребезгә – 10, Аделинабызга яңа гына 3 яшь тулды. Һәр атнада безгә – әби-бабай янына җыелышалар. Алар килешкә бәлеш пешерми калганым юк. Киленем Елена рус кызы булса да, янымда булышып йөреп, бәлешне үзе дә оста пешерә. Безнең рецепт белән журнал укучылар да пешереп карасын әле. Аларга да ошамый калмас», – ди Ризилә ханым.
Тәвәккәлләп, пешереп карыйк соң!

Кирәк 

(камыр өчен)
1 пачка атланмай / 1 аш кашыгы майонез / 1 аш кашыгы кибет каймагы (сметана) / 1 аш кашыгы шикәр комы /
1 чәй кашыгы тоз / 200 мл кайнап суынган су / 600 г чамасы он

(эчлек өчен) 
1,5 кг бәрәңге (күләме әрчелмәгән килеш күрсәтелде) / 800 г сөяксез ит / 2 аш кашыгы атның эч мае (иттарткычтан чыгарылган) / 1 баш эре суган / 1 аш кашыгы тоз / 1 чәй кашыгы кара борыч

Эш барышы

1. Йомшарган атланмайны тирән савытка салып, шикәр комы, майонез, каймак, тоз, су кушып туглыйбыз.

2. Иләнгән онны куша барып, камыр басабыз. Өстен каплап, аны 30 минутка читкә куеп торабыз.
 
 

3. Камырны дүрт кисәккә бүләбез. Икесе – бәлешнең өстенә, кечкенәсе – бөкесенә. Калганы – бәлешнең төбенә.

4. Бәрәңгеләрне әрчеп, өчпочмакка тураганнан бераз эрерәк итеп турыйбыз. Каралмасын өчен салкын суга салып торабыз.

5. Артык вак итмичә туралган иткә суган тоз, борыч кушабыз. Бәрәңге белән ат маен да өстәп, яхшылап катнаштырабыз. 

6. Бәлеш төбенә дигән камырны  3 мм калынлыгында җәябез. Камырны төбе майланган табага күчереп, өстенә эчлекне тигезләп салабыз. Таба читеннән чыгып калган камырны тигез бөкләмнәр белән эчлек өстенә кап­лыйбыз.

7. Бәлешнең капкачын ябабыз. Икенче кисәкне дә шул ук зурлыкта җәеп, уртадан сигез кисем ясыйбыз. Кисем читләрен уртадан ябыштырып чыгабыз.

8. Бәлешнең уртасын тишеп, бөкене куябыз.

9. Бәлеш 180 градус кызулыктагы мичтә ике сәгать ярым пешә. Бер сәгатьтән өстенә фольга каплыйбыз. 

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Теги: бәлеш ит бәлеше зур бәлеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ,именно,Сарманныкы.классик ит бәлеше

    Хәзер укыйлар