Логотип
Мәдәният

Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» халыкара театр фестивале: «Казанга килгән өчен миңа һәйкәл куярга кирәк»

Казанда бүген унбишенче тапкыр төрки халыкларның театр фестивале башланды. Анда Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Россиянең милли республикаларыннан 22 театр коллективы катнаша.


 Казанда бүген унбишенче тапкыр төрки халыкларның театр фестивале башланды. Анда Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Россиянең милли республикаларыннан 22 театр коллективы катнаша. 


 Фестиваль онлайн һәм офлайн форматларда уздырыла. Чит дәүләтләрдән катнашучы театр спектакльләрен  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм сайтында видеотрансляция аша карарга мөмкин. Башка спектакльләр Казандагы татар театрлары мәйданында күрсәтелә. Офлайн форматта үткәрүне оештыручылар дөньяны шаулаткан коронавирус инфекциясе белән бәйләп аңлатты. Юбилей елы булуга карамастан, фестивальне театр мәйданы каршында зурлап ачу һәм ябу тантаналары да булмаячак.


Шулай да иртәгә Кабан күле буенда Олонхо театры спектакле күрсәтелә. Республикада Якутия көннәре кысаларында да булачак бу. Анда теләгән һәр кеше килә ала. «Бөек Кудангса» трагедиясе кеше акылының чиксезлеге хакындагы легендага нигезләнеп язылган. Гомумән, фестивальдә этник спектакльләр күп.

 
Фестивальгә килгән театр коллективлары  арасыннан иң ерактагылары да Саха Республикасыннан. Матбугат очрашуында Ойунский исемендәге Саха академия театрының сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов Казанга биш шәһәр аша килүен әйтте. «Миңа моның өчен һәйкәл куярга кирәк», – диде ул. Юл һәм юл чыгымнары буенча авырлыклар булуына да ишарә итте. 
«Нәүрүз» фестивалендә Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрыннан кала, республиканың барлык татар театрлары катнаша. 
Фото: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар