5-7 июнь көннәрендә Казанда чираттагы зур мәдәни вакыйга – «Горький +» сәнгать фестивале гөрләячәк. Шәһәрнең иң зур иҗади мәйданчыкларында 30дан артык чара: спектакль премьералары, концертлар, лекцияләр һәм иҗат лабораторияләре көтелә.
Фестиваль чаралары Камал театрында, Сәлих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында, «Әкият» курчак театрында, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында һәм башка мәйданчыкларда узачак. Белгәнебезчә, Казан шәһәре бөек язучы тормышында һәм иҗатында аерым урын алып тора, шуңа күрә әлеге фестивальнең биредә үтүе матур бер традициягә әйләнде.
Фестивальнең арт-директоры, Россиянең халык артисты Евгений Миронов билгеләп үткәнчә, быелгы иҗади форумның төп темасы — «Горький һәм классиклар». Программа кысаларында Максим Горькийның Лев Толстой, Антон Чехов, Леонид Андреев, Фёдор Шаляпин кебек бөек замандашлары белән иҗади диалоглары һәм уйланулары чагылыш табачак.
Фестивальнең халыкара дәрәҗәдә булуын ассызыклап, Истанбул шәһәр театры киләчәк.
Фестиваль программасында:
«Бедные люди» спектакль-концерты: Ф. Достоевский романы буенча куелган бу премьерада Евгений Миронов, актриса Юлия Хлынина, Юрий Башмет һәм «Мәскәү солистлары» камера ансамбле катнаша.
«Васса» спектакле: Милләтләр театры (Театр Наций), баш рольдә – Россиянең атказанган артисткасы Юлия Пересильд.
«Улей» хореографик постановкасы: Екатеринабургның «Провинциальные танцы» заманча хореография театры М. Горькийның «Балачак» повесте буенча тәкъдим итәчәк.
«Горький һәм опера» концерты: Камал театры оркестры катнашында Зур театр солисты Анна Аглатова, Татарстанның атказанган артистлары Рузиль Гатин һәм Алексей Тихомиров чыгыш ясаячак.
Казан премьерасы: Режиссер Ильгиз Зәйниев махсус фестиваль өчен М. Горькийның «Макар Чудра» һәм «Старуха Изергиль» хикәяләре нигезендә «Табор күккә аша» («Табор уходит в небо») премьерасын әзерли.
Моннан тыш, тамашачыларны лекцияләр, стендаплар һәм М. Горькийның башка классиклар белән кисешкән язмышларына багышланган махсус «Перекрестки» проекты көтә. Ул яшь һәм танылган режиссерлар катнашында тормышка ашырыла.
Фото: фестивальнең рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк